Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
"КЭС-баскет" җиңүчеләре! 10.11.2018
Гимназиянең кызлар баскетбол командасы “КЭС-баскет” лигасының муниципаль этабында 1 урынга лаек булып, зона турына үттеләр. Кызларны һәм остазлары Алсу Рәскат кызы Харрасованы җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, зона этабында уңышлар телибез!
-
Саулыгыңны яшьтән сакла! 09.11.2018
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл мәкаленең мәгънәсен укучылар кечкенәдән үк аңлап үсәргә тиеш. Тән һәм рухи сәламәтлеккә зыянлы матдәләр турында мәгълүмат җиткерү максатыннан, замана авыруларын алдан кисәтү йөзеннән, 8-11 класс укучылары Актаныш районы табиб-наркологы Ленар Сәүбән улы Минхуҗин белән очраштылар. Ленар Сәүбән улы психоактив матдәләр, алкоголь, тәмәке-спайсларның организмга зыяны, иртә үлемгә һәм хроник авыруларга сәбәпче факторлар икәнлегенә басым ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Кулланучылар хокукларын яклау олимпиадасы 01.11.2018
Ноябрь башында Менделевск шәһәрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” республикакүләм олимпиадасының финал өлеше булып үтте. 11нче сыйныф укучылары Нуртдинов Данир – җиңүче, Нуртдинов Дамир – призер (җитәкчеләре Абдуллина Миләүшә Мәгъсүмовна). Котлыйбыз!
-
Л.Н. Толстой конференциясе җиңүчеләре
01.11.2018
1 ноябрьдә КФУ кысаларында уздырылган Л.Н. Толстой исемендәге II Бөтенроссия фәнни конкурс-конференциясендә 11 сыйныф укучылары Сөмбел Газизова (җитәкчесе Фәрдиева Регина Равил кызы) һәм Мәрьям Хисматова (җитәкчесе Гарипов Рамил Марат улы) – 1 урын, “Рус теле” секциясендә 11 сыйныф укучылары Шагзамова Алисә һәм Ахматхузина Альбина (җитәкчеләре Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы) – 3нче дәрәҗәдәге диплом, 8 сыйныф укучысы Нәфисә Вәлиева (җитәкчесе – Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы) 3 урынга лаек булдылар. Укучыларны һәм остазларын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы 27.10.2018
Яшьлек милли-мәдәни үзәгендә гимназиякүләм ата-аналар җыелышы булып узды. Директор Рузилә Илдар кызы гомуми мәсьәләләр буенча, укыту эшләре буенча директор урынбасары Венера Хәмәтнасыйх кызы уку сыйфаты турында, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы тәрбия юнәлешендә, инновацион эшләр буенча директор урынбасары Рамил Маратович өстәмә дәресләр һәм түгәрәкләр турында мәгълүматлар җиткерделәр. Шәйхразиев Даниярның дәү әнисе – Вәлиева Минния Ахматзыя кызы, Насиров Алмазның әнисе Насирова Элвира Флун кызы тәрбия темасына багышланган, эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Әти-әниләр үзләрен кысыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, тәкъдимнәр керттеләр.
-
Санкт-Петербургка сәяхәт 22.10.2018
14 – 21 октябрь аралыгында гимназиянең 9 укучысы Санкт-Петербург шәһәрендә “Пушкин, Тургенев и мировая культура” дип исемләнгән XX халыкара яшьләр фәнни конференциясендә чыгыш ясап кайттылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әглетдинова Ландыш Филүс кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Лилия Тәлгать кызы, 6 класс укучысы Галиев Илназның әнисе Лариса Рабис кызы җитәкчелегендәге әлеге группа чал тарихлы Питер шәһәренә татар моңын, милли биюләрен дә бүләк иттеләр. Конференциядә чыгыш ясаган Мухаметдинова Лиана I урынга, башка укучылар 3 урынга лаек булдылар. Укучылар төркеме Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы вәкиллегеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларны әлеге зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Көрәш турниры җиңүчеләре 20.10.2018
Районкүләм үткәрелгән М.Ш. Гилаев исемендәге көрәш турнирында гимназиядән ике укучы призлы урыннарга лаек булдылар. 11 класс укучысы Латыйпов Аймир 3нче, 9 класс укучысы Шәйхәйдаров Заһит 2нче урыннарны яуладылар (тренерлары Сираев Раил Халәфович). Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Көзге бал - 2018" бәйрәме 19.10.2018
19нчы октябрь көнне, мәктәпкүләм “Көзге бал” кичәсендә 9-11 нче сыйныфлар арасында "Сөмбел һәм Сөмбелә”ләр ярышы гөрләде. 1урын- Рахманов Азамат һәм Амирова Айзирәк, 2урын - Фәхерлегаянов Рөстәм һәм Шагзамова Алисә, 3урын-Вахитов Ринат һәм Шәрипҗәнова Язилә, “Иң тыйнак” номинациясендә Гаязов Булат һәм Исламова Руфина, “Иң сөйкемле” номинациясендә Мансуров Газиз һәм Вәлиева Альбина, “Тамашачылар мәхәббәтен яулау” номинациясендә Вәҗетдинов Булат һәм Хуҗина Адилә җиңү яуладылар. Бәйрәм кичәсен үз югарылыгында оештырган өчен 9б классы (класс җитәкчесе Шәгъзамова Э. Ф., тәрбиячесе Хафизова З. М.) коллективына зур рәхмәт!
-
"Көз кызы" конкурсы 18.10.2018
Бүген, 18 нче октябрьдә, гимназия данын яклап, районкүләм үткәрелгән «Көз кызы – 2018» бәйгесендә 4 турны да уңышлы үтеп, 8 "А" сыйныфы укучысы Усманова Аделя 3 урынга лаек булды (җитәкчеләре: Хафизова А.М., Аграпова М.Р.). Котлыйбыз!
-
"Сөмбелә - 2018" 18.10.2018
5 -8 класс укучылары өчен “Бүләк” аланында "Көзге бал" бәйрәме узды. Барлык класслар да зур әзерлек күрсәтте. Бәйрәмне бик тә күңелле һәм эчтәлекле итеп 6б класс укучылары (класс җитәкчеләре Вәлиева Р.Ф. һәм тәрбияче Хөсәинов Л.Н.) оештырды.