Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Корбан гаете мөбәрәк булсын! 01.09.2017
Дини бәйрәм уңаеннан, гимназия ашханәсендә, Зиннур хәзрәт тарафыннан гает вәгазе һәм коръән сүрәләре укылды. Бәйрәмдә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильясов Рөстәм Алмаз улы, 57нче бистә мөселманнары һәм гимназия коллективы катнашты. Мәҗлес, корбан итеннән пешерелгән аш табыны артында дәвам итте.
-
1 сентябрь - белем бәйрәме 01.09.2017
Гимназиядә, дәресләргә чакырып, тәүге кыңгырау чыңлады. Хәерле сәгатьтә!
-
Гимназия Гран-прига лаек булды 01.06.2017
1 нче июнь көнне бөтенрәсәйкүләм, республикакүләм фән олимпиадаларының җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы булып узды. Гимназиянең 28 укучысы, 13 укытучысы Актаныш район башлыгы Камаев Фаил Мисбах улының рәхмәт хатына һәм акчалата премиягә ия булдылар. Район мәктәпләре арасында гимназия-интернат Гран-прига лаек дип табылды. Афәрин!
-
Соңгы кыңгырау чыңы 25.05.2017
11 класс укучылары өчен шатлыклы да, моңсу да бәйрәм билгеләп үтелде. Укучыларны Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Бариев Илфак Шамил улы, Татарстан Републикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Исмәгыйлова Гөлназ Хәмзә кызы, гимназия-интернат директоры Гарипов Рамил Марат улы һәм әти-әниләр котлады, изге теләкләрен җиткерделәр. 2016-2017 нче уку елын 22 укучы тәмамлый. Аларга, дәүләт имтиханнарын тапшырганда, уңышлар телибез!
-
Спорттагы җиңүләр 22.05.2017
Укучыларыбыз үзләрен спортның төрле төрләрендә сынап карыйлар. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” татар халык мәкален алар девиз итеп тоталар.
-
Сайлап алу турлары 19.05.2017
15 нче апрель, 29 нчы апрель, 13 нче май көннәрендә гимназиядә яңа уку елына сайлап алу турлары үтте. 53 укучы 5 нче сыйныфка, 21 укучы 6 нчы сыйныфка, 23 укучы 7 нче сыйныфка, 14 укучы 8 нче сыйныфка, 8 укучы 10 нчы сыйныфка укырга килергә теләк белдерде. Барлыгы 119 укучы сынау аша үтте. Әлеге укучылар арасында Актаныш районыннан – 64 укучы, Азнакай районыннан - 11, Сарман районыннан - 14 , Минзәлә районыннан - 16, Мөслим районыннан - 4 , Нижнекамск шәһәреннән - 1, Тукай районыннан - 5, Башкортстаннан – 4 укучы катнашты.
3 нче июнь көнне кайбер сәбәпләр аркасында килә алмаган укучыларны гимназиягә сайлап алу турына көтеп калабыз.
-
Туристик слёт нәтиҗәләре 18.05.2017
Җиңүнең 72 еллыгына багышланган районкүләм 63 нче тапкыр үткәрелгән туристик слётта гимназия укучыларыннан җыелган кечкенәләр командасы I урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Яшь иҗатчылар хөрмәтләнде 18.05.2017
Гамил Афзал исемендәге укучылар иҗат фестивале җиңүчеләрен һәм лауреатларын хөрмәтләү тантанасы булып узды. Бәйрәмгә килүчеләрне гимназия директоры Гарипов Рамил Марат улы, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы, язучы, драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Фатих Хөсни, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифә Рахман, Татарстан Републикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Исмәгыйлова Гөлназ Хәмзә кызы котлады. Яшь иҗатчылар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Татарстан Язучылар берлегенең дипломнары, акчалата сертификатлары белән бүләкләнделәр.
-
Гамил Афзал укулары 18.05.2017
Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, укытучыларда фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш һәм кызыксыну уяту максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе белән берлектә VI республика «Гамил Афзал укулары» үткәрде. Укуларның беренче турында 834 фәнни эш тикшерелеп, 145е икенче турга үтте. Әлеге фәнни хезмәтләр 9 секциядә якланды һәм жюри комиссиясе тарафыннан бәяләмә алдылар. Җиңүчеләр министрлыкның дипломнары белән бүләкләнде.
-
"Гамил Афзал укулары" 16.05.2017
"Гамил Афзал укулары" VI республикакүләм педагогик укуларының 2 нче турына үтүче укытучылар исемлеге билгеле булды.