Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Ихлас"та кунакта 17.09.2024

Бүген уртанчылар төркеме белән балаларның эмоциональ хәлен тотрыкландыру, начар энергияне йоту, кул-бармак хәрәкәтләрен камилләштерү максатыннан "Ихлас" психологик үзәгенең сенсор бүлмәсендә шөгыльләндек.
-
Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көне 09.09.2024

8 сентябрь - Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә тематик әңгәмә узды. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклау буенча фактлар хәтта дөнья тарихында да юктыр. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
-
Бөтендөнья торналар көне 06.09.2024

Сентябрь аеның икенче якшәмбесендә Бөтендөнья торналар көне билгеләп үтелә. Балаларны торналар, аларның төрләре,кайда яшәүләре, нәрсә белән тукланулары белән таныштыру максатыннан әңгәмә оештырдык, рәсемгә карап хикәяләп сөйләү күнекмәләрен үстердек. Балаларның яраткан "Торналар һәм бакалар" уенын искә төшердек.
-
Белем бәйрәме 01.09.2024

1 сентябрь - Белем бәйрәме уңаеннан бакчабызда бик күңелле чара үтте. Әкият геройлары оештырган уен-биремнәр аша балалар Белем ачкычын эзләделәр, белем алуның мөһимлегенә тагын бер кат инандылар.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе 23.08.2024

Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә еллык эшкә нәтиҗәләр ясалып киләсе уку елына максат-бурычлар билгеләнде. Киңәшмәдә бакчабыз коллективы "Һөнәрләр илендә" темасы астында күргәзмәсе оештырып төзүче һөнәренең асылы белән таныштырдылар.
-
Физкультурниклар көне 09.08.2024

Август аеның икенче шимбәсендә Физкультурниклар көне билгеләп үтелә. Бу көн һөнәри спортчыларның гына түгел, физик культураны яраткан һәркемнең бәйрәме. Шул уңайдан Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда үткән йөгерү ярышында бакчабызда тәрбияләнүче нәниләребез дә актив катнашты. Зурлар төркеменнән Галимарданов Даниэль 3 урын, Нурлыев Алмаз мактаулы 1 урынга ия булдылар. Нәни спортчыларыбызны зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез!!!

-
Тәрбиячеләрнең август киңәшмәсе 08.08.2024

Бүген “Заманча мәктәпкәчә белем бирү: Федераль мәктәпкәчә белем бирү программасы шартларында тәрбия, белем бирү һәм үсеш эчтәлеген яңарту” темасы астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең август секцион киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2023-2024 уку елына йомгак ясап, яңа уку елына максат һәм бурычлар билгеләнде. Киңәшмәдә Хабибуллина Альбина Мөдәрис кызы эш тәҗрибәсеннән чыгып балаларда финанс грамоталылыгы тәрбияләү, өлкән тәрбияче Хисматуллина Лилия Фәрит кызы "Балалар бакчасы педагогларының көндәлек тәрбия белем бирү процессын планлаштыру" темасына чыгыш ясадылар.
-
Истәлекле очрашу 08.07.2024

8 июль көнне Актаныш "Ромашка" балалар бакчасында СВО дан ялга кайткан райондашыбыз Илгиз Хамис улы Шәйхразиев белән очрашу узды.Балалар белән аралашу вакытында үзенең хис кичерешләре белән бүлеште.Безнең илебезнең тынычлыгын яклап яу кырында сакта торучылар белән чиксез горурланабыз, исәнлек - саулык телибез.Тизрәк тынычлык урнашып Илгиз һәм аның иптәшләренең кабаттан өйләренә, якыннары янына әйләнеп кайтуларын көтәбез.
-
Нептун көне 05.07.2024

Җәй - балаларга бик күп яңа һәм кызыклы тәҗрибәләр алу, сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт. Бүген балалар бакчабызда җәйге су бәйрәме “Нептун көне” узды. Диңгез патшасы Нептун кунакка килеп, балаларга җәйнең эссе көнендә искиткеч бәйрәм бүләк итте . Балалар диңгезләр һәм океаннар патшасы Нептун белән бергә җырладылар, биеделәр. Бәйрәм барышында төрле уенныр уйнадылар.Тамаша балаларга бик ошады.
-
Гаилә бәхете - балада 04.07.2024

2024 ел - Гаилә елы уңаеннан бакчабызда чираттагы күңелле бәйрәм үтте. Гаиләләребез юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы биремнәр үтәп, зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар. Юл йөрү кагыйдәләрен янәдән искә төшерделәр. Җиңүче гаиләләребезне ЮХИДИ инспекторы Инсаф Фидаил улы Мингазов, пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова котлап кыйммәтле бүләкләр тапшырды.










