Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Рус әдәбияты буенча Республика олимпиадасы 18.02.2017
Рус әдәбияты буенча Республика олимпиадасының призерлары билгеле булды. 8 нче б сыйныф укучысы Хөҗҗәтова С. (укытучысы Гөлнар Дилфас кызы Саматова), 9 нчы а сыйныф укучысы Ахматхузина А. (укытучысы Энҗе Фирдәвес кызы Шагзамова), 10 нчы а сыйныф укучысы Саматова Ә. (укытучысы Ирина Альбин кызы Нурыева) үз яшьтәшләре арасында призёр булдылар. Котлыйбыз!
-
Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы.
15.02.2017
15 февраль көнне гимназиядә 9-11 сыныф укучылары гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында Актаныш муниципаль районы хәрби комиссары Әхмәтҗанов Ленар Самигулла улы белән очрашты.
-
“Бүләк” чаңгы трассасында мәктәп ара чангы ярышы 15.02.2017
15 нче февраль көнне “Бүләк” чаңгы трассасында мәктәп ара чангы ярышы булып үтте. 5- 11 нче сыйныф укучылары, барлык укытучылар, тәрбиячеләр дә чангы шуды. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Гарипов Б., Валиева Н., 2 нче урынны Фәйрушин Р., Галиева З., 3 нче урынны Рашитов Б., Усманова Ә. яуладылар.
7-8 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Хурматуллин Т., Султанова Л., 2 нче урынны Шарипянова Я., Вахитов Р., 3 нче урынны Рафиков Р., Гильманова Р. яуладылар.
9-11 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Фахерлегаянов Р., Габрахманова М., 2 нче урынны Сарваров Ә., Исламова Р., 3 нче урынны Гарипов Б., Аглямова А. яуладылар.
-
“Изге Вәли”бәйрәме гимназия укучылары тарафыннан билгеләп үтелде. 14.02.2017
14 февраль көнне “Изге Вәли”бәйрәме гимназия укучылары тарафыннан билгеләп үтелде. Укучылар үз куллары белән махсус открыткалар эшләделәр, узидарә комитеты укучыларны кәнфитләр белән сыйлау оештырды. “Бүләк” интернат өлешендә тәрбичеләр тарафыннан 7-8 сыйныф укучылары өчен уен - көлкеле тамаша уздырылды. Бәйрәм якты истәлекләр белән күңелләрдә уелып калды.
-
МИЛЛӘТЕБЕЗ САКЧЫЛАРЫ 13.02.2017
Февраль аенда республикакүләм татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән фән олимпиадасында районыбыз укучылары 12 урын яуладылар. Шуларның 10сы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары уңышлары. Алар: татар әдәбиятыннан VIII класс укучысы Галләмова Эльвина – җиңүче, IX класс - Рәшитова Алсу, Газизова Сөмбел, X класс – Әһлетдинова Энҗе, Саматова Адилә, XI класс – Сәлахова Айсинә, Сафина Айзәрә, татар теленнән IX класс – Исламова Алия, XI класс – Ваншина Алия, Вилданова Әдилә – призерлар (Укытучылары Л.Г.Әминова, Л.Ф.Әһлетдинова). Кызларга, аларның остазларына киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Гимназиядә инглиз теле атналыгы 13.02.2017
Гимназиядә (13.02.- 18.02) инглиз теле атналыгы бара. Программада: инглиз телендә “Изге Вәли көне”нә багышланган открытка, брейн-ринг, концерт номеры, совет киноларына инглиз теленә тәрҗемә итеп тавыш кую, хикәяне дәвам итү каралды.
-
"Чаңгы юллары - 2017" узды 12.02.2017
12 нче февральдэ Актанышта "Чаңгы юллары - 2017" узды. Гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары бу чарада бик актив катнашты. Укытучылар арасында Гарипова Рүзилә Илдар кызы, Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы, Аглямов Данил Флус улы 2 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Парламент дәресе – 2017 10.02.2017
Бүген гимназиядә ТР Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутаты Галеев Марат Гадыевич катнашында парламент дәресе уткәрелде.Парламент сәгате мавыктыргыч һәм бик эшлекле узды.
-
Тормыш иминлеге фәне бунча Бөтенрәсәй региональ этабы
09.02.2017
Тормыш иминлеге фәне бунча Бөтенрәсәй региональ этабында 9 сыйныф укучысы Рөстәм Фәхерлегаянов, 10 сыйныф укучысы Илназ Солтановлар призер булдылар (укытучылары Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы).
-
“Стратегия Татарстана 2030” парламент дәресе үткәрелде. 08.02.2017
8 февраль көнне тарих укытучысы Марат Гыйлметдинов Илсур улы “Стратегия Татарстана 2030” исеме астында 6-11нче сыйныф укучыларына парламент дәресе үткәрде. Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш дәүләт советы депутаты, Татарстан Республикасының экономика, инвестицияләр, эшмәкәрлек буенча комитет председателе урынбасары Марат Гадый улы Галеев гимназиябезнең мәртәбәле кунагы булып, укучыларга үз фикерләрен җиткерде.