Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
“Йолдызлык - Созвездие - 2017“ 02.03.2017
“Йолдызлык - Созвездие - 2017“ республика фестиваленең районкүләм турында Гимназия-интернат укучылары 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. "Конферанс" номинациясендә Сафина Айзәрә һәм Салахова Айсинә 1 нче дәрәҗә диплом, Шәймөхәмәтова Айзинә, Гыймалдинов Искәндәр, Гыйльманова Рәмзилә, Аграпов Данис 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Дипломантлар: Фәйрүшин Рәсүл, Фәйзуллина Айгөл, Хаҗиева Таңсылу, Рәшитов Булат, Салахова Ләйсән, Вәлиев Данияр. “Хореография –соло” номинациясендә Вәлиева Нәфисә 2 нче дәрәҗә лауреат, Әһлетдинова Энҗе 1 нче дәрәҗә лауреат, . “Хореография –халык биюләре” номинациясендә “Кырым татарлары”, “Казан сөлгесе” биюләре 1 нче дәрәҗә лауреат, “Хореография –эстрада биюләре” номинациясендә “Үзбәк” биюе 3 нче дәрәҗә лауреат, “Вокаль – ансамбль” номинациясендә “Бөдрә таллар” җыры 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар.
-
1 нче март көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта язучылар белән очрашу кичәсе булып узды. 01.03.2017
Очрашуга Р.Батулла, Д.Салихов, М.Мирза,К.Каримов, Р.Ханнанов, А.Әхмәтгалиева, Ф.Гыйләҗев кунак булып килгәннәр иде.Алар гимназия-интернатның эшчәнлеге белән таныштылар.Аннары укучыларыбыз үзләренең иҗат иткән шигырьләрен язучыларыбызга тәкъдим иттеләр.Килгән кунаклардан күренекле татар язучысы, драматург,публицист, җәмәгать эшлеклесе Роберт Батулла Татарстан Республикасысының беренче президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиевнең юбилеена багышлап язылган ,,Илбашы” китабы белән укучыларыбызны таныштырды һәм бу китабын китапханәбезгә бүләк итте. Укучылар язучыларга үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.Бу очрашу укучыларыбызның күңелләрендә якты хатирәләр калдырды. Мондый очрашулар еш булып торсын иде.
-
Учитель ОБЖ Сибгатуллин Р.Т. провел заповедный урок "Заповедные острова. Сохраняя будущее". 27.02.2017
Учитель ОБЖ Сибгатуллин Р.Т. провел заповедный урок "Заповедные острова. Сохраняя будущее".
-
"Математик регата" бәйгесе үтте 25.02.2017
Узган атнада Киров мәктәбендә районкүләм математика укытучыларының район семинары, укучылар өчен "Математик регата" бәйгесе үтте. Гимназиядан 7,8 нче сыйныф укучыларыннан торган ике команда ( укытучылары Фардиева Р.Р., Бакиров Р.Ф.) катнашып 1, 2 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Гимназиядә Халыкара Ватанны саклаучылар көненә карата әтиләр арасында ярыш-бәйге үтте. 21.02.2017
Гимназиядә Халыкара Ватанны саклаучылар көненә карата әтиләр арасында ярыш-бәйге үтте. Ул "Иң шәп әтиләр" һәм "Дуслык" командалары арасында бик кызыклы һәм киеренке барды. Ярышлар бию-җыр белән үрелеп барды. Укучылар әтиләргә көч биреп тордылар. Бәйрәм "Дуслык" командасының җиңүе белән тамамланды. Мөхәмәтдинов Айнур “Иң җитез”, Саматов Илназ “Иң актив”, Мөхәмәтдинов Урал “Иң төгәл” номинацияләрендә бүләкләнделәр.
-
Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш дәүләт советы депутаты Рафил Габтрафик улы Нугуманов гимназиябезнең мәртәбәле кунагы булды. 21.02.2017
Гимназиядә Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш дәүләт советы депутаты Рафил Габтрафик улы Нугуманов гимназиябезнең мәртәбәле кунагы булып, укучыларга үз фикерләрен җиткерде, хокук бозулар турында әңгәмә үткәрде.
-
Халыкара Туган тел көне тематик класс сәгате үткәрде 21.02.2017
Халык ара Туган тел көне уңаеннан 6 а сыйныф җитәкчесе Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова тематик класс сәгате үткәрде.
-
Актанышта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы үтте. 18.02.2017
Шул ук көнне ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов районнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән берлектә гуманитар-гимназиядә булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Рус теле буенча Республика олимпиадасының призерлары билгеле булды. 18.02.2017
7 нче сыйныф укучысы Альбина Вәлиева, 10 нчы сыйныф укучылары Резеда Миргаязова, Динара Хуҗиева (укытучылары Ирина Альбин кызы Нурыева), 8 нче сыйныф укучысы Алсу Шайхразыева (укытучысы Гөлнар Дилфас кызы Саматова), 11 нче сыйныф укучысы Альмира Вафина (укытучысы Энҗе Фирдәвес кызы Шагзамова). Котлыйбыз!
-
Рус теле буенча районкүләм диктант конкурсы 18.02.2017
Рус теле буенча районкүләм диктант конкурсында безнең уңышлар: 5 нче сыйныф укучысы Татыева А. - җиңүче, 6 нчы а сыйныф укучысы Вәлиева Н., 6 нчы б сыйныф укучысы Салихов Т. – призёрлар. Котлыйбыз!