Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Җиңү җырлары 03.04.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә район күләмендә күп чаралар үтә. Бакчабыз коллективы әлеге чаралардан читтә калмый, бүген хезмәткәрләребез "Җиңү җырлары" акциясенә кушылып үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2025

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркемие балалары Актаныш үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Балалар китабы көне 2 апрельдә танылган балалар язучысы Г.Х.Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелгәнлеген белделәр. Авторның китаплары, әсәрләре белән танышып, интерактив уеннар аша ныгытып та бардылар. Китаханәдә үткән әлеге очрашу балалар өчен файдалы булды.
-
Халыкара Кошлар көне 01.04.2025

1 апрель Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көндә уртанчылар төркеме җылы яктан туган якларына кайтучы кошларны каршы алып күңел ачу үткәрде. Балалар күчмә һәм кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыттылар, аларның матур сайрауларын тыңлап тавышларыннан танырга өйрәнделәр, кошларның табигатькә булган файдасы турында сөйләштеләр, матур җырлар җырлап табышмаклар әйтештеләр.
-
Нәүрүз бәйрәме! 28.03.2025

Бакчабыз балалары язгы көн һәм төн тигезләшкән көнне көтеп алалар, чөнки бу вакытта Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Үзенең җылы нурлары, назлы җилләре аша Яз кызы табигатьне кышкы йокысыннан уята. Әмма Кыш бабайның да җиңел генә бирешәсе, хакимлеген Язга калдырып китәсе килми - төрле биремнәр аша Яз кызын җиңәргә тели. Әмма табигать кануннарына буйсынмый булмый - идарә итүне Яз хөкеменә тапшырып китәр вакыт җитте. Киләсе елда да Кыш бабабызны яңа карлары, салкыннары белән килүен көтеп калабыз!
-
Халыкара Театр көне 27.03.2025

Бүген халыкара театр көнендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Урманда янгын" театры күрсәтеп бакчабыз балаларын бәйрәм белән котлады.
-
Сөйкемле бала 27.03.2025

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен ачу, милли үзаң һәм патриотик хисләр тәрбияләү, татар милли мәдәниятенә тарту, һәм традицияләрне саклау максатыннан 27 март көнне Түбән Кама шәһәрендә "Сөйкемле бала" интеллектуаль-иҗади бәйгесе үтте. Быел ул рәсәйкүләмендә уздырылып тагын та күбрәк бала җыйды. Тирә-күрше төбәкләрдә, чиктәш республикаларда, туган телебезне сөюче милли җанлы балалар булуы бик сөендерә! Сайлап алу турында барлыгы 81 баланың видеоязмасы каралып, финал өлешенә 16 бала чакырылды. Казан, Яр Чаллы, Түбәк Кама шәһәрләренннән һәм Балык Бистәсе, Саба районыннан килгән балалар арасында Актаныш гомуми үсеш бирүче 2 балалар бакчасыннан Низамова Әминә дә бар иде. Барлык балалар да искиткеч югары дәрәҗәдә әзерләнеп, жюри тарафыннан гадел бәяләнде! Барлык биремнәрне үтәп, балларны санаганнан соң Әминәбез мактаулы 2 нче урынга лаек дип табылды. Низамовлар гаиләсен әлеге зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез! Киләчәктә дә иҗат чишмәгез саекмасын, һәр эшегез югары нәтиҗәләргә ия булсын!
-
Язгы көн-төн тигезләшкән көн 20.03.2025

Бүген табигатьнең серле матур көне - көн һәм төн тигезләшкән вакыт. Елга ике тапкыр кабатлана торган мондый көн турында балалар белән тематик әңгәмәләр үткәрелде. Агымдагы елның 21нче июненә кадәр көннең якты вакыты арта баруын балалар күзәтеп барырга сүз бирделәр.
-
Халыкара чыпчыклар көне 20.03.2025

20 март – Бөтендөнья Чыпчыклар көне. Бу көн 2010 елда Бөекбритания һәм Һиндстан орнитологлары тарафыннан кечкенә һәм шат күңелле йорт чыпчыкларына игътибар җәлеп итү максатыннан оештырылган. Без дә балалар белән бу көннән чттә калмадык. Чыпчыклар турында белемнәребезне ныгыттык. Кечкенә нәни дусларыбызны якларга, сакларга кирәклеге турында сөйләштек.
-
Ромашка сулышы 14.03.2025

Бакчабыз тормышын, балалар һәм педагоглар эшчәнлеген яктыртучы "Ромашка сулышы" газетасының март ае саны дөнья күрде. Ата-аналар өчен махсус басма белән тулырак сылтама аша кереп таныша аласыз. https://edu.tatar.ru/aktanysh/dou2/read-news/3813408
-
Чәчәкләр үстерәбез 13.03.2025

Табигать календаре буенча 12 март - чәчәкләр утырту көне. Шул уңайдан бакчабызда тематик әңгәмәләр үтте. Җәй айларында бакчабыз территориясендә үсүче чәчәкләрне искә төшердек, дидактик, интерактив уеннар аша төрләрен, исемнәрен ныгыттык. Яз көне түтәлләргә утырту өчен үсентеләр утырттык, орлыклар чәчектек.










