Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
"Сабантуй" 31.05.2021

"Ромашка"да бүген Сабантуй бәйрәме гөрләде!!!
-
Чыгарылыш-2021/Выпускной-2021 28.05.2021

"Ромашка балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә бүген чыгарылыш кичәсе! Сизелми дә үткән бакча еллары......Әнә нинди зур егетләр, кызлар инде сез! Алда сезне күңелле, уңышлы, хәвеф хәтәрсез мәктәп еллары, мәктәп юллары көтеп торсын, "Ромашка" да узган балачагыгыз якты хатирә булып күңелегездә саклансын!!!
-
Татар кызы Татар егете - 2021 21.05.2021

Актаныш "Ромашка" балалар бакчасында "Татар кызы Татар егете- 2021" бәйгесе булып үтте. Бәйгедә зурлар төркеменнән: Исламова Зәринә, Гаянова Азалия, Макарова Самира, Хафизов Рамазан, Локманов Нуриман, Миннахметов Нияз катнаштылар. Чара - визитка ( үз-үзең белән таныштыру), Мин булдырам... ( бала үзенең яраткан һөнәрен күрсәтергә тиеш), Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтү (Сабантуй, Каз өмәсе, Нәүрүз, карга боткасы, һ.б.) Балаларның чыгышы тамашачыларга бик ошады, барлык катнашучылар грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Афәрин, балалар!
-
Cертотмас үрдәк / Болтливая утка 23.04.2021

Ромашка балалар бакчасының зурлар төркеме Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерде. Кечкенә артистларыбызга уңышлар юлдаш булсын, афәрин!
-
Театр илендә / В мире театра 22.04.2021

Театр атналыгында уртанчы А төркеме "Бүләк кемгә?" татар халык әкиятен сәхнәләштерде.Балалар чын күңелдән бирелеп уйнап, әкиятнең эчтәлеген тамашачыга җиткерә алдылар. Тамашачы артистларга алкышлар бүләк иттеләр.
-
Театр-тылсымлы дөнья\Театр-волшебный мир. 21.04.2021

Безнең балалар бакчасында "Театр атналыгы" старт алды. Тематик атнаны үткәрүнең төп максаты-театр чаралары аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Шуның кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар халкының "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар үз рольләрен бик оста башкардылар. Ә тамашачылар кечкенә артистларның тырышлыкларын көчле алкышлар белән бәяләделәр.
-
"Салават күпере"\"Салават күпере" 16.04.2021

Без төркемебез белән "Салават күпере", "Сабантуй" журналларын карарга, укырга бик яратабыз. Журнал битләрендә күренекле татар балалар язучылары әсәрләре, халык әкиятләре, әйләнә-тирә дөнья хәлләре, мәшһүр шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар даими басылып килә. Аерым татар балалар язучысы яки шагыйренә багышланган махсус саннарны зур шатлык белән каршы алдык. «Салават күпере» журналының һәр санында кызыклы кул эшләре, буягычлар, ябыштыргычлар, сюрпризлар һәм бәйгеләр дә табарга мөмкин.
-
Янгын вакытында эвакуация буенча өйрәнүләр /Тренировки по эвакуации при пожаре 15.04.2021

Балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү буенча эвакуация уздырылды.
Балалар тиз генә киенергә, махсус баскычтан төшәргә өйрәнделәр.
-
"Космик сәяхәт"\"Космическое путешествие" 12.04.2021

12 нче апрельдә бөтен ил космонавтика көнен билгеләп үтте. Без дә бу вакыйганы игътибарсыз калдырмадык. Балалар белән космос, танылган космонавтлар, Кояш системасы планеталары турында әңгәмәләр үткәрдек. Балалар рәсемнәр карадылар,табышмакларга җаваплар бирделәр, өстәл, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
"Бакчабызда шахмат түгәрәге"/ "Шахматный кружок в саду" 01.04.2021

Борынгы заманнардан ук киң таралган шахмат (акыл) уены зирәклек, исәпләү, уйлый белү сәләтеннән тыш, физик яктан чыдамлылык та таләп итә.Бу уен спорт, фән, сәнгать элементларын туплап, кешенең һәрьяклы үсешенә йогынты ясый. Ул максатчанлыкка, стратегия төзергә, җиңү өчен көрәшергә өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә. Шахматчы тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә тиеш. Үз чиратында әлеге сыйфатлар киләчәк тормышта, һөнәри эшчәнлектә файдалы булачак. Шахмат балаларның логик фикерләвен, математик осталыгын арттыра. Баланы мәктәпкәчә яшьтән үк шахматка өйрәтергә кирәк. Безнең бакчабызда да мәктәпкә әзерлек төркемендә шахмат түгәрәге эшләп килә.Нәни балаларны шахматка өйрәтүче Фәһим абыйлары.Ул шахмат уйнау кагыйдәләре белән таныштыра, аларны тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә, көндәшеңнең адымнарын күзәтеп барырга, ясаячак адымын алдан күрә белергә, игътибарлы булырга өйрәтә, балаларда сиземләү көчен арттыра. Балаларыбыз шахмат түгәрәгенә бик теләп, шатланып йөриләр!










