Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 119 воспитанников |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Мәдәният һәм ял паркына экскурсия / Экскурсия в парк 13.06.2018
Актанышыбызда матур ял итү урыннары елдан-ел күбәя... Икенче кечкенәләр төркеме балалары да Мәдәният һәм ял паркына сәяхәт иттеләр. Андагы фонтанны, чәчәклекләрне карадылар, скульптуралар белән таныштылар, балалар уен мәйданчыгында уйнадылар.
-
Бакчабызда капиталь төзекләндерү / Капитальный ремонт детского сада 09.06.2018
Бакчабызда капиталь төзекләндерү эшләре бара.
-
Педагоглар белемнәрен күтәрә / Педагоги повышают квалификацию 05.06.2018
Бакчабыз педагоглары даими рәвештә үзләренең белемнәрен күтәрү өстендә эшлиләр. Май аенда тәрбиячеләр Ганиева Э.И., Шарипова Э.Р., Ибнеева Р.Р. "Электронное образование в Республике Татарстан" порталы аша үзләре сайлап язылган темалар буенча Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә үткәрелгән белем күтәрү курсларында укып кайттылар.
-
Бакчабызда өмә / Субботник в детском саду 03.06.2018
Балалар бакчасына капиталь төзекләндерү үткәрелү сәбәпле, бакча бинасының эчендәге җиһазларны чыгару өчен 2 июнь көнне бакчабызда зур өмә үткәрелде. Өмәдә катнашкан һәм ярдәм иткән барлык әти-әниләргә, бакчабыз коллективы хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Капиталь төзекләндерү / Капитальный ремонт 01.06.2018
В связи с проведением капитального ремонта нашего детского сада, согласно Постановлению Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ - ПР-95 от 20.04.2018 года, с 1 июня по 31 июля 2018 г. временно приостанавливается деятельность всех групп детского сада. Группы временно распределеляются в другие детские сады с.Актаныш: МБДОУ №2, МБДОУ №5, МБДОУ №6, МБДОУ №7.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне / Международный день защиты детей 01.06.2018
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Балаларны яклау көне —
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.
-
"Актаныш басмалары"на экскурсия 30.05.2018
30 май көнне мәктәпкә әзерлек А һәм мәктәпкә әзерлек Б төркемнәре балалары "Актаныш басмалары" ял паркына сәяхәт иттеләр. Паркның төрле урыннарын карадылар, сулыкны күзәттеләр, парктагы балалар уен мәйданчыгында уйнадылар.
-
Бүләк янында 28.05.2018
28 май көнне мәктәпкә әзерлек А һәм Б төркемнәре балалары Бүләк урманына сәяхәт иттеләр. Тау өстеннән Аскы Актанышны, Иске Иделне карадылар, Сабантуй уеннарында катнаштылар.
-
Сау бул, бакчабыз! / До свидания, детский сад! 26.05.2018
25 май көнне мәктәпкә әзерлек Б төркеме балалары белән "Сау бул, бакчабыз!" бәйрәм кичәсе үтте.
Менә инде үсеп җиттек,
"Сау бул, бакчам!" - диябез.
Китап, дәфтәрләрне алып,
Без мәктәпкә китәбез.
Олы юлга безне хәзерләде,
Бала җанлы күркәм кешеләр.
Безенең истән чикайчан да чыкмас
Ана җанлы сабыр кешеләр.
-
Хуш, сөекле бакчабыз! / До свидания, наш любимый детский сад! 25.05.2018
24 май көнне мәктәпкә әзерлек А төркеме балалары белән "Хуш, сөекле бакчабыз!" бәйрәм кичәсе үтте.
Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Бакчадагы дуслар, апалар белән
Без бүген хушлашабыз.