Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 104 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Әниләр бәйрәме 24.11.2025

Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә бик матур бәйрәм – Әниләр бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан балалар бакчасында «Әниләрне зурлыйбыз» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
-
Нәни химиклар 21.11.2025

Россиякүләм үткәрелгән «Д.И. Менделеев эзләреннән» бәйгесендә катнашып мәктәпкә әзерлек төркеменнән Маннанов Алмаз «Профессия химик» номинациясендә макет эшләгән өчен 2 нче дәрәҗә, Мухаметдинова Радмила «Химия турында бала теленнән» видеоролигы белән 3 нче дәрәҗә, Вагизов Тауфик «Нахимичим» темасына плакат ясап 2 нче дәрәҗә дипломга ия булдылар. Җитәкчеләре Розалия Фазыловна һәм катнашучы балаларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Милли бизәкләр 05.11.2025

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиядә яшәүче халыкларның милли киемнәре белән таныштык. Татар, рус, удмурт, мари, башкорт, чуваш бизәкләрен ныгытык, "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендә милли келәмнәрне бизәдек.
-
Халыклар бердәмлеге көне 05.11.2025

Россия – күп милләтле ил. Татарлар, руслар, башкортлар, марилар һәм башка халыклар тату яши. Һәр милләтнең үз теле, гореф-гадәтләре бар. Ләкин безне берләштергән уртак Ватан – Россия. Без дә бакчабызда Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм 1612 елда халык ополчениесе илне дошманнардан азат иткән көн. Нәкъ безнең балалар бакчасында да бу көнне “Дуслык агачы” ясадык. Без аны зур ак ватманга төшердек. Тамырлары – уртак тарих, ботаклары – төрле милләт вәкилләре, яфраклары – дуслык. Агачны ясаганда, без шундый уйга килдек: кешеләр төрле телдә сөйләшсәләр дә, дуслык агачы бер генә. Аны саклау өчен, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк. Халык бердәмлеге көне – күңелләрне берләштерүче якты көн. Дуслык агачыбыз мәңге яшел булсын!
-
Транспорт төрләре белән танышу 31.10.2025

Буген балалар белән бик матур һәм үзенчәлекле күргәзмәдә булдык. Актаныш технология техникумының 50 еллык юбилее уңаеннан район мәдәният йорты янында авыл хуҗалыгы техникалары күргәзмәсе оештырылды. Бүгенге электронлаштыру заманында тормышны техникалардан башка күз алдына китереп булмый. Әлеге күргәзмәдә техникум студентлары үзләренең остазлары белән берлектә төзегән уникль техникалар да бар иде.
-
"Ихлас"та кунакта 27.10.2025

"Ихлас" психологик үзәгендә шөгыльләребез дәвам итә. Бүген зурлар төркеме балалары белән чираттагы тематик эшчәнлектә булып кайттык.
-
Хөрмәтебез сезгә, Өлкәннәр! 02.10.2025

Бүген бакчабызда Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан бик матур, җылы очрашу үтте. Озак еллар намуслы хезмәт куеп бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәребез бакчабызга кунакка килделәр.
Бер күрешү - үзе бер бәйрәм, дип,
Күрештегез бүген биредә.
Ходай насыйп итте бәйрәм көнне
Җыелышып монда килергә.
Таныш сукмак, таныш урамнардан,
Салмак кына атлап, җай гына.
Өлкән буын килә, әйтерсең лә,
Яшьлегенә кайта аз гына...
-
Тәрбиячеләребезне котлыйбыз 29.09.2025

Бүген бакчабызга Актаныш 1нче урта мәктәбе "Алдынгылар" хәрәкәте активистлары һәм башлангыч сыйныф укучылары килде. Алар яртакан тәрбиячеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Хәйриячелек көне / День благотворительности 24.09.2025

Профсоюз атналыгы кысаларында үткәрелүче "Хәйриячелек көнендә" махсус хәрби операциядә булган батыр егеләребезгә гуманитар ярдәм җыйдык.
«День Благотворительности с профсоюзом» - организовали сбор гуманитарной помощи участникам СВО.
-
Профсоюз атналыгы /Профсоюзная недля 22.09.2025

24 сентябрь - Татарстан Республикасы Профсоюз оешмалары туган көне уңаеннан бакчабызда Профсоюз атналыгына старт бирелде. Бакчабыз профсоюз җитәкчесе Сирина Рифкатовна коллективны яңалыклар һәм атналык планы белән таныштырды.
В связи с Днем профсоюзов Республики Татарстан (24 сентября) Татарстанская республиканская организация Общероссийского Профсоюза образования по традиции объявила акцию «Профсоюзная неделя» с 22 по 28 сентября 2025г. Цель акции — широкое информирование о деятельности Общероссийского Профсоюза образования, формирования положительного имиджа организации, вовлечение работников в активную общественную деятельность. В преддверии Дня профсоюзов РТ профсоюзный комитет МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского района Республики Татарстан с 22 по 28 сентября провёл Профсоюзную неделю.









