Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Йомгаклау эшчәнлекләре 22.04.2025

Уку елы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап төркемнәрдә йомгаклау занятиеләре үтә. Беренче кечкенәләребез сөйләм үсеше белем бирү өлкәсе буенча "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Синең гамәлләрең 21.04.2025

«ЭКОяз» бәйгесенең яңа атнасын башлап җибәрәбез. Бу атна «Синең гамәлләрең» исеме астында үтә. Атна дәвамында без без җәмәгать урыннарын, ишегалларын, аллеяларны һәм һәйкәлләр янындагы территорияләрне тәртипкә китерергә тырышырбыз. Әти-әниләрне дә әлеге чарада актив катнашырга чакырбыз!
-
#эковесна бәйгесе дәвам итә 18.04.2025

"Җир шарына бакча бүләк итик" акциясе кысаларында зурлар төркеме ылыслы һәм яфраклы агачларның үзлекләре, охшаш һәм аермалы яклары турында белемнәрен камилләштерделәр.
-
Тәҗрибә уртаклашабыз 17.04.2025

Бүген бакчабыз тәрбиячеләре Ибрагимова Альбина Рәшит кызы, Хузина Розалия Фазыл кызы, өлкән тәрбияче Хисматуллина Лилия Фәрит кызы Яңа Әлем балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның диалогик сөйләмен үстерү чарасы буларак театральләштерелгән эшчәнлек" темасы астында узган тәрбиячеләрнең район методик берләшмә утырышында катнашып, тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап... 16.04.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә чираттагы күңелле очрашу Актаныш үзәкләштерелгән китапханәдә үтте. Бер төркем педагогларыбыз биредә уздырылган мастер класста катнашып матур брошь ясарга өйрәнедләр
-
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе 15.04.2025

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары #окнапобеды #җиңүтәрәзәләре акциясенә кушылды.
-
Җир шарына бакча бүләк итик 14.04.2025

«ЭКОяз» бәйгесен дәвам итәбез! Конкурсның өченче атнасы «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Бу атналык кысаларында без территорияләрне яшелләндерү белән шөгыльләнергә тәкъдим итәбез. Катнашучыларга Җиңү паркларында, Дан аллеясында, ишегалларында һәм башка җәмәгать урыннарында агачлар һәм куаклар утыртырга киңәш итәбез.
-
Җиңү тәрәзәләре 10.04.2025

#окнапобеды #җиңүтәрәзәләре акциясенә балаларыбыз да бик теләп кушылалар
-
Калдыкларны аерым җыябыз 08.04.2025

#эковесна бәйгесенең икенче атнасы башланып китте - ул калдыкларны аерым җыюга багышлана. Әти-әниләребез дә бик теләп әлеге акциягә кушылдылар.
-
Бөтендөнья мультфильм көне 06.04.2025

6 апрель - Бөтендөнья мультфильм көне.
Мультфильмнраны балалар гына түгел өлкәннәр дә бик ярата. Кинотеатрда яки телевизор экранындамы әһәмияте юк – безнең алда гаҗәеп әкияти дөнья җанлана. Биредә яраткан балалар китаплары геройлары – түбәдә яшәүче Шаян Карлсон, шаян аю баласы Винни-Пух, яхшы күңелле һәм бераз моңсу Крокодил Гена, сөйкемле Кар Кызы яши. Рәсемле һәм курчак персонажлары үзләрен бөтенләй тере кебек тоталар - алар шатланалар, кайвакыт елыйлар - иң ышанмаслык могҗизалар эшлиләр. Россиядә Бөтендөнья мультфильмнар көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Бүген Бөтендөнья мультфильм көнендә балалар белән тагын бер кабат мультфильм төшерү серләрен искә төшердек. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар төшергән анимацион фильмнар карадык.https://vk.com/wall-211642749_793










