Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Илһам чишмәсе" җиңүчеләре 21.02.2025

Татар милләтенең легендар җырчысы Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебез һәм шул чор җырчыларыбызның җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелүче "Илһам чишмәсе" бәйгесендә балаларыбыз актив катнашты. Гаянов Раяз белән Местакова Зәлия V төбәкара җыр бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар. Зурлар төркеменә йөрүче Вагизов Тәүфыйк остазлары Вагизова Алиса Фәндәс кызы һәм Гильфанова Зәйнәп Роберт кызы белән берлектә төшергән "Ай былбылым" анимацион фильмы беренче урын яулады. Аларны әлеге зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез!
-
Йолдызлык-2025 / Созвездие-2025 20.02.2025

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында балалар бакчалары арасында XXV эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале "Йолдызлык - 2025" гала концерты үтте. Әлеге бәйгедә бакчабыздан 32 бала төрле номинацияләрдә катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Эшлекле семинар 19.02.2025

Бүген бакчабыз "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыру" проекты белән Әгерҗе, Мөслим, Сарман районнарының мәктәпкәчә тәрбия вәкилләре алдында чыгыш ясады. Өлкән тәрбияче Лилия Фәрит кызы Хисматуллина балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәм эшчәнлеге аша балалар һәм ата-аналарда сәламәт яшәү рәвеше күнекмләрен формалаштыру юллары, әлеге юнзлешнең фәнни-методик нигезләре, педагогларның проект эшчәнлекләре белән таныштырды.
-
Ата-ана һәм бала - заманча тәрбия 19.02.2025

Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Сарман районнары Мәгариф идарәсе мәктәпкәчә тәрбия методистлары өчен узучы стажировка мәйданчыгы кысаларында бакчабыз психологы Альбина Рәшит кызы Ибрагимова "Ата-ана һәм бала - заманча тәрбия" исеме астында тренинг уздырды. Тренинг бүгенге гаджетлы заманда балалар тәрбияләүнең уңай һәм тискәре якларын ассызыклады.
-
Раязыбыз - җиңүче! 18.02.2025

Бүген мәркәзебез Казан шәһәрендә "Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гаянов Раяз мактаулы 3 урынга лаек булып, Г.Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Аны әлеге зур җиңүе белән тәбриклибез, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Әтием - Ватан сакчысы 17.02.2025

2025 ел Ватанны саклаучылар елы һәм якынлашып килүче 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан беренче кечккенәләр төркемендә Альбина Мөдәрисовна һәм Эльвира Валериевна "Әтием - Ватан сакчысы" бәйрәмен үткәрделәр. Әти - гаиләнең ныклы тоткасы, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын,көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. бала кечкенәдән үк әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә, үскәч тә алар кебек булырга тели. Бүгенге очрашуда балалар чын мәгънәсендә әтиләре белән горурланып утырдылар - әтиләр тапкырлыкта, җитезлектә, җыр-биюдә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдә дә сынатмадылар.
-
Россия чаңгы юллары - 2025 / Лыжня России - 2025 07.02.2025

"Россия чаңгы юллары - 2025" ярышында бакчабыз балалары бик теләп катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Мәктәпкәчә яшьтәге малайлар арасында Рахматуллин Гадел 1 урын, Нурлыев Алмаз 4 урын, кызлар арасында Бакирова Айсылу 1 урын, Хазиева Сафия 4 урын яуладылар. Гаиләләр эстафетасында призлы өчлекнең икенче баскычында Хазиевлар, ә өченче баскычында Бакировлар гаиләләре урын алды, аз гына аерма белән Рахматуллинннар гаиләсе 4 урында килде. Ярышта катнашкан балаларыбызны, әти-әниләребезне зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез!

-
"Мастер класс 2025" бәйгесе /Районный конкурс прфессионального мастерства 30.01.2025

Бүген бакчабызның югары категорияле тәрбиячесе Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы районкүләм үткәрелүче "Мастер класс 2025" һөнәри бәйгесендә "Төзи-төзи уйныйбыз..." темасы астында чыгыш ясады.
-
Йолдызлык-2025 / Созвездие-2025 28.01.2025

Бүген бакчабызда "Йолдызлык-2025" бәйгесенең район этабына сайлап алу туры үтте. "Вокал-соло", "Вокал ансамбль", "Нәфис сүз", "Конферанс", "Хореография" номинацияләрендә барлыгы 68 бала чыгыш ясады. Нәни йолдызчыкларыбызга киләчәктә дә уңышлар телләп калабыз.
-
Ленинград блокадасы өзелгән көн 27.01.2025

Бүген, 900 көн һәм төнгә сузылган Ленинград блокадасы өзелүгә 81 ел. Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград өчен барган аяусыз бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен 350 меңнән артык солдат һәм офицер орден-медальләр белән бүләкләнә, 40 мең тирәсе Татарстанлы яу кырында ятып кала.
27 января 1944 года стало знаменательной датой в истории России - советские войска полностью сняли блокаду Ленинграда. Город выстоял почти 900 дней и ночей, пережив постоянные обстрелы и нечеловеческие условия жизни. Команда молодежного центра "Яшьлек" для наших воспитанников провела мероприятие о блокадном хлебе, который стал символом выживания в Ленинграде во время Великой Отечественной войны.










