Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Уңышларыбыз 07.04.2017
Гадиләштерелгән авиомодельләр төзү буенча районкүләм ярышта гимназия- интернатның 5 нче сыйныф укучысы Айнур Габдрахманов 1 нче урын яулады. Укытучысы Р.Т.Сибгатуллин. Котлыйбыз!
-
Информатика фәненнән республикакүләм уку-шөгыльләнү җыеннары уздырыла. 07.04.2017
Бу атна дәвамында, гимназия – интернатның “Бүләк” интернат өлешендә, информатика фәненнән республикакүләм уку-шөгыльләнү җыеннары уздырыла. Фән нигезләрен тирәнтен үзләштерүдән тыш, кичләрен, күңелле ял итү чаралары да оештырыла. Программада: бассейнга бару, “Хәмит” чишмәсенә сәяхәт, гимназия спортзалында күңелле стартлар, футбол ярышы, “Нәрсә“Кайда”Кайчан? “ интеллектуаль уеннары каралган.
-
Ачык ишекләр көне узды 01.04.2017
1 нче апрель көнне гимназия – интернат Актанышның №2 санлы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары һәм Тылсым мәктәп бакчаның 3-4 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналары белән ачык ишекләр көне уздырды. Гимназия-интернат буенча экскурсия узу, проектлар белән танышу, мастер класслар карау булды. Мәктәп-бакча укучылары әлеге чарада чит тел укытучылар Вәлиева Резеда Фликс кызы һәм Солтанова Фирузә Флүс кызы җитәкчелегендә әзерләнгән Братья Грим язган "Бүре һэм 7 кәжэ бәтие" әсәрен инглиз телендә заманча итеп сәхнәлэштерделәр. Чара бик кызыклы һәм күңелле үтте.
-
БДИ форматында рус телендә инша язу буенча районкүләм конкурс
31.03.2017
БДИ форматында рус телендә инша язу буенча районкүләм конкурста гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучылары Элвина Галләмова, Илдар Рахматуллин призер булдылар (укытучылары Г.Д. Саматова). Котлыйбыз!
-
Актаныш йөзү мәктәбе уздырган район беренчелеге 26.03.2017
Гимназия-интернатның 7 сыйныф укучысы Данил Гыйзетдинов Актаныш йөзү мәктәбе уздырган район беренчелегендә 1 нче, ә Мөслимдә узган "Нептун" бассейны кубогы ярышларында 3 нче урыннарны яулады.
-
Баскетбол буенча район беренчелеге. 24.03.2017
Баскетбол буенча район беренчелегендә гимназиянең җыелма командасы: 8 нче сыйныф укучысы Язилә Шәрипҗанова, 9 нчы сыйныф укучылары Гөляз Хөсәинова, Алисә Шагзамова, Элвина Габдрахманова, Алинә Әгъләмова,10 нче сыйныф укучысы Алия Рәшитова, 11 нче сыйныф укучысы Диләрә Саттаровалар 1 урынга лаек булды.
-
Шәйдулла истәлегенә үткәрелгән XII Бөтенрәсәй көрәш турнирында 1 урын 22.03.2017
7 нче сыйныф укучысы Заһит Шәйхәйдәров Зөфәр Газиз улы Шәйдулла истәлегенә үткәрелгән XII Бөтенрәсәй көрәш турнирында 1 урын, район башлыгы призына узган көрәш бәйгесендә (46 кг га кадәр) 2 урын яулады.
-
IV республикакүләм “Фоат Садриев укулары -2017” чарасы 21.03.2017
IV республикакүләм “Фоат Садриев укулары -2017” чарасында катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Ләйсән Салахова 3 урын яулады.
-
Гимназиядә 10а классы укучыларының әти-әниләре һәм әби-бабайлары белән берлектә “Гаилә бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. 20.03.2017Гимназиядә 10а классы укучыларының әти-әниләре һәм әби-бабайлары белән берлектә “Гаилә бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Әлеге чара шушы классның класс җитәкчесе Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы һәм класс тәрбиячесе Хөсәинов Ленар Наил улы тарафыннан оештырылды. Бәйрәм кичәсе җыр-бию, уен-көлке, төрле бәйгеләр белән үрелеп барды, түгәрәк өстәл артында, тәмле ризыклардан әзерләнгән чәй табыны янында дәвам итте. Килгән кунаклар рәхәтләнеп күңел ачып, яшьлек мизгелләрен яңартып, җылы тәэсирләр белән өйләргә таралыштылар.
-
Республикакүләм химия фәненнән “ Олимпка юл” олимпиадасы призерлары 19.03.2017
Республикакүләм химия фәненнән “ Олимпка юл” олимпиадасы призеры: 10нчы сыйныф укучысы Данияр Саррахов; 11 нче сыйныф укучысы Сөмбел Насертдинова, 8 нче сыйныф укучысы Элвина Галләмова җиңүчеләр дип табылдылар. ( укытучылары Гарипова Рүзилә Илдар кызы).