Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Алдынгылар хөрмәтләнде 12.04.2019

Чебешләрне көзен санасалар да, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы Актаныш районында традицион рәвештә, апрель аенда үткәрелә. Бу уку елында фән олимпиадаларының республика этабында гимназия укучыларының 52 призлы һәм җиңүче урыннары бар. Әлеге укучылар арасында ике яки аннан да күбрәк призлы урын алучылар да булды. Мәсәлән, 8 класс укучысы Вәлиева Нәфисә 6 фәннән республика дәрәҗәсендә урын алып, “Ел укучысы” исеменә лаек дип табылды. Район мәктәпләре арасында гимназия I урынга ия булды. Олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәткән укучы һәм аларның остазларын җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Космонавтика көне 12.04.2019

12 апрель – авиация һәм космонавтика көне. Гимназиядә дә әлеге истәлекле көн уңаеннан төрле чаралар оештырылды: класслар арасында рәсем конкурслары, Гагарин дәресләре, видеофильм карау, викториналар үткәрелде.
-
Баскетбол җиңүчеләре 06.04.2019

Гимназия кызлар баскетбол командасы районкүләм уздырылган ярышта мактаулы I урынга лаек булдылар. Кызларны һәм остазлары Харрасова Алсу Рәскать кызын җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Ачык ишекләр көне 06.04.2019

Бүген гимназия үзенә Актаныш 2 нче санлы мәктәбенең 4 сыйныф укучыларын кунакка кабул итте. Килгән укучылар гимназиядә тормышы, анда башкарылып килүче прроектлар, интернат бинасы белән таныштылар, гимназиянең өлкән сыйныфларында белем алучы абый-апаларыннан төрле кызыклы мәгълүматлар алдылар, фәнни экспериментларда катнаштылар.
-
Экояз - 2019 05.04.2019

Гимназиядә #эковесна2019 акциясенә старт бирелде. Укучылар, җылы яктан кайтучы сыерчыкларны матур оялар белән каршылыйлар.
-
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2019

2 апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, гимназия китапханәсендә, педагаог-китапханәче Эльвира Мәүлетдин кызы җитәкчелегендә чаралар үткәрелә.
-
Ломоносов укулары 30.03.2019

Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган X Республикакүләм “Ломоносов укулары” фәнни-эзләнү конференциясендә 2 урынга лаек булган 5а сыйныфы укучысы Фәрдиева Илинаны һәм җитәкчесе Фәрдиева Регина Равил кызын тәбрик итәбез!
-
Деловой визит 26.03.2019

Сегодня, в рамках делового визита в Актанышский район, гимназию посетила Депутат Государственного Совета РТ пятого созыва, исполнительный директор некоммерческой организации "Республиканский Фонд возрождения памятников истории и культуры РТ", заместитель председателя Государственного Совета РТ Ларионова Татьяна Петровна. Она ознакомилась с проектами нашей гимназии, провела ознакомительную беседу относительно целей и задач Республиканского фонда. Татьяна Петровна положительно отозвалась о деятельности гимназии-интерната и выразила пожелания дальнейших успехов на ниве образования и воспитания подрастающего поколения.
-
Ур-ра, каникуллар! 25.03.2019

Бүгеннән укучыларның язгы каникуллары башланды. Ул бер атна дәвам итә, алдагы дүшәмбе, 1 апрель көнендә бу уку елының IV чиреге башланып китәчәк. Күңелле һәм файдалы яллар булсын!
-
Математик мәсьәләләр конкурсы 23.03.2019

Казан Дәүләт Федераль университетында уздырылган III Бөтенрәсәйкүләм “Туган якны өйрәнүгә багышланган математик мәсьәләләр” конкурсында 8а сыйныфы укучысы Лиана Мухаметдинова – 2 урын, 5а сыйныфы укучысы Фәрдиева Илина – 3 урын яулады. Укучыларның эшләре махсус җыентыкта басылып чыкты. Укучыларны һәм җитәкчеләре Фәрдиева Регина Равил кызын җиңүләре белән тәбрик итәбез! Афәрин!















