Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Җәлил укулары" VII Халыкара әдәби бәйгесенә әзерлек 08.11.2024

Балаларның сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксынуларын үстерү, шигьри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелүче "Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйгесенең балалар бакчасы этабын үткәрдек. Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләп 52 бала бәйгедә көч сынашты. Аларның иң-иңнәре зона этабында катнашу хокукы алды. Нәни шигырь сөюче дусларыбызга бәйгенең алдагы этапларында да уңышлар теләп калабыз.
-
Бердәмлектә көч!!! 05.11.2024

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырды, икенчедән, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Бакчабызда әлеге истәлекле көн уңаеннан "Дуслык белән көчле без!" күңел ачу чарасы үтте.
-
Балалар бакчалары мөдирләренең район методик берләшмә утырышы 30.10.2024

Бүген бакчабызда "Федераль белем бирү программасына нигезләнеп тәрбия һәм белем бирүнең эчтәлеген яңарту" темасы астында балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләренең район методик берләшмә утырышы үтте. Җитәкче-педагоглар 2кечкенәләр төркемендә Галимарданова Г.Р., уртанчыларда Лотфуллина Л.Г., зурларда Гыйльфанова З.Р., мәктәпкә әзерлек төркемендә Сабирова Р.Р. үткәргән эшчәнлекләр аша ФББП кергәннән соң булган үзгәрешләрне анализладылар. Тәрбия һәм белем бирүдә уку елы башыннан булган үзгәрешләрне, яңалыкларны өйрәнделәр.
-
Халыкара пешекчеләр көне 20.10.2024

20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне! Әлеге бәйрәм уңаеннан бакчабыз пешекчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.
Котлыйбыз бүген сезне
сау-сәламәт булыгыз!!!
Ризык белән балаларны
Сөендереп торыгыз!!!
-
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне 14.10.2024

Үткән ял көнендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге көн – үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган бәйрәм. Авыл хезмәтчәннәренең югары һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, энтузиазм һәм хезмәт сөю кебек сыйфатлары куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бәйрәм уңаеннан районыбызда авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган урта һөнәри белем бирүче уку йортына балаларыбыз максатчан экскурсия оештырдылар - басу-кырларда хезмәт куючы һөнәр ияләре, авыл хуҗалыгы техникалары белән таныштылар. Киләчәктә нәниләребез туган җирләрен яратучы, җирдә хезмәт куючы патриотлар булып үсәрләр дигән теләктә калабыз.
-
Бөтендөнья почта көне / Всемирный день почты 10.10.2024

1984нче елның 9 октябрендә Бөтендөнья почта оешмасы төзелә һәм бу көнне почта көне итеп бәйрәм итү хакында карар кабул ителә. Мәгълүмат, аралашу чарасы булып барыбызның эшендә, тормышында интернет, компьютер, кәрәзле телефон хакимлек итә башласа да, халкыбыз гадәти почта хезмәтеннән башка яши алмый әле. 150 еллык тарихы булган почта хезмәтләре хәзерге буынга, киләчәк заманга яраклашып аның төрләре арта, кызыклыракка әйләнә. Почта хезмәте аша халкыбыз газета-журнал, хат, посылка, бандероль, телеграмма ала яки җибәрә, түләү счетлары алып газга, электр энергиясенә, телефонга, коммуналь хезмәт түләүләрен башкара. Шулай ук пенсияләр, пособие, субсидияләрнең барысы да диярлек почта бүлеге, почтальоннар аша башкарыла. Шул уңайдан балалар белән район үзәгендә урнашкан почта бүлегенә сәяхәт кылып, почтальоннарның эшчәнлеге белән танышып кайттык.
-
Шигырь бәйрәме /Вечер стихов 09.10.2024

Гаилә елы уңаеннан район үзәк китапханәсе "Бәллүр каләм" проекты кысаларында "Гаилә турында шигырьләр" бәйрәме уздырды. Әлеге бәйгедә бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гаянов Раяз мактаулы 3 урынга лаек булды. Раязны, тәрбиячесе Рәзинә Рәфил кызын җиңүләре белән тәбриклибез, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Сегодня в молодежном центре "Яшьлек" прошел замечательный праздник "Стихи о семье", организованный в рамках проекта "Хрустальное перо", который реализует Актанышская районная библиотека. Наш воспитанник Гаянов Раяз занял 3 место. Поздравляем Раяза, его воспитателя Разину Рафиловну с победой, желаем дальнейших успехов.
-
Өлкәннәр көне / День пожилых людей 04.10.2024

Октябрь ае - бәйрәмнәргә мул ай. Беренче көннән үк өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелә - тематик очрашулар, әңгәмәләр, әит-бабайларыбыз, дәү әни, дәү әтиләребезнең кул эшләреннән күргәзмәләр эшләнә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакчабызда эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне котлап бәйрәм чарасы үткәрделәр. Өлкәннәребез яшь вакытларын искә төшереп балалар белән бергәләп уйнадылар, җырладылар, кыскасы, бик күңелле ял иттеләр.
-
Эшлекле семинар 26.09.2024

Бүген бакчабызда "Балалар бакчасында физик үсеш өлкәсе буенча белем бирү эшчәнлеген планлаштыру һәм оештыру" темасы астында семинар практикум үтте. Район тәрбиячеләренә, физик тәрбия инструкторларына бакчабызның физик тәрбия инструкторы Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы иртәнге гимнастика комплексы һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге тәкъдим итте. Район тәрбиячеләре Федераль белем бирү программасы нигезендә шөгыльләрне методик яктан дөрес оештыру буенча фикер алыштылар, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Россия күләм йөгерү көне 20.09.2024

Бүген район күләмендә "Кросс - 2024" Россиякүләм йөгерү көне үтте. Бакчабызның нәни спортчылары әлеге бәйгедә үз көчләрен сынадылыр һәм матур җиңүләр яуладылыр. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Низамова Әминә 1 урын, Маликов Рамазан 2 урын, Галиуллина Айзилә 3 урын, Гаилә эстафетасында 2 кечкенәләр төркеменнән Хаҗиевлар гаиләсе ! урын яуладылар. Аларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!!!










