Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Новости
Район балалар бакчалары тәрбиячеләренең методик берләшмәсе утырышы / Районное методическое объединение воспитателей
Опубликовано: 22.11.2019Мәктәпкәчә чор балаларның физик һәм психик сәламәтлегенең нигезе формалаша торган мөһим чор. Нәкъ бу чорда организмның органнары һәм системаларының интенсив үсеше бара, шәхеснең төп сыйфатларына нигез салына, характеры, үзенә һәм тирә-яктагыларга карата мөнәсәбәте формалаша. Шуңа күрә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүдә төп юнәлешләрнең берсе булып балаларның сәламәтлеген саклау, кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен һәм практик күнекмәләрен формалаштыру, физик күнегүләр һәм спорт белән даими шөгыльләнү ихтыяҗын булдыру тора.
21 ноябрь көнне балалар бакчасы базасында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең методик берләшмәсе утырышы да шушы темага багышланган иде. "Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләрен исәпкә алып балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау һәм физик яктан үстерү буенча эшне оештыру" темасына үткәрелгән әлеге утырышта бакчабыз педагоглары - физкультура инструторы Сарварова А.Э., тәрбиячеләр Ардуанова Г.Т., Габдрахманова Э.Р., өлкән тәрбияче Гумерова Л.М.- физик үсеш буенча белем бирү эшчәнлеге, күңел ачу, йокыдан соңгы гимнастика ачык чараларын күрсәттеләр, балаларны сәламәтләндерү технологияләре буенча мастер-класс үткәрделәр, чыгыш ясадылар, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
К списку новостей