Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Әти-әни - остаз 09.02.2019

“Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә ата-аналар өчен гимназиякүләм җыелыш булып узды. Очрашу, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, Яр Чаллы шәһәре мэрының мәгариф үсеше буенча киңәшчесе Фәйрүзә Зөфәр кызы Мостафина, республика педагог-психологлары фәнни-методик координация советы рәисе Герасимова Вера Вадимовна, КФУның финанс-икътисад институты фәнни эшләр бүлеге җитәкчесе Елена Владимировна Макарова катнашында, үзгә формада үтте. Эчтәлек тулысынча бала тәрбияләүдә ата-ананың ролен ачыклауга, психологик һәм шәхси үзенчәлекләрне таный белергә өйрәтүгә багышланды. Чакырылган белгечләр һәркайсысы үз юнәлешеннән чыгып, файдалы киңәшләрен җиткерделәр. Әти-әниләр исә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Файдалы очрашу 08.02.2019

Казан федераль университетының дин белеме кафедрасы галимнәре – доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Токранов А.В., доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Фазлеева Р.Р., өлкән укытучы Кузьмина Е.В. гимназиябездә кунак булдылар. Алар 8-11 сыйныф укучылары өчен фәлсәфә, мантыйк һәм дин белеменә багышланган дәресләр һәм остаханәләр үткәрделәр, шулай ук Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр институты һәм дин белеме кафедрасы хакында сөйләделәр. Университет галимнәре гимназия директоры Р.И. Гарипова һәм инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары Р.М. Гарипов белән очраштылар һәм киләсе эшчәнлек хакында сөйләштеләр.
-
Әтиләр белән футбол ярышы 07.02.2019

Әтиләр белән спорт төрләрендә ярышу традициясен дәвам итеп, бүген гимназия спортзалында мини-футбол ярышлары үткәрдек. Ярышта, әтиләрдән торган ике команда һәм укучылардан җыелган бер команда көч сынаштылар. Кич буе җанатарлар тавышыннан гимназия гөрләп торды, чөнки командалар бик тә матур уен күрсәттеләр. Уенга дәрт биреп торучы әниләрнең дә булуы бәйрәмгә ямь өстәде. Очрашу чәй табыны артында әңгәмә белән дәвам итте. Катнашкан әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә очрашуларга көтеп калабыз.
-
"Сандугач сайрар илем" 06.02.2019

Әлмәт шәһәрендә оештырылган XXII регионара “Сандугач сайрар илем” балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивалендә, гимназиянең 8 класс укучысы Мухаметдинова Лиана уңышлы чыгыш ясап, дипломант исеменә лаек булды. Лиананы һәм әдәби остазы Илфак Мирзаевич Ибраһимовны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Шәп әйдаман" конкурсы 05.02.2019

Республикакүләм “Шәп әйдәман” конкурсының район этабы булып узды. Гимназиянең 10 класс укучысы Варина Лаура – лауреат, Садеков Әмин гран-при иясе булып танылдылар. Укучыларны һәм остазлары Хафизова Алсу Мирзамөхәммәт кызын уңышлары белән котлыйбыз, Әмингә республика этабында уңышлар телибез!
-
Олимпиада көндәлеге 02.02.2019

Бүген татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы тәмамланды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Багаутдинова Камилә (8 класс, укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы), Сәләхова Ләйсән (9 класс, укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы), Шәрипҗанова Язилә, Сафиуллина Алия, Гыйльманова Рәмзилә,Галләмова Эльвина (10 класс, укытучылары Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы) – призерлар, 11 класс укучысы Газизова Сөмбел исә җиңүче дип табылды (укытучысы Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы). Укучыларны һәм аларның остазларын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Профессиональ дебют конкурсы 01.02.2019

Техникум базасында үткәрелгән, районкүләм “Профессиональ дебют” конкурсында уңышлы чыгыш ясап, гимназия командасы II урынны яулады. Гараева Адилә, Вәлиева Альбина, Фәрдиева Алисәләрдән торган команда салат ясау, камыр ризыгы пешерү, инглиз теленнән тест эшләү кебек ярышларда көч сынашты. Кызларны һәм җитәкчеләре Хөснетдинова Гүзәл Фәрид кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бер очрашу – үзе бер гомер 01.02.2019

Гимназия коллективының зарыгып көткән чарасы – студентлар белән очрашу бәйрәме булып узды. Әлеге көн чыннан да зур бәйрәмгә әверелде, чөнки студентларның да, укытучыларның, укучыларның да күрешеп, сөйләшер сүзләре бетмәде. Очрашу программа нигезендә, көн дәвамында барды. Квест, укучылар – укытучылар – студентлар командалары арасында футбол ярышы, кичке мәдәни чара, чәй табыны артында гәпләшүләр, дискотека – болар барысы да укучылар һәм студентларыбызда күтәренке кәеф, позитив хисләр тудыргандыр дип ышанып калабыз.
-
Олимпиада көндәлеге 31.01.2019

Бүген татар теленнән республика олимпиадасы тәмамланды. Әйтергә кирәк, нәтиҗәләр бик тә куанычлы: Исламова Рузалия (5 класс, укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзилевна) – җиңүче, Гәрәева Рәмилә, Усманова Алинә (6 класс, укытучылары - Шәрипова Чулпан Рәмзилевна) – призерлар, Вәлиева Нәфисә, Усманова Адилә (8 класс, укытучылары – Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы) – призер, Фәрдиева Алисә (9 класс, укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзилевна) – призер, Сафиуллина Алия (10 класс, укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы) – призер, Исламова Алия (11 класс, укытучысы Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы) – призер исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм аларның остазларын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Олимпиадный дневник 30.01.2019

Сегодня подведены итоги заключительного этапа республиканской олимпиады по русскому языку, на которой наша ученица 8 класса Ганеева Эльвира заняла призовое место. Поздравляем Эльвиру и её тренера Саматову Гульнар Дильфасовну с заслуженной победой!















