Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Букетлар күргәзмәсе / Выставка букетов 07.03.2019
7 март көнне Ә.Авзвлова исемендәге район мәдәният йортында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә карата бәйрәм үткәрелде. Элеге бәйрәмгә оештырылган букетлар сату - күргәзмәсендә башка район оешмалары белән бергә безнең балалар бакчасы да үз букетларын тәкъдим итте. Бакчабыз хезмәткәрләре әзерләгән "Витаминнар букеты", "Зефирлы ләззәт", "Баллы шатлык" букетлары бәйрәмдә катнашкан һәркемнең дә күңеленә хуш килгәндер.
-
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне / Международный женский день 06.03.2019
Балалар бакчасында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә карата бәйрәм иртәләре үткәрелә. Балалар әниләрен, дәү әниләрен, апаларны, кызларны бәйрәм белән котлыйлар.
-
"Созвездие - Йолдызлык" - 2019 02.03.2019
1 март көнне бакчабыз балалары район мәдәният йортында үткәрелгән "Созвездие - Йолдызлык" - 2019 республика яшьләр эстрада сәнгатенең XIX республика фестиваленең район этабының гала - концертында катнаштылар. Әлеге конкурста Шайхразыева А.И. "Хореография-cоло" номинациясендә I дәрәҗәдәге лауреат, Гараев Р.А. белән Хазиева Л.Р. "Конферанс" номинациясендә III дәрәҗәдәге дипломнарына лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы / Огород на подоконнике 28.02.2019
Үзеңнең тәрәзә төбендә беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк нәрсә юктыр мөгаен. Икенче кечкенәләр төркеме балалары да тәрбияче Габдрахманова Э.Р. җитәкчелегендә тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы ясадылар һәм анда суган, укроп, петрушка, борчак үстерәләр. "Сабырлык һәм тырышлык белән алынган белем, хәтер белән бирелгән белемгә караганда артыграк", дигән Л.Н.Толстой. Бүлмә шартларында үсемлекләрне карап үстерү эшчәнлеге барышында үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында балаларның күзаллаулары киңәя, танып-белү сәләтләре, күзәтүчәнлекләре үсә.
-
Ел тәрбиячесе - 2019 / Воспитатель года - 2019 25.02.2019
22 февраль көнне Актаныш технологик техникумының актлар залында мәгариф өлкәсендә үткәрелгән һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлау чарасы үткәрелде. Әлеге чарада безнең балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Мансурова Э.Р. да катнашты. Ул "Ел тәрбиячесе- 2019" бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне / День защитника Отечества 22.02.2019
21, 22 февраль көнне балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм иртәләре үткәрелде.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2019
21 февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000нче елдан ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә, ләкин һәркем өчен дөньядагы иң кәдерлесе - беренче сөйләшә башлаган ана теле. Икенче кечкенәләр төркеме балалары да тәрбияче Габдрахманова Э.Р. җитәкчелегендә бүген Туган тел көнен бәйрәм иттеләр, әлеге бәйрәмгә әтиләр дә чакырылган иде.
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
-
"Әтием - горурлыгым, әтиемнең һөнәре" / Профессии наших пап 20.02.2019
"Бала өчен ата иң кадерле, иң якын ир кеше", - дигән Сухомлинский. Әйе, янәшәләрендә көчле рухлы, кешелекле һәм сөйкемле әтиләре булганда, балалар үзләрен бәхетле тоялар. Уртанчылар төркемендә оештырылган "Әтием горурлыгым, әтиемнең һөнәре" темасына оештырылган күргәзмәгә дә балалар әти-әниләре белән бергә коллажлар әзерләделәр, үзләренең әтиләре, аларның һәнәрләре, башкарган хезмәтләре турында мәгълүмат тупладылар.
-
"Созвездие - Йолдызлык" - 2019 18.02.2019
18 февраль көнне район мәдәният йортында үткәрелгән "Созвездие - Йолдызлык"- 2019 республика яшьләр эстрада сәнгатенең XIX республика фестиваленең муниципаль сайлап алу турында безнең балалар бакчасы балалары да катнаштылар. Алар "Вокаль ансамбль", "Хореография-соло", "Вокал-соло", "Конферанс" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
-
"Ут белән сак булыйк!" /Будьте осторожны с огнем ! 15.02.2019
Хәзерге заманда тормышыбызны уттан башка куз алдына да китереп булмый: ул безгә һәркайда: өйдә һәм төрле оешмаларда, завод һәм фабрикаларда, шәһәр һәм авылларда кирәк. Ләкин утның куркыныч көч булуын, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерергә мөмкин, икәнен онытмаска иде! Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен балаларга кече яшьтән үк өйрәтү зарур. Балалар бакчасында әлеге белемнәрне балалар төрле әңгәмәләр, матур әдәбият, уеннар аша, төрле эшчәнлекләр һәм чаралар барышында үзләштерәләр. Мәктәпкә әзерлек төркемендә дә "Ут белән сак булыйк!" темасына эшчәнлек үткәрелде.