Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Математика атналыгы 15.10.2018
8 нче октябрьдән башлап 13 октябрьгә кадәр гимназиядә математика атналыгы уздырылды. Математика укытучылары Фәрдиева Регина Равил кызы, Хаҗиева Рәмилә Әдип кызы, Галиева Рузилә Ферроль кызлары тарафыннан 5-6 классларда “Математик карусель”, 7-8 классларда “Математик викторина”, 9-10 классларда “Тамчышоу” класстан тыш чаралары; 6б, 8а классларында ачык дәресләр үткәрелде. Атна дәвамында математика китаплары авторларына багышланган стенгазеталар күргәзмәсе эшләде. 17 октябрьдә атналыкка йомгак ясалды, җиңүчеләр кызыксындыру бүләкләренә ия булды.
-
"Гыйлем"леләр кунакта 13.10.2018
«Шимбә мәктәбе» проекты дәвам итә. 13 нче октябрьдә Иске Кормаш мәктәбендә 2 нче очрашу уздырылды. 1-9 нчы сыйныф укучылары белән «Гыйлем» командасы әгъзалары һәм КФУның дин белеме кафедрасы студентлары аралашты.
-
Язучы белән очрашу 12.10.2018
Бүген гимназиябездә, китапханә айлыгы кысаларында, якташыбыз, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе үткәрелде. Айгөл Әхмәтгалиева турында презентация, авторның ,,Мин гашыйк булдым» повестена эшләнгән буктрейлер тәкъдим ителде.
-
Математика атналыгы 11.10.2018
Бу атнада гимназиядә "Математика атналыгы" башланып китте. Буген укучылар математик викторинада катнаштылар.
-
Шимбә мәктәбе 06.10.2018
Гимназия укытучы-тәрбиячеләре тарафыннан “Иске Кормаш мәктәбе укучылары өчен шимбә мәктәбе” проекты башланып китте. Бу шимбәдә тәрбияче Хөсәинов Ленар Наил улы “Вакыт кадере” исеме астында тренинг үткәрде.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2018Укытучы!Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
Олы кеше - солы төше 04.10.2018
Бүгенге класс сәгате 8а класс укучылары өчен үзенчәлекле формада үтте. Чөнки анда класс җитәкчесе Әһлетдинова Ландыш Филүс кызының остазы – ветеран укытучы Әхмәдуллина Ләлә Шакир кызы чакырылган иде. Ләлә Шакир кызы үзе укыткан чор истәлекләре белән уртаклашты, белемнең кирәклегенә басым ясады, бүгенге шартларның уңайлылыгын искәртеп үтте. Укучылар исә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне 03.10.2018
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, гимназиянең интернатында яшәүче укучылар, әби-бабайларын чакырып бәйрәм концерты, күңелле мизгелләр белән шатландырдылар. Шәемова Гөлъяр (5а классы) һәм Шәйхәйдаров Заһидның (9б классы) дәү әниләре Язилә Галлямова, укучыларга, үзенең “Хисле тамчылар” дип аталган шигырьләр җыентыгы белән аудиодискын бүләк итте. Очрашу кичәсе чәй табыны янында дәвам итте.
-
Минзәлә шәһәрендә кунакта 25.09.2018
25 сентябрьдә ДАГУ “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернат“ның волонтерлар отряды “Әти – әни караучысыз калган, сәламәтлекләре чикләнгән, ятим балалар өчен Минзәлә мәктәп – интернаты”на очрашуга барды. Волонтерлар үз көчләре белән әзерләнгән бик матур концерт бүләк иттеләр. Балаларга уку кирәк-яраклары, тәм-томнар өләштеләр, кием – салымнарны тапшырдылар. Педагог-организаторлар Алсу Мирзамухаметовна һәм Миләүшә Рәдисовна җитәкчелегендә дустанә һәм мавыктыргыч бәйрәм кичәсе оештырылды. Укучылар, Минзәлә мәктәбе коллективының кунакчыллыгына, тәртипкә, чисталыкка, балалар өчен тудырылган шартларга, монда эшләүчеләрнең чын мәгънәсендә яхшы күңелле кеше булуларына сокланып кайттылыр.
Очрашуга барыр алдыннан гимназиякүләм “Игелек кыл!” акциясе оештырылды. Акциядә барлык укучылар, укытучылар, ата – аналар да бик теләп катнаштылар.
-
Пенсия фонды вәкиле белән очрашу 25.09.2018
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел... 9-11 класс укучыларының һөнәр сайлау чоры да якынлашып килә. Аларга һәртөрле ярдәм күрсәтү максатыннан, төрле профессия әһелләре белән очрашулар оештырыла, экскурсияләр планлаштырыла. Бүген исә, Чаллы пенсия фонды идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Басыйров Булат Мөзаллиф улы белән очрашу булып узды. Укучылар пенсия билгеләүдәге үзгәрешләр, кайсы һөнәр иясенең нинди өстенлекләргә ия булулары турында мәгълүматлар алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар.