Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 104 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк 26.05.2026

Бакчабызга Лукойл гранты ярдәме кысаларында музей почмагы оештыру өчен мебельләр кайтты. 1 сентябьдә музей үзенең беренче кунакларын кабул итәр дип ышанабыз. Бүгенге көндә тәрбиячеләребез экспонатлар туплау, тематик альбомнар төзү белән шөгыльләнәләр.
-
Эко-квест: яшел эзләр 20.05.2026

Уен эшчәнлеген оештыру аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура һәм экологик грамоталылык тәрбияләү максатыннан үткәрелгән районкүләм экологик квеста бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме командасы мактаулы 3нче урынга лаек булды. Балаларны һзм тәрбиячеләре Гөлназ Расуловна һәм Зәйнәп Робертовнаны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Международный день семьи 15.05.2026

Сегодня в нашем детском саду прошли тематические мероприятия, посвященные Дню семьи. В этот день ребята с удовольствием рассказывали о своей семье, о любимых занятиях семьи. Дети принесли фотографии членов семьи и работали в тетрадях. Такие мероприятия, воспитывают у детей любовь и привязанность к своей семье, дому, уважительное отношение ко всем членам семьи.
Семья - это маленькая вселенная, в которой ребенок впервые учится чувствовать, доверять и мечтать. Это мир, где звучат слова поддержки, здесь любят, понимают и принимают без условий. -
Бөек җиңү көнен каршылап 08.05.2026

9 май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Сәяхәт башлана эш дәфтәрләрендә Тамыр батырның биремнәрен үтәп Мәңгелек утка кадәр сәяхәт кылдык. Оригами ысулы белән җир шарының тынычлык символы булган күгәрчен ясадык.
-
Радио көне 07.05.2026

Бүген, 7 майда, Радио көне — элемтә тармагы белән бәйле барлык кешеләрнең бәйрәме билгеләп үтелә!
Хезмәтләре дөньяны якынайта һәм аңлаешлырак иткән барлык белгечләрне: инженерларны, техникларны, радио алып баручыларны, журналистларны һәм элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләрне чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сезнең профессиональлегегез, эшкә тугрылыгыгыз һәм эфирда көн саен тудырган атмосферагыз өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, яңа иҗади уңышлар һәм кызыклы проектлар, тотрыклы сигнал һәм чиста эфир, иң кыю идеяләрне тормышка ашыру өчен илһам һәм энергия, рәхмәтле тыңлаучылар һәм тугры дуслар телибез. Элемтә ышанычлы булсын, яңалыклар яхшы гына булсын!
-
Язгы өмәләр дәвам итә 27.04.2026

Безнең балалар бакчасында язгы өмәләр дәвам итә. Тырма, себерке һәм яхшы кәеф белән коралланып, без яраткан бакчабыз территориясен тәртипкә китердек. Уртак эш барышында былтыргы яфраклар, вак чүп-чар җыелды. Һәркем әлеге эшкә үз өлешен кертте. Мондый чаралар тәртип сакларга гына ярдәм итеп калмый, коллективны да берләштерә. Без өмәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез.
-
Актанышта Тукай рухы яши 24.04.2026

Бүген мәдәният паркында Габдулла Тукай һәйкәле янында истәлекле чара узды. “Ромашка” һәм “Алтынчәч” балалар бакчалары нәниләре шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр — ихлас, җылы һәм бик тәэсирле! “Яңа Әлем” үрнәк курчак театры Тукай әкиятеннән өзек күрсәтеп, балаларны әкияти дөньяга алып керде. Чара ахырында Актаныш район мәдәният хезмәткәрләре һәм катнашучылар бергәләп Туган тел җырын башкардылар. Милли рух, туган телгә мәхәббәт һәм Габдулла Тукай мирасына хөрмәт — бүгенге очрашуның төп асылы булды.
-
Тукай әкиятләре эзеннән 23.04.2026

Кечкенәдән үк балаларны татар язучылары иҗаты белән таныштыру, аларда туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз. Шушы юнәлештә нәниләребез зур уңышларга иреште. Нигматуллина Таңсылу һәм Биккулов Камиль Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган республика конкурсында катнашып, Рәзилә Марсель кызы һәм Розалия Фазыл кызы җитәкчелегендә 1нче урыннарга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Бу җиңү аларның тырышлыгы, остазларының фидакарь хезмәте һәм татар әдәбиятына мәхәббәтенең нәтиҗәсе. Яңа казанышларга алып баручы юлыгыз уңышлы булсын!
-
"Гаилә хәзинәләре" фестиваль-конкурсы 16.04.2026

16 апрель көнне Түбән Кама шәһәренең 83нче "Умырзая" балалар бакчасында узган рәсәйкүләм "Гаилә хәзинәләре" гаилә фестиваль-конкурсында бакчабызның актив гаиләләренең берсе Ахметовлар катнашып "Халык биюләре" номинациясендә мактаулы 2нче урын яуладылар.
-
Троллейбусның туган көне 13.04.2026

13 апрель – Россия троллейбусының туган көне! Бу матур көндә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары гаҗәеп сәяхәткә – үткәннән киләчәккә юл алды. Балалар беренче троллейбусның нинди булганын белделәр. Ул үз заманына бик күркәм булган. Ишегалдындагы автобуска охшаса да, аның өстендә махсус «мыеклары» – штангалары булган. Троллейбус электр тогы белән йөргән, шуңа күрә ул билгеләнгән юлдан гына барган. Төркемдә «Троллейбусчы булыйк» дигән күңелле уен узды. Балалар пазллар җыйды: беренче троллейбустан алып хәзерге заман троллейбусларына кадәр аларның ничек үзгәрүен күреп, гаҗәпләнеп калдылар. Аннан соң төп эш башланды – Кюизенер таякчыклары белән конструкцияләү. Балалар төсле таякчыклардан троллейбуслар, юллар һәм хәтта троллейбус өчен «мыеклар» да ясады! Алар бергәләп уйлап, бергәләп эшләп, чын команда булдылар. «Күңел ачуда да, эштә дә – без бердәм!» – бу безнең мәктәпкә әзерлек төркеменең девизы.









