Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Гимназия укучылары Европа балалары өчен "укытучы" ролендә 15.08.2018
Гимназия-интернат укучылары Испания лагерында ял итү белән беррәттән, Европада яшәүче ватандашларыбызның балаларына татар телен, мәдәниятен таныту белән дә шөгылләнәләр. һәм, шул ук вакытта, Европа телләрен белүчеләр белән аралашу нәтиҗәсендә, чит телләрне өйрәнү, сүзлек запасын тулыландыру өстендә дә эшлиләр. Моннан тыш, оештыручылар инглиз теленнән дәресләр һәм шәһәргә чыгып, дәресләр үткәрүне планга керткән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/13/169588/
-
Авиашоуга әзерлек 10.08.2018
Районда үткәреләчәк авиашоуга әзерлек йөзеннән, бүген технология фәне укытучылары балалар иҗат үзәгендә киңәшмәгә җыйналдылар.
-
Чит илдә лагерьда 10.08.2018
Гимназиянең еллык рейтингта җиңгән, 12 алдынгы укучысы, бүгенге көндә Испаниядә лагерьда ял итә.
-
Укытучыларның секция җыелышлары 10.08.2018
Укытучыларның, традицион рәвештә август аенда үткәрелә торган секция утырышлары дәвам итә. Бүген укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасарлары җыелышы уздырыла.
-
Визит председателя Шуры аксакалов 25.07.2018
В рамках рабочего визита председатель Шуры аксакалов ДУМ РТ, мухтасиб Айрат хазрат Аюпов посетил нашу гимназию.
-
Җәйге хезмәт практикасы 08.06.2018
Мәктәп яны бакчаларында укучыларның җәйге хезмәт практикалары гөрли. Гимназия бакчасында эстафетаны 5 класс укучылары башлап җибәрде. Класс җитәкчеләре Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы һәм Вәлиева Резеда Фликс кызы оештыруында, әти-әниләр белән берлектә, 21 төп алмагач утыртылды. "Хезмәте авыр булса да, җимеше - татлы" ди, халык мәкале, "бишләр"ебез гимназияне тәмамлап чыгып киткәнче алмаларын да күрергә язсын!
-
Балаларны яклау көне белән! 01.06.2018
Балалар – гаиләнең, җәмгыятьнең, хөкүмәтнең иң зур байлыгы. Алар тормышыбызга мәгънә өстиләр, киләчәккә өмет уяталар. Бу бәйрәм балалар язмышы өчен җаваплы булуыбызны кисәтә һәм алар үзләрен ышанычлы итеп тойсын, олы тормышка матур старт алсын өчен без барысын да эшләргә тиешлеген тагын бер кат исебезгә төшерә. Без үз киләчәгебезне балаларыбыз кулына тапшырабыз һәм алар ярдәме белән генә гадел, имин җәмгыять төзи алабыз. Бәйрәм көнендә балаларга тәрбия бирүгә зур тырышлык куючы матур гаиләләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә малай-кызларга матур яллар, күңелле каникуллар, яңа дуслар, сәламәтлек телибез. Һәрвакыт зурларның игътибарына һәм яратуына, күңел җылылыгына һәм назына төренеп яшәгез!
-
Җәйге спартакиада 27.05.2018
27 нче май көнне районкүләм җәйге төрләр буенча спартакиада булып үтте. Укытучы һәм тәрбиячеләрдән торган гимназия командасы уңышлы чыгыш ясады. Аерым ярыш төрләренә килгәндә, физик тәрбия укытучысы Харрасова А.Р. - биеклеккә сикерү буенча – 1 нче урын, озынлыкка сикерү буенча – 1 нче урын. Тәрбияче Саттарова Г.Г. - ядрә ату буенча – 1 нче урын, гер күтәрү буенча - 1 нче урын. Өстәмә дәресләр педагогы Галимова Т.Э. – йөзү – 2 нче урын, 200 метрга йөгерү – 3 нче урын. Тарих укытучысы Гыйлметдинов М.И. - биеклеккә сикерү буенча – 2 нче урын. ТИН укытучысы Сибгатуллин Р.Т. - гер күтәрү буенча - 3 нче урын. Җитәкчеләр арасында уздырылган йөгерү ярышында Гарипова Рузилә Илдар кызы беренче, гомуми очколар нәтиҗәсе буенча гимназия командасы – 3 нче урынга лаек булды.
-
Юлларда имин булыйк!
26.05.2018
Балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатыннан, 19 майдан 19 июньгә кадәр "Игьтибар, балалар!" профилактик чарасы үтә.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, җиңел машинада пассажир булып барган балаларны махсус утыргычка беркетү җайланмалары булу-булмауны ачыклауга контрольне тагын да арттырдылар. Әлеге айлык кысаларында, гимназиянең "Яшь юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар" отряды әгъзалары, хокук сакчылары катнашында 26 майда рейдка чыктылар.
-
Соңгы кыңгырау чыңы 24.05.2018
Чыгарылыш класслары өчен бүген гимназия кыңгыравы соңгы мәртәбә чыңлады. Шатлыклы да, сагышлы да бу бәйрәмдә 11 класс укучылары белем алган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен җиткерергә ашыктылар. Бу уку елында 20 укучы гимназия классын тәмамлый. Алда аларны дәүләт имтиханнары көтә. Уңышлар юлдаш булсын!