Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
ВОЛЕЙБОЛЧЫ КЫЗЛАРЫБЫЗ - РЕСПУБЛИКА ТУРНИРЫНДА! 25.04.2022
Татарстан Республикасы мәктәп волейбол лигасы турнирының зона этабы Актанышта узды быел. "Батыр" спорткомплексында барган ярышларда гимназиябезнең волейболчы кызлары уенын горурланып күзәтеп бардык! Алабуга, Зәй, Әгерҗе командалары белән уйнады алар. Алабуга, Зәй командаларын 2:0 исәбе белән җиңде кызларыбыз! Әгерҗеләр безне 2:0 исәбе белән җиңде. Иң көчле дүрт команда исәбенә кердек. Чаллы командасы белән очколар тигез иде - 3 әр очко. Коэффициент югары булганлыктан, Чаллы командасына өстенлек бирелде. Кызларыбызны, тренерыбыз Ленар Ибнеевны әлеге лаеклы җиңү белән котлыйбыз! Афәрин!!!
-
Подача заявлений 25.04.2022
Перед подачей письменного заявления на прием в школу необходимо подать электронное заявление через портал ГОСУСЛУГИ.РТ! Алгоритм подачи электронного заявления размещен на нашем сайте в разделе "Прием в школу".
-
Волейболчыларыбызны котлыйбыз! 24.04.2022
Гимназиябезнең егетләр волейбол командасы Башкортостанның Дүртөйле районында узган турнирда җиңү яулады! Актаныш, Дүртөйле, Яркәй, Чакмагыш командалары арасында, матур уен күрсәтеп, беренче калды. Егетләребезне, тренер Ленар Ибнеевны котлыйбыз!!! Молодцы!
-
"Ак инеш" 23.04.2022
Хәерле иртә, дуслар! Бүген безне "Ак инеш" ансамбле егет-кызлары сәламли. "Созвездие-Йолдызлык 2022" фестивалендә Гран-при яулады алар! "Ак инеш" ансамбле белән без һәрвакыт иҗади хезмәттәшлектә. Молодцы, егет-кызлар! Без сезнең өчен ихлас сөенәбез!
-
"Мин татарча сөйләшәм" 23.04.2022
Гимназиябез укучылары Яр Чаллы шәһәрендә - "Мин татарча сөйләшәм" фестивалендә!
-
Котлыйбыз!!! 23.04.2022
Сәнгать (МХК) буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып, 10 а сыйныфы укучысы Динара Камильянова призер булды. Укытучысы - Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина. Котлыйбыз!!!
-
"Татарстан белгечләре" 22.04.2022
Интернатта яшәүче кызлар "Татарстан белгечләре" дигән уенны аеруча да ошаттылар. Белемнәрен дә сынадылар, Татарстан тарихы, аның мәдәнияте һәм традицияләре белән кызыксынулары да артты. Укучылар өчен тәрбияче Резеда Шамил кызы Рафикова әзерләгән биремнәр мавыктыргыч булды. Һәр биремне бик теләп үтәделәр, үзләренә күп мәгълүмат алдылар.
-
Камил хәзрәт белән очрашу 21.04.2022
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 20 апрельдә - Рамазан аеның 19 нчы көнендә гимназиябезгә килде. Камил хәзрәт укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, дәү әти-дәү әниләрне Рамазан ае белән тәбрикләде һәм кыскача вәгазь сөйләде, ураза тотуның шартлары, ураза төрләре һәм дәрәҗәләре, Рамазан аенда Коръән укуның фазыйләтләре турында аңлатып узды, ислам динендә гасырлар дәвамында дөньяның төрле илләрендә дини һәм дөньяви гыйлем биргән татар галимнәре, аларның хезмәтләре турында сөйләде. Вәгазь кичәсе Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән тәмамланды.
-
Җиңүчеләребез 21.04.2022
Гимназиябезнең 10 сыйныф укучысы Әмирсалих Анамов "Газпром" олимпиадасында катнашып, химия профиле буенча җиңү яулады - III дәрәҗә дипломга лаек булды. Укытучысы Рузилә Ильдар кызы Гарипова. Котлыйбыз!
-
Ифтарга чакырабыз 21.04.2022
Укучылар! Әти-әниләр! Дәү әти-дәү әниләр! 27 апрель көнне гимназиябездә авыз ачтыру - ифтар мәҗлесе. Сезне 18.00 сәгатькә көтеп калабыз.