Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 126 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Балалар бакчасында юл кагыйдәләрен өйрәнү/ Изучение ПДД в детском саду 17.03.2021
Имин булсын юлларыбыз,
Ак юл телик һәркемгә.
Һәлакәткә юлыкмасын,
Җир йөзендә беркемдә.
Безнең бакчада һәрдаим юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар, төрле күңел ачу кичәләре, рәсем бәйгеләре үткәрелә. Бүген балаларны Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан 2 нче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде. Кунак итеп ЮХИДИ хезмәткәре Лена Фазлыева чакырулы иде, балалар белән әңгәмә оештырып, матур теләкләрен теләп, истәлекле бүләкләр таратты.
-
Суган утыртабыз\Посадка лука. 05.03.2021
Мәктәпкә әзерлек төркемендә инде икенче тапкыр суган уңышы җитеште. Балалар бергәләп утырттылыр, су сиптеләр, көн дә купмегә үскәнен күзәтеп тордылар. Витаминнарның кирәклеге яз көне бигрәк тә сизелә. Ә үз кулларың белән үстерелгәне бик тә тәмле. Балалар әлеге эшчәнлек вакытында нинди туфрак алырга, нинди эш кораллары кулланырга кирәклеген; үсү шартлары өчен: җылылык, яктылык, көн озынлыгының тәэсирен дә өйрәнәләр- алардан менә дигән ярдәмчеләр чыгачак.
-
Кадерле әниләребезне котладык!/ Поздравили дорогих мам! 04.03.2021
4 март көнне безнең балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркемендә 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әниләр һәм әбиләр өчен искиткеч концерт әзерләгәннәр: җырлар, биюләр, туганнарына, яраткан әниләренә һәм әбиләренә багышлап шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Гадәттәгечә, балалар үз куллары белән әниләргә һәм әбиләргә бүләкләр әзерләгәннәр иде. Бәйрәм, һичшиксез, балалар бакчасы тормышына язгы шатлык һәм бәхет атмосферасы алып килде.
-
Әни,әнием,син бердәнбер-яратканым һәм кадерлем\Мама, мамочка ты одна такая- любимая и родная. 03.03.2021
Бүген, 3 нче март көнне, чын бәйрәмне бераз ашыктырып, балалар бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме белән 8 нче март көнен билгеләп үттек. Балаларның иң кадерле кешеләренә үз куллары белән ясаган бүләкләре дә, аларга багышланган җыр, бию, шигырьләре дә инде әзер булганлыктан, алар бу көнне аеруча түземсезлек белән көтте. Бакчабызның музыка залы балалар сөйләгән шигырьләрдән яңгырап торды, алар күмәк җырлар белән аралашып бирелде, уеннар исә бәйрәмгә аеруча җанлылык өстәде.
-
«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале/ Республиканский детский кинофестиваль «Милли мультfest» 03.03.2021
Тәрбиячеләребез Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы һәм Ибрагимова Альбина Рәшит кызы «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале бәйгесендә “Могҗизчы Тәлти” мультфильмы белән зона этабында катнашып Сертификатка ия булдылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез!
Наши воспитатели Лутфуллина Лейсан Глусовна и Ибрагимова Альбина Рашитовна приняли участие в зональном этапе конкурса республиканского детского кинофестиваля «Милли мультfest» с мультфильмом “Могҗизчы Тәлти” и получили сертификаты. Желаем им и впредь больших успехов!
-
Зурлар төркеменең жиңүчеләре/ Победители конкурса "Ученый малыш" 02.03.2021
31 январь көнне булып узган "Ученый малыш" олимпиадасының нәтижәләре билгеле. Жиңүчеләре дип зурлар төркемененнән : Исламова Зәринә, Гайсин Ильдар, Шарифзянов Нияз, Гаянова Азалия, Миннахметов Нияз. Молодцы, балалар.
-
Уен викторина 01.03.2021
"Туган тел һәм халыклар бердәмлеге"елы уңаеннан район китапханәсе оештырган викторина бәйгедә "Ромашка" тәрбиячеләре актив катнашты. Төрле биремнәрдә үзләрен сынатмадылар, жиңү яуладылар. Афәрин, тәрбиячеләр!
-
Герой шагыйрь Муса Җәлил/Писатель фронтовик Муса Джалиль 15.02.2021
Бакчабызда фронтовик шагырь Муса Җәлилнең туган көнен искә алу чарасын уздырдык. Балаларга аның язмышын, кыскача биографиясе белән таныштырдык.Балалар өчен язган шигырьләрен укыдык, өйрәнгән шигырьләрне яттан сөйләдек.Балаларда кыюлык, батырлык сыйфатларын тәрбияләдек.
-
"Татарстан чаңгы юлы-2021"/"Лыжня Татарстана-2021" 13.02.2021
Бүген "Россия чаңгы юлы-2021" Бөтенроссия чаңгычы көне уңаеннан, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында "Татарстан чаңгы юлы-2021" массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бакчабызның хезмәткәрләре дә актив катнашты.
-
"Татарстан чаңгы юлы-2021"/ "Лыжня Татарстана-2021" 12.02.2021
Бүген бакчабызның балалары Магданова А., Кандимов А., Миннахметов Н., Гайсин И.,физик культура инспекторы Гайнуллина Г.Р. җитәкчелегендә "Чаңгы юлы-2021" Бөтенроссия чаңгычысы көне "Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында" "Татарстан чаңгы юлы-2021" чаңгы ярышында катнаштылар.Актив катнашучылар буларак грамоталарга ия булдылар. Котлыйбыз!