Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Олимпиада көндәлеге 12.12.2018
Бүген физкультура фәненнән Россия олимпиадасының муниципаль этабы төгәлләнде. Хабибуллина Алинә (11 класс), Хөҗҗәтов Газиз (6 класс) – җиңүчеләр, Агъләмова Алинә (11 класс), Ибрагимов Раил (9 класс), Хафизов Айнур, Шарипянова Язилә (10 класс), Шәмсиева Адилә (6 класс), Харисов Ренат (6 класс) – призерлар исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Харрасова Алсу Рәскать кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Олимпиада көндәлеге 10.12.2018
Хокук фәненнән Россия олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре: Асадуллина Алсу (7 класс) – җиңүче, Агумов Алмаз (10 класс), Габдрахманова Миләүшә (11 класс) – призерлар, Ибрагимов Раил (9 класс) – 2 урын, Маннапова Албина (9 класс) – 3 урынга ия булдылар. Укучыларны һәм остазлары Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бер җылы сүз җитә җанга... 07.12.2018
Тормышта бар кеше дә бертигез түгел, шул исәптән сәламәтлек ягыннан да. Ләкин шуңа да карамастан, барыбыз да тигез хокуклы. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелгән чаралар да нигездә, шушы тигезлекне аңлату, тормыш сынаулары алдында югалып калмау кебек төшенчәләргә басым ясап оештырыла. “Бүләк” интернатында сәламәтлекләре чикләнгән балаларга багышлап үткәрелгән бәйрәм моның ачык мисалы. Укучылар һәм тәрбиячеләр әлеге балаларга һәм әти-әниләргә концерт номерлары күрсәттеләр, уеннар уйнаттылар, чәй табыны янында күңелләрен күрделәр. Интернат мөдире Глүзә Нурлыгаяновна кечкенәләрне төрле бүләкләр белән сөендерде. Балалар күтәренке күңел белән өйләргә таралдылар.
-
Лидерлык серләре 07.12.2018
Бүген гимназиядә мәртәбәле кунак, ТР ФА мөхбир-әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы, КДУның гомуми физика кафедрасы профессоры, ТРның атказанган фән эшлеклесе, КДУның аналитик спектроскопия лабораториясе мөдире, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты ректоры Гильмутдинов Алберт Харис улы белән очрашу булды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Фәттахов Энгель Нәвап улы оештырган әлеге очрашу дәүләт эшлеклеләре тарафыннан уздырыла торган лидерлык дәресләре формасында үтте. Бик күп фәнни эшкәртмәләре, инновацион эшләнмәләре белән чит илләрдә чыгыш ясаган Алберт Харис улы, гимназия укучылары һәм районның урта мәктәп директорларына уңышка ирешү, илкүләм, дөньякүләм таныла алу серләрен ачты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, иң активлары автографлы китапларга ия булдылар.
-
Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк 06.12.2018
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан гимназиякүләм төрле чаралар үткәрелә. Китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы җитәкчелегендә 5б, 9б класс укучылары өчен Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте буенча әңгәмә һәм презентация күрсәтү оештырылды, китап күргәзмәсе эшләде.
-
Олимпиада көндәлеге 06.12.2018
Укучыларыбыз Россия олимпиадасының муниципаль этабындагы уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Химия фәненнән Вәзетдинов Булат (9 класс) – призер, Галлямова Элвина (10 класс) – җиңүче исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Гарипова Рузилә Илдар кызын котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
"Туган телем - әдипләр теле" 05.12.2018
Бүген гимназия базасында, алтынчы тапкыр, республикакүләм “Туган телем –әдипләр теле” укучылар фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Быел ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм фән эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, язучы, галим Фарсель абый Зыятдиновка багышланды. Конференциянең беренче турында барлыгы 85 фәнни хезмәт каралды, шулардан 51е яклауга лаек дип табылды.
-
Олимпиада көндәлеге 04.12.2018
Россия фәннәр олимпиадасының район этабында катнашучы укучыларыбыз уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Бүген физика фәненнән көчләрен сынаучылар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Төхбәтуллин Булат (7 класс), Хәбиров Динар (11 класс) – призерлар, Валиева Нәфисә (8 класс), Хәйбиев Әмир (9 класс) – җиңүче исемнәренә лаек булдылар. Укучыларны һәм укытучылары Багаутдинова Римма Гранит кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Олимпиада көндәлеге 03.12.2018
Җәмгыять белеменнән Россия олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре: Асадуллина Алсу (7 класс), Гарипов Булат, Ганеева Элвира (8 класс), Мансуров Газиз, Хурмаева Рузалия, Хузина Аилә, Салахова Ләйсән (9 класс), Хөҗҗәтова Сөмбелә, Вахитов Ренат, Агумов Әнвәр (10 класс), Габдрахманова Миләүшә, Хәйдаров Шамил (11 класс) - призерлар, Ибрагимов Раил (9 класс) - җиңүче исемлекләрен тулыландырдылар. Укучыларны һәм остазлары Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызын җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!
-
"Гыйлем - FEST" 01.12.2018
Гимназиянең бер төркем укытучы-тәрбиячеләре һәм укучылары Казан шәһәрендә үткәрелгән “Гыйлем-Fest” Республикакүләм проектлар бәйгесендә катнаштылар. Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан, шул исәптән Казан шәһәре мәктәп-гимназияләреннән дә 30 артык проект тәкъдим ителде.
https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176293/