Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Яңа ел могҗизасы" 10.01.2025

Районкүләм үткәрелгән "Яңа ел могҗизасы" бәйгесендә катнашып призлы урыннар яулаган Местаковлар, Аглямовлар, Магфурзяновлар, Галимовлар, Анваровлар гаиләләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәк бәйгеләрдә дә матур эшләр белән катнашуларын көтеп калабыз.
От всей души поздравляем и благодарим семьи Местаковых, Аглямовых, Магфурзяновых, Галимовых, Анваровых, занявших призовые места в районном конкурсе "Новогодние чудеса". Мы с нетерпением ждем участия в предстоящих конкурсах.
-
"Ел тәрбиячесе" һөнәри бәйгесе 20.12.2024

Бүген Актаныш катнаш төрдәге 6нчы балалар бакчасында республикакүләм "Ел тәрбиячесе" бәйгесенең район этабы үтте. Әлеге һөнәри бәйгедә бакчабыз данын мәктәпкә әзерлек төркеменең беренче квалификацион категорияле тәрбиячесе Сабирова Рәзинә Рафил кызы яклады. Балалалар белән белем бирү эшчәнлеге, үзанализ һәм тәрбияви чаралар үткәреп 16 педагог арасында көчен сынады.
-
"Гаилә белән юлда" / "По дороге всей семьей" 13.12.2024

Бүген "Умырзая" балалар бакчасында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен арттыру һәм камилләштерү максатыннан уздырылган "Гаилә белән юлда" бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында бакчабыздан Хисматуллинар гаиләсе дә бар - алар "Яктылык кайтаручы мода" номинациясендә 3 урын яуладылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
"Ел тәрбиячесе" һөнәри бәйгесенең сайлап алу этабы 13.12.2024

Бүген база балалар бакчалары арсында "Ел тәрбиячесе" һөнәри бәйгесенең район этабына сайлап алу туры үтте. Бәйгедә Әҗәкүл балалар бакчасыннан Гөлназ Ринат кызы,Куян балалар бакчасыннан Эльвира Васим кызы, Уразай балалар бакчасыннан Дания Әскатъ кызы һәм үзебезнең бакча тәрбиячеләре көч сынашты. Балалар бик кызыклы һәм файдалы тәҗрибәләр үткәрделәр, экологик белемнәрне тулыландырдылар һәм рус телен камилләштерделәр. Һөнәри бәйгенең әлеге өлешен уңышлы үткән педагогларыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез!!!
-
Әти-әниләр белән хезмәттәшлек 27.11.2024

Балалр бакчасында тәрбия һәм белем бирү эшен әти-әниләрдән башка күз алдына китереп булмый. Тәрбия бирүнең нәтиҗәле булуы – әлбәттә, балалар бакчасының әти-әниләр берлектә эш алып барылуында. Балаларны тәрбияләүдә төп җаваплылык әти-әни өстендә, ә без – тәрбиячеләр тәрбия эшчәнлегендә булышырга, якларга, юнәлеш бирергә тиешбез. Шуларны истә тотып, бакчабызда әти-әниләр һәм балалар белән күмәк эш алып баруга өстенлек бирелә. Әлеге максатларны күз алдында тотып бүген зурлар төркеме әти-әниләренә ачык шөгыльләр күрсәттек.
-
Бас гармун телләренә... 25.11.2024

Таңнарда гармун уйнадың
Тирә-як тынып калды.
Гармун моңына тирбәлеп
Гөлләрдән чыклар тамды.
Бүген Россия күләм Гармунчылар көнен билгеләп үтелә. Күңелләргә чиртеп өздереп уйнаучылар елдан ел кими бара. Әмма бакчабызның музыка җитәкчесе, оста гармунчыбыз Хәнис Хәмзәнур улы балаларыбызда кечкенәдән үк музыка уен коралларына мәхәббәт тәрбияләүгә зур урын бирә.
-
Хисапчыларны котлыйбыз!!! 21.11.2024

Бүген Хисапчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан бакчабызның зурлар төркеме үзәк бухгалтерия хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап кайттылар. "Безнең бакчада акча әйләнеше сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә туплана һәм көйләнә. Сез бакчабыз хезмәткәрләренә, яраткан тәрбияче апаларыбызга бер тоткарлыкларсыз хезмәт хакы түләргә, исәп-хисап эшләрен башкарырга мөмкинлек тудырасыз. Хезмәтегез сездән зур төгәллек һәм аралашу осталыгы таләп итә. Шуңа да сезгә ихтирамыбыз һәм ышанычыбыз зурдан. Киләчәктә дә, үз хезмәтегезгә тугры калырга, алга куелган бурычларны намус белән үтәргә язсын", дип үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Хушыгыз, кошкайлар! 12.11.2024

Кыш хәбәрен ишеттереп,
Кырыс җил исеп китте.
Язга кадәр саубуллашып
Кошлар да күчеп китте.
Балаларда табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү, көзге табигать һәм кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, бәйрәм рухы тудыру максатыннан уртанчылар төркеме балалары "Хушыгыз, кошкайлар!" бәйрәм иртәсен тәкъдим иттеләр. Матур шигырьләр, күңелле җырлар белән беррәттән балаларның җитезлекләрен, игътибарлылыкларын сынау максатыннан хәрәкәтле уеннар, кышлаучы һәм күчмә кошларны тануга юнәлдерелгән интерактив уеннар бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрде.
-
Бакчабызда оригами көне 11.11.2024

11 ноябрь - Бөдендөнья оригами көне буларак билгеләп үтелә.
Классик оригами бер квадрат кәгазь битеннән кайчы кулланмыйча гына төзелә. Япониядә оригами өчен гадәттә "васи" дип аталган югары сыйфатлы традицион кәгазь кулланалар, ләкин катлаулы булмаган модельләр өчен иң гади кәгазь туры киләчәк. Оригами көне-кәгазьдән матур фигуралар җыю өчен иң яхшы көн. Менә безнең балалар да оригами ысулы кулланып төрле сыннар ясадылар: Балык, чәчәк, кош, мәче, куян, аю, төлке, бака, тычкан, эт һ. б. Шакмаклы кәгазь кисәге бөкләү бармакларының җитезлеген, вак моториканы үстерүгә иң яхшы шөгыль.
-
Полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! 11.11.2024

10 ноябрь - Россия Федарциясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Көндез һәм төнлә хокук тәртибен саклаучы, яшәүчеләрнең законлы мәнфәгатьләрен яклаучы, җәмгыятьнең яхшы социаль хәлен һәм кәефен булдыручы батыр йөрәкле полиция хезмәткәрләрен мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һөнәри бәйрәмнәре белән котлап кайттылар!!!










