Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” ы 2016-17 нче уку елына 5-6,10 нчы классларга конкурс нигезендә укучылар кабул итә.
15.03.2017
“Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” ы 2016-17 нче уку елына 5-6,10 нчы классларга конкурс нигезендә укучылар кабул итә.
1. Конкурс татар теле, рус теле, инглиз теле һәм математика буенча тест формасында үткәрелә.
2. Укучының портфолиосы карала (эчтәлек һәм сыйфаты бәяләнә).
3. Әңгәмә вакытында гомуми фикер йөртү дәрәҗәсенә игътибар бирелә.
Сайлап алу көннәре: 15 нче апрель, 29 нчы апрель, 13 нче май 2017 ел.
Телефон: (85552)3-26-05, 8(960)0738361
e-mail: s3.akt@tatar.ru, gaou.ggi@gmail.com, gruzilyai@gmail.com
Безнең сайт: https://edu.tatar.ru/aktanysh/gimnaziya.
-
Гимназия-интернат ачык ишекләр көненә чакыра
15.03.2017
Гимназия-интернат ачык ишекләр көненә чакыра
1 нче апрель көнне гимназия – интернат 4-5, 9 нчы сыйныф укучыларын, ата-аналарын ачык ишекләр көненә чакыра.
Чара программасында: гимназия-интернат буенча экскурсия узу, проектлар белән танышу, мастер класслар карау,
2016-2017 уку елына кабул итү кагыйдәләре белән танышу, кызыксындырган сорауларга җавап алу.
-
“Ел укытучысы-2017” республика бәйгесенең финал туры үтте.
13.03.2017
“Ел укытучысы-2017” республика бәйгесенең финал туры үтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча гимназия-интернатның тарих укытучысы Марат Илсур улы Гыйлметдинов “За эрудицию и неординарное мышление” номинацисендә җиңү яулады. Афәрин!
-
Актанышта "Созвездие-Йолдызлык" республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры үтте
11.03.2017
11-13 март көннәрендә Актанышта "Созвездие-Йолдызлык" республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры үтте. Гимназия – интернатның “Ак нур” вокаль ансамбле 1 урынга лаек булды (Җитәкчесе: Ә.Ф.Фәйзуллина), “Хәзинә” бию ансамбле “Милли традициялләрне саклау” номинациясендә диплом белән бүләкләнде (Җитәкчесе:А.И. Локманова). Котлыйбыз! Республика турында уңышлар телибез!
-
“Шәкерт-шоу” интеллектуаль бәйгесе үткәрелде.
10.03.2017
Гимназиядә, география атналыгы кысаларында, “Шәкерт-шоу” интеллектуаль бәйгесе үткәрелде. Чараның җитәкчесе – география укытучысы Фәйзуллин Рөстәм Уел улы, алып баручы ролен, укучылар үзидарә советы башлыгы, Газизова Сөмбел башкарды. Бәйгедә 7-10 класс укучыларыннан җыелган ике команда көч сынашты, башка балалар тамашачы ролендә катнаштылар. Интеллектуаль ярыш турында тулырак мәгълүматны shaker.tatar порталында урнаштырылган видеоязмадан карый аласыз.
-
Районкүләм “Физик ут” бәйгесендә гимназия – интернатның командасы: 3 урынны яуладылар
07.03.2017
Районкүләм “Физик ут” бәйгесендә гимназия – интернатның командасы: 8 нче сыйныф укучылары Салихов Ринас, Шакиров Илнур, 7 нче сыйныф укучысы Хәйбиев Әмирләр – 3 урынны яуладылар (җитәкчеләре: Исламов М.М.).
-
Республикакүләм математикадан “ Олимпка юл” олимпиадасы призерлары
07.03.2017
Республикакүләм математикадан “ Олимпка юл” олимпиадасы призерлары- 8 нче сыйныф укучысы Сөмбелә Хөҗҗәтова (җитәкчесе Р.Ф. Бакиров), 10 нчы сыйныф укучысы Данияр Саррахов (җитәкчесе Р.Ә. Хаҗиева), яхшы нәтиҗәләргә ирешүче 7 нче сыйныф укучысы Әмир Хәйбиев (җитәкчесе Р.Р. Фәрдиева).
-
“Бүләк” аланында 8 март халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте.
06.03.2017
“Бүләк” аланында 8 март халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмебез кунаклары кадерле Әниләр булды. Атна дәверендә гимназиякүләм үткән “Татар халкының милли ризыклары” конкурсынының йомгагы шушы көнне билгеләнде. Классларыбыз жюрига үзләре пешергән ризыкларын видеога төшереп оригиналь формада тәкъдим иттеләр. Номинацияләргә түбәндәге класслар ия булды:
1. “Миллилекне саклаучы класс” – 6а классы (чәк-чәк)
2. “Иң популяр камыр ризыгы” – 6б классы (коймак)
3. “Оригиналь ризык” – 7а классы (роза чәчәкләре)
4. “Традицияләрне үстерүче класс” – 7б классы (бәрәңге тәкәсе)
5. “Иң тату класс” – 8а классы (кыстыбый)
6. “Иң тәмле телле класс” – 8б классы (мантый)
7. “Иң бердәм класс” – 9а классы (кош теле)
8. “Милли ноу-хау” – 9б классы (ике катлы пирог)
9. “Иң татлы ризык” – 10б классы (коймаклар)
10. “Тамашачы симпатиясе” – 11а, 11б класслары (кыстыбый)
11. “Аш-су остасы” – 10а классы (гөбәдия).
“Токмач кисү” бәйгесенең җиңүчесе 10 нчы сыйныф укучысы Элвина Самигулова булды.
-
6 нчыларның “Кышкы уеннар” дип исемләнгән Гаилә бәйрәме үтте.
04.03.2017
04 март көнне 6 нчыларның “Кышкы уеннар” дип исемләнгән Гаилә бәйрәме үтте. Җиңүчеләр дә билгеле: “Иң шәп чаңгычы малай”- БулатГарипов, “Иң шәп чаңгычы кыз”- Нәфисә Вәлиева, “Уңышка омтылучы гаилә”- Сибгатулиннар, “Иң җитез гаилә” – Хаҗиевлар, “Иң актив гаилә” –Шайхразыевлар, “Иң бердәм гаилә”- Вәлиевлар, “ Спорт сөюче гаилә” исеменә Гариповлар лаек булды. Котлыйбыз!
-
3 март көнне район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары арасында кышкы спартакиада гөрләде
03.03.2017
3 март көнне район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары арасында кышкы спартакиада гөрләде, ай дәвамында үткән ярышларның нәтиҗәләре кушылып, җиңүчеләр билгеләнде. Аерым ярыш төрләрендә: Л.Ф.Тимирова -3 нче урын (өстәл теннисы), Р.Т. Сибгатуллин, А.Ф. Фазлыева -1 нче урыннар (чаңгы ярышы), М.М.Исламов -1 нче урын (армспорт), Р.И. Гарипова - 1 нче урын (шорт – трек), А.Р. Харрасова -2 нче урын (бадминтон), гимназия командасы канат тарту ярышында -1 нче урынга лаек булды.