Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 126 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Cертотмас үрдәк / Болтливая утка 23.04.2021
Ромашка балалар бакчасының зурлар төркеме Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерде. Кечкенә артистларыбызга уңышлар юлдаш булсын, афәрин!
-
Театр илендә / В мире театра 22.04.2021
Театр атналыгында уртанчы А төркеме "Бүләк кемгә?" татар халык әкиятен сәхнәләштерде.Балалар чын күңелдән бирелеп уйнап, әкиятнең эчтәлеген тамашачыга җиткерә алдылар. Тамашачы артистларга алкышлар бүләк иттеләр.
-
Театр-тылсымлы дөнья\Театр-волшебный мир. 21.04.2021
Безнең балалар бакчасында "Театр атналыгы" старт алды. Тематик атнаны үткәрүнең төп максаты-театр чаралары аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Шуның кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар халкының "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар үз рольләрен бик оста башкардылар. Ә тамашачылар кечкенә артистларның тырышлыкларын көчле алкышлар белән бәяләделәр.
-
"Салават күпере"\"Салават күпере" 16.04.2021
Без төркемебез белән "Салават күпере", "Сабантуй" журналларын карарга, укырга бик яратабыз. Журнал битләрендә күренекле татар балалар язучылары әсәрләре, халык әкиятләре, әйләнә-тирә дөнья хәлләре, мәшһүр шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар даими басылып килә. Аерым татар балалар язучысы яки шагыйренә багышланган махсус саннарны зур шатлык белән каршы алдык. «Салават күпере» журналының һәр санында кызыклы кул эшләре, буягычлар, ябыштыргычлар, сюрпризлар һәм бәйгеләр дә табарга мөмкин.
-
Янгын вакытында эвакуация буенча өйрәнүләр /Тренировки по эвакуации при пожаре 15.04.2021
Балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү буенча эвакуация уздырылды.
Балалар тиз генә киенергә, махсус баскычтан төшәргә өйрәнделәр.
-
"Космик сәяхәт"\"Космическое путешествие" 12.04.2021
12 нче апрельдә бөтен ил космонавтика көнен билгеләп үтте. Без дә бу вакыйганы игътибарсыз калдырмадык. Балалар белән космос, танылган космонавтлар, Кояш системасы планеталары турында әңгәмәләр үткәрдек. Балалар рәсемнәр карадылар,табышмакларга җаваплар бирделәр, өстәл, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
"Бакчабызда шахмат түгәрәге"/ "Шахматный кружок в саду" 01.04.2021
Борынгы заманнардан ук киң таралган шахмат (акыл) уены зирәклек, исәпләү, уйлый белү сәләтеннән тыш, физик яктан чыдамлылык та таләп итә.Бу уен спорт, фән, сәнгать элементларын туплап, кешенең һәрьяклы үсешенә йогынты ясый. Ул максатчанлыкка, стратегия төзергә, җиңү өчен көрәшергә өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә. Шахматчы тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә тиеш. Үз чиратында әлеге сыйфатлар киләчәк тормышта, һөнәри эшчәнлектә файдалы булачак. Шахмат балаларның логик фикерләвен, математик осталыгын арттыра. Баланы мәктәпкәчә яшьтән үк шахматка өйрәтергә кирәк. Безнең бакчабызда да мәктәпкә әзерлек төркемендә шахмат түгәрәге эшләп килә.Нәни балаларны шахматка өйрәтүче Фәһим абыйлары.Ул шахмат уйнау кагыйдәләре белән таныштыра, аларны тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә, көндәшеңнең адымнарын күзәтеп барырга, ясаячак адымын алдан күрә белергә, игътибарлы булырга өйрәтә, балаларда сиземләү көчен арттыра. Балаларыбыз шахмат түгәрәгенә бик теләп, шатланып йөриләр!
-
Кошлар - безнең дуслар! / Птицы - наши друзья! 01.04.2021
Бакчабызда "Хуш киләсез, кошкайлар!" исемле бәйрәм иртәсе булып узды. Чара уртанчы А төркеме балалары белән кошларга карата шигырьләр, җырлар, уеннар, биюләр белән үрелеп барды.
Яратам кошларның
Җырларын - моңнарын.
Кошчыклар булмаса.
Ни яме дөньяның?
Яратам кошларның
Җырларын - моңнарын.
Алар битканатлы
Бизәге дөньяның.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! / Навруз - праздник весны 26.03.2021
Март ае – яз башы, бик матур ай…Бу ай озак заманалар буена яңа елның беренче ае булып йөргән, 21 нче март уздырыла торган Нәүрүз бәйрәме көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килгән.
Бу көнне авылларда, бигрәктә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә үтә дә якын итеп, сөенеп, сагынып каршы алалар Нәүрүз бәйрәмен. Шулай булмый сон? Кышкы салкыннардан, карлы бураннардан сон бигрәк сагындыра бит ул яз! Җылы кояш нурлары, язның үзенә генә хас ягымлылыгы зурларда яшәүгә көч, дәрт-дәрман, өмет чаткылары уятса, нәниләребез өчен урамда, саф һавада уеннар башлангычы.
2 нче санлы “Ромашка” балалар бакчасын да Нәүрүз бәйрәме урап узмады.24 март көнне Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы һәм Ибраһимова Альбина Рәшит кызы җитәкчелегендәге “Зурлар” төркеме балалары “Нәүрүз бәйрәме”н гөрләтте. Балалар кызыклы формада бәйрәмнең тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Аларның өйдән өйгә кереп, хуҗаларны яз белән котлап, барысына сәламәтлек теләп, сый-хөрмәт җыеп, Нәүрүз әйтеп йөрүе, искиткеч дәртле, язгы җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп баруы бик матур күренеш иде. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай белән театральләштерелгән тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Балалар өчен “Йомырка кабып йөгерү”, “Аркан тартышу”, “Таяк тарту” кебек милли уеннар һәм ярышлар оештырылды. Табышмакларга җавап бирү, сынамышлар әйтешү бәйрәмгә нур өстәде. Иң истә калган мизгел – Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең таяк тартышуы булгандыр. Уз вакытында Кыш бабайны зарыгып көткән балалар бу юлы бөтен көчләрен Нәүрүзбикәгә бирделәр, чөнки аның җиңүе бит ул, тиздән, бик тиздән карлар эреп бетеп, кошлар сайравы белән берлектә, дөньяның яшеллеккә, матурлыкка, хуш чәчәк исләренә төренүе дигән сүз бит!
-
Мәктәпкә экскурсия\Экскурсия в школу 23.03.2021
Без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән 23 нче март көнне Актаныш 1 нче санлы мәктәбенә экскурсиягә бардык. Безне анда бик җылы каршы алдылар. Укытучы апалар белән, мәктәп белән таныштык. Балаларга бик күңелле булды.