Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
СӘЛАМӘТ ЯШИК!
Опубликовано: 20.10.2022Гимназиябездә, тәрбия юнәлешендә, 2022-2023 нче уку елы “Спорт һәм сәламәт яшәү елы” дип игълан ителде. Укытучыларыбыз, һәр кайсы, аерым бер спорт төре белән шөгыльләнә, көндәлек күнекмәләрдә үз сәламәтлеген ныгыта. Моннан тыш, күмәк спорт төрләрендә тренер җитәкчелегендә шөгыльләнү, район спорт ярышларында команда белән катнашу өчен дә эзлекле әзерлек башланды.
Оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында волейбол буенча район беренчелегендә дә гимназиябезнең ир-егетләр волейбол командасы катнаша. Кичә – 20 октябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында волейболчыларыбыз спорттагы уңышлары белән дан казанган Актанышның 1 нче мәктәп командасы белән уйнады. Гимназиябез укучылары да, укытучылар да, уенчыларның гаиләләре дә – җанатарлар егетләребезгә көч биреп торды.
Спорт – тормышта һәм яраткан хезмәтендә уңышка ирешүдә көчле стимул. Ул максат куярга, даими шөгыльләнеп үзеңне ныгытырга, чыдамлыкка, көрәшкә, көндәшлеккә сәләтле булырга өйрәтә. Гимназиябез укытучыларына да, укучыларга да әлеге сыйфатлар бик кирәк!
Командабыз егетләре, сез –молодцы! Үзегезне тупланган бердәм команда итеп күрсәттегез. Командага үсеш, матур киләчәк, өзлексез күнегүләр, матур җиңүләр телибез! Без сезнең белән!!!
К списку новостей