Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Олимпиада көндәлеге 26.01.2019
Татарстан тарихы фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында гимназия укучылары бигрәк тә тырыш булдылар: Мансурова Зилия (8 класс), Мансуров Газиз (9 класс), Вахитов Ринат (10 класс), Латыпов Аймир (11 класс), Хайдаров Шамил (11 класс) призерлар исемлеген тулыландырдылар. 9 класс укучысы Миргаязов Илдар исә абсолют җиңүче исеменә лаек булды. Укучыларны һәм остазлары Гилметдинов Марат Илсур улын җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин!
-
"Моң кайтавазы" 26.01.2019
Районда Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган “Моң кайтавазы” дип исемләнгән II республикакүләм нәфис сүз бәйгесе булып узды. Гимназиянең 6 класс укучысы Зарипова Алинә (җитәкчесе Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы) катнашучы дипломы, 8 класс укучысы Ганиева Элвира (җитәкчесе Мөхәммәт Мирза) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
-
Иң оста чаңгычылар бүләкләнде 21.01.2019
Чаңгы ярышында гимназиякүләм иң оста шуучылар билгеле булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә тагы да югары уңышлар юлдаш булсын!
-
Якташыбыз – горурлыгыбыз 21.01.2019
Бүген, Башкортстан республикасы атказанган театр артисты, якташыбыз Лениза Мәүләви кызы Гайнетдинова үзенең тормыш иптәше, Татарстан республикасы атказанган артисты Символ Гайнетдинов-Агыйделский белән берлектә гимназия укучылары белән очрашты. Әлеге иҗади пар үзләре белән шулай ук “Символ” балалар театр студиясен дә алып килделәр. Студиядә шөгыльләнүче укучылар Т. Миңнуллинның “Иптәш командир” дип исемләнгән пьесасыннан өзек тәкъдим иттеләр. Кич белән, 9, 10 класс укучылары, район мәдәният йортында Лениза Мәүләви кызының иҗат кичәсен тамаша кылдылар.
-
"Олимпка юл" нәтиҗәләре 21.01.2019
Гимназиянең 10 класс укучысы Галлямова Элвина республикакүләм үткәрелгән "Олимпка юл" олимпиадасының химия фәненнән призер исеменә лаек булды. Элвинаны һәм остазы Гарипова Рузилә Илдар кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Результаты олимпиады по английскому языку 19.01.2019
Сегодня завершается республиканский этап олимпиады по английскому языку. Команда гимназии успешно выступила и заняла 4 призовых места: Гилаев Айнур (6 класс, учитель Валиева Резеда Фликсовна), Асадуллина Алсу (7 класс, учитель Валиева Резеда Фликсовна), Хаев Альберт (9 класс, учитель Гарипов Рамиль Маратович), Хасанова Гузель (11 класс, учитель Валиева Резеда Фликсовна). И что особенно приятно, ученица 8 класса Валиева Нафиса (учитель Аюпова Лейсан Рашитовна) стало абсолютным победителем олимпиады. Поздравляем учеников и их наставников с заслуженной победой!
-
"Тылсым"лылар кунакта 18.01.2019
Бүген “Тылсым” мәктәп-бакчасы укучылары гимназиядә экскурсиядә булдылар. Кунаклар игътибарына кызыклы проектлар, логик мәсьәләләр, мавыктыргыч экскурсия, квест һәм тәмле чәй табыны оештырылды.
-
Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау 18.01.2019
Озакламый чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әти-әниләре өчен шактый җаваплы чор җитә, ул да булса, имтиханнар тапшыру, югары уку йортлары сайлау вакыты. Әлеге максаттан чыгып, гимназия кысаларында даими рәвештә, профориентация юнәлешендә эшчәнлек алып барыла. Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендә уздырылган Казан дәүләт аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академисе ректоры Равилов Рөстәм Хәмит улы белән очрашу шуның бер дәлиле булып тора. Әйтергә кирәк, Россиякүләм дәрәҗәдәге әлеге уку йортлары җитәкчеләре белән аралашу, әлбәттә, укучыларда зур тәэсирләр уятты. Алар үзләренең сорауларга җаваплар алдылар, укырга кабул итү шартлары белән кызыксындылар.
-
Олимпиада көндәлеге 17.01.2019
Химия фәненнән Россиякүләм олимпиаданың республика этабы нәтиҗәләре билгеле булды: гимназиянең 10 класс укучысы Галләмова Элвина призер дәрәҗәсенә иреште. Элвинаны һәм остазы Гарипова Рузилә Илдар кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Җан рәхәте – гыйлем, тән рәхәте сәламәтлек 17.01.2019
Гимназия укучылары төпле белем алуның нигезе – ныклы сәламәтлек икәнлеген яхшы аңлыйлар. Сезонга бәйле рәвештә, төрле спорт төрләре буенча күмәк ярышлар оештыру күркәм гадәткә әйләнде. Бу көннәрдә, быел куллануга тапшырылган “Нөркә” чаңгы юлы аеруча җанланды, чөнки биредә берничә көн рәттән гимназиякүләм чаңгы ярышлары оештырылды. Ярышны уздыру өчен шартлар тудырган “Лачын” боз сарае җитәкчелегенә, физик культура укытучысы Харрасова Алсу Рәскать кызына рәхмәт белдерелә. Иң җитез чаңгычылар белән алдагы яңалыкларда танышырсыз.