Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Рәсем дәресләре 02.07.2022
"Бүләк" аланында рәсем дәресләрен Балалар иҗат үзәге педагогы Акмалова Рәзифә Мирсәгыйть кызы алып бара. Балалар мәктәптә өйрәнелмәгән, гадәти булмаган рәсем ясау ысуллары кулланып җәй, табигать темасына рәсемнәр ясыйлар.
-
Сүрәт төшерү дәресләре 01.07.2022
"Бүләк аланы" нда агачка, яндырып, сурәт төшерү дәресләре дәвам итә. "Бәхетле балачак" агымында ял итүче балаларны Актаныш балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Дилшат Мөхәмәдиев укыта.
-
Татарча, русча, инглизчә! 01.07.2022
Аралашу, дуслашу, хис-тойгыларны җыр-бию аша җиткерү аланда өч телдә бара. Регионнан килгән балалар татарча камил сөйләшергә өйрәнсә, Актаныштан ял итүче балалар, алар белән аралашып, русча сөйләшүләрен шомарта.
Ә инде инглиз телен камил белү - заман, яшәү таләбе. Аланда әлеге дәресләрне гимназиянең инглиз һәм төрек теле укытучысы Румия Данис кызы Темел алып бара. -
Сәйлән белән үрү 30.06.2022
Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Гөлнара Индус кызы Гарипова лагерьда балалар белән сәйлән белән үрү дәресләре алып бара.
-
Миллилек - иҗатта! 30.06.2022
"Бәхетле балачак" агымында Россиянең 20 төбәгеннән килеп ял итүче балалар, татар телен өйрәнү белән беррәттән, яшәү рәвешебезне, гореф-гадәтләребезне дә өйрәнә. Шундыйларның берсе - агачка бизәк төшерү. Әлеге түгәрәкне аланда Балалар иҗат үзәге педагогы Илсөяр Шәрипова алып бара.
-
Чыгарылыш кичәсе 27.06.2022
Бүген 27 июнь көнне гимназиябездә 9 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе узды. Директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укытучылардан, тәрбиячеләрдән, әти-әниләрдән якты, матур, ихлас теләкләр әйтелде. Җырчы егетебез Камил Масалимов, җырчы кызыбыз Гөлия Заһертдинова иптәшләрен үз җырлары белән котлады. Укучыларыбыз да гимназия коллективына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
-
Speaking дәресләре 27.06.2022
"Бүләк" аланында "Бәхәтле балачак" агымында инглиз теленнән Speaking дәресләре үтә.
-
Чыгарылыш - 2022 25.06.2022
Гимназиябезне тәмамлаучы 21 егет һәм кыз бүген кулларына аттестат алды. Чыгарылыш кичәсендә мәртәбәле кунак Энгель Нәвап улы Фаттахов катнашты. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар укучыларга хәер-фатихаларын җиткерделәр.
-
Чыгарылыш - 2022 25.06.2022
Бүген, 25 июнь көнне, районның чыгарылыш кичәсе узды. Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе вазыйф башкаручы Ленар Рафак улы Зарипов укучыларны мөстәкыйль тормышка аяк басулары белән тәбрикләде, киңәшләрен бирде, тәкъдимнәрен дә белдерде. Актаныш районы башлыгы булып 20 елдан артык эшләгән - Актаныш районының мактаулы гражданы Энгель Нәвап улы Фәттахов белем бирүдәге системалы эшчәнлек өчен мәктәп директорларына, укытучыларга рәхмәтен белдерде, олы тормыш юлына аяк басучы укучыларга фикерләрен җиткерде. Чыгарылыш кичәсенең махсус кунагы - якташ җырчыбыз Артур Исламов үз иҗаты белән шатландырды.
-
"Бәхетле балачак" 24.06.2022
"Бүләк аланы"нда "Бәхетле балачак" агымы эшли башлады. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева лагерьда ял итүче балаларга мөрәҗәгать итте - аландагы һәр көнне нәтиҗәле һәм файдалы үткәрүләрен, имин, күңелле яллар теләде.