Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
“Татарча диктант” акциясе
Опубликовано: 13.10.202313-15 октябрь - дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе көннәре. Гимназиябез укучылары да бүген “Татарча диктант” акциясенә кушылды.
“Татарча диктант” акциясендә Татарстанда яшәүчеләр – Рөстәм Галиуллинның “Таҗеддин Ялчыгол” әсәреннән өзек (“Васыять” исемле җыентыгыннан), Россия төбәкләрендә – Марсель Галиевның “Тимә, яшәсен!” әсәреннән өзек, ә чит илләрдә гомер итүче татарлар – Фоат Садриевның “Туган җир” әсәреннән өзек яза.
Рөстәм Галиуллинның “Таҗеддин Ялчыгол” әсәреннән өзекне 8 сыйныфлар өчен - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илфак Мирза улы Ибраһимов-Мөхәммәт Мирза, 10 сыйныфлар өчен Татарстанның атказанган артисты Нур Мәкәрим улы Хөсәенов укыды.
Быел “Татарча диктант” акциясе сигезенче тапкыр оештырыла. Ул –хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 елда “Татарча диктант” акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашты. Диктантны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез язды.
К списку новостей