Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
"Дөнья яшь язучылар күзлегеннән"
06.05.2022
Яр Чаллы шәһәрендә узган регионара "Дөнья яшь язучылар күзлегеннән" иҗади конкурсында 1б классы укучысы Солтанова Таңсылу һәм 4б классы укучысы Шәйхуллина Зилә җиңү яуладылар һәм диплом, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Укытучылары: Шәйхуллина Светлана Риф кызы һәм Солтанова Гөлназ Дилшат кызы.
-
Бассейнда
04.05.2022
Егетләребез атнага 2 тапкыр бассейнга йори.
-
Тренажерлар залында
04.05.2022
Интернатта торучы егетләребез көн дә тренажерлар залында үз көчләрен артыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эшлиләр.
-
"Тукайны укыйбыз"
04.05.2022
"Тукайны укыйбыз" балалар иҗаты II республикакүләм конкурсында катнашып, Алмазия Закирова "Шигырь язам" номинациясендә II дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчесе - Лилия Васик кызы Галләмова). Алмазия, котлыйбыз сине! Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышлап
03.05.2022
Гимназиябез китапханәсендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә һәм 5 г сыйныфында әңгәмә уздырылды.
-
Чакыру
03.05.2022
Хөрмәтле ата-аналар, укучылар, укытучылар! Сезне 6 май көнне 2021-2022 уку елы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасына көтеп калабыз. Программада:
10.00 сәгать - гимназиядә иҗади проектлар фестивале
13.00 сәгать - район мәдәният йортында уку алдынгыларын хөрмәтләү.
-
Лимарны котлыйбыз!
02.05.2022
Композитор һәм музыкант Максат Гумеров призына II республикакүләм фестиваль - бәйге уздырылды. Яшь башкаручылар баян, аккордеон и гармоникада уйнадылар. Әлеге бәйгедә Шакиров Лимар да катнашты. Ул баянда "Бишле биюе" көе һәм "Оренбург яшьләре көе"н уйнап, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе - Камалов Флүн Фәнил улы. Котлыйбыз!!!
-
Өмә - безне, без өмәне яратабыз!
30.04.2022
Тирә-ягыбызны чүптән арындыру, ямьләндерү максатыннан бүген гимназиябез коллективы өмәгә чыкты.
-
Тиздән ботка пешә
29.04.2022
Гимназиябезнең 2 нче сыйныф укучылары 1 май бәйрәмендә үтәчәк милли йолабыз Карга боткасына әзерләнә. Бүген алар, укытучы һәм тәрбияче апалары белән берлектә, 57 нче бистәдә яшәүче әби-апалардан сорап, яланда табын кору өчен кирәкле ашамлыклар җыйдылар.
-
«Моңлы дөнья»
28.04.2022
27 апрельдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Моңлы дөнья» I Халыкара фестиваль-конкурсның гала-концерты булды. Бу - уен коралларында уйнаучылар бәйгесе. Кайсы гына районнардан, төбәкләрдән катнашучылар юк иде монда, фестивальнең географиясе киң: Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Төмән, Владикавказ республикалары, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Балтач, Зәй, Актаныш, Теләче, Әтнә, Әлмәт шәһәрләре... Әлеге бәйгедә Лимар да катнашты һәм II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аңа киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! Молодец, Лимар! Сине җиңүең белән котлыйбыз!