Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Белем җәүһәрләре" конкурсы җиңүчесе / Победитель конкурса 29.10.2018
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән "Белем җәүһәрләре" IX Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясендә бакчабыз тәрбиячесе Шарипова Э.Р. "Шарипова Э.Р. кызының шәхси сайты" интернет - проекты белән җиңү яулады. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм тагын яңа җиңүләр телибез!
-
"Көз безгә ниләр китергән?" / "Что нам осень принесла?" 18.10.2018
Балалар бакчасында "Көз безгә ниләр китергән?" темасына күргәзмәдә балалар әти-әниләре белән берлектә эшләп алып килгән эшләнмәләрен куйдылар.
-
Көзге бәйрәмнәр / Осенние праздники 17.10.2018
16-18 октябрь көннәрендә балалар бакчасында Көз бәйрәме иртәләре үткәрелә.
-
Осенняя ярмарка 17.10.2018
В детском саду ведется работа по обучению детей двум государственным языкам РТ. Осенний праздник для воспитанников подготовительной к школе группы был организован на русском языке. Дети вместе с воспитателем по обучению русскому языку Мансуровой Э.Р. праздновали "Осеннюю ярмарку".
Ярмарка! Ярмарка!
Озорная ярмарка!
Волшебству и чудесам
Нет ни края, ни конца!
-
"Лачын" боз сараена экскурсия / Экскурсия в Ледовый дворец 10.10.2018
Мәктәпкә әзерлек төркме балалары Актанышыбызның "Лачын" боз сараена экскурсиягә бардылар.
-
Укытучылар көне / День учителя 05.10.2018
Укытучылар көне уңаеннан, Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренә багышлап үткәрелгән бәйрәмдә балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гумерова Л.М. хезмәтендә югары нәтиҗәләре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без аны ихластан котлыйбыз, яңа үрләргә ирешүен телибез !
-
Халыкара өлкәннәр көне / У нас в гостях наши ветераны 03.10.2018
3 октябрь көнне балалар бакчасына озак еллар шушы бакчада хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез кунакка килде. Аларны Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәм белән котладылар.
-
Көз күчтәнәчләре / Что нам осень принесла? 01.10.2018
-
Бакчабызда алтын көз 25.09.2018
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак
Көзнең матур чаклары.
-
Балаларыбыз сәламәт булсын/ Растим детей здоровыми 04.09.2018
Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалаштыру бүгенге көндә актуаль һәм җитди бурычларның берсе. Мәктәпкәчә чор балаларның физик һәм психик сәламәтлегенә нигез салына торган мөһим вакыт. Балаларның сәламәтлеген ничек сакларга һәм ныгытырга? Сәламәт яшәү рәвешенең башлангыч күнекмәләрен ничек формалаштырырга? һәм һәр көз саен әти-әниләр алдында килеп баса торган сорау "Гриппка каршы прививка ясатыргамы?" Әлеге һәм башка сораулар буенча 3, 4, 5 сентябрь көннәрендә төркемнәрдә ата-аналар җыелышлары үткәрелә. Җыелышларда балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы Султанова Г.Ш. да чыгышлар ясый.