Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Киноуроки в школе 29.05.2025

Учащиеся 3-8 классов посмотрели фильм "Наследники Победы" из цикла "Киноуроки в школе". Ребята познакомились с историей ветерана ВОВ. Фильм понравился ребятам. После просмотра они обсуждали такие темы, как долг, честь, отвага, патриотизм, ответственность, усердие.
-
Чыгарылыш көне 24.05.2025

24 нче май 4 нче сыйныф укучылары өчен дә чыгарылыш көне буларак истә калды. Алар башлангыч мәктәпне тәмамлап 5 нче сыйныфка күчтеләр. Укуларыгызда зурдан зур уңышлар сезгә, укучылар!
-
"Киләчәк самолетын" тапшыру 24.05.2025

Ун ел буе кыңгыраулар чыңы
Чакыру булды һәрбер дәрескә.
Бүген алар чакыру һәм озату
Алда торган бөек зур эшкә.
Директор киңашчесе Балачак навигаторы традициясе буенча теләкләр әйтеп "Киләчәк самолетын" тапшырды.
Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәм котлауларга бай булды. Әти-әниләр, укытучылар, килгән кунаклар- барысы да укучыларыбызга имтиханнарда уңышлар, үзләре теләгән уку йортларына керә алуларын, мәктәпне тәмамлап киткәч тә, тормышта югалмыйча, кеше булып калуларын теләделәр. -
Безнең уңышлар 22.05.2025

Республика Олимпиада үзәге үткәргән чараларда укучыларыбыз актив катнашып баралар. Шуларның соңгысы татар теленнән олимпиада иде. Безнең нәтиҗәләр:
Закиров Инсаф,Камалов Илнур ( 4 нче сыйныф) - җиңүче исемен алдылар.
Гафиятуллинна Руфинә (3нче сыйныф)һәм Хайруллин Мансур (2нче сыйныф) призёр дипломнарына ия булдылар. Сафиуллина Гөлсем (4нче сыйныф)һәм Хабибрахманова Әсия (2 нче сыйныф) катнашучы дипломнары белән бүләкләнделәр.
Укучыларыбызга алда тагын да зуррак уңышлар телибез. -
Международный День музеев 18.05.2025

18 мая с 1977 года во всем мире празднуется Международный День музеев. В этот день ученики начальных классов приняли участие в просмотре презентаций посвященной к этому дню. После просмотра обменивались мнениями, открыли для себя что-то важное и нужное. Посетили школьный музей. И пришли к выводу, что нужно посещать музеи. Для этого есть все возможные варианты.
-
Романов укулары 17.05.2025

16 нчы май көнне Кривозер мәктәбендә Советлар Союзы герое Г.Г.Романов исеменә һәм Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышланган фәнни конференция булып узды. Чарада безнең укучылар да актив катнашты һәм җиңүче исеменә лаек булдылар.
-
Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узды 09.05.2025

Бүген авылыбызда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узды. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп коллективы, җирлек халкы җыелды. Туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Өлкән буынны укучылар үз куллары белән ясалган открыткалар белән котладылар. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, веноклар куелды.
-
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе 08.05.2025

Безнең мәктәп укучылары "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды.
-
1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме 30.04.2025

Башлангыч сыйныф укучылары Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан "Бәйрәм атрибуты" кысаларында үзләренең иҗади эшчәнлекләрен оештырып җибәрделәр. Шул уңайдан бәйрәм открыткалары, чәчәкләр, плакатлар ясадылар. Укучыларда бәйрәм тарихы аеруча кызыксыну уятты.
-
Эколяталар көне 25.04.2025

"Эколяталар көне" - Бөтенроссия табигатьне саклау социаль - мәгариф проектлары программасына керә торган якты вакыйга . Әлеге көнне ел саен илебезнең барлык почмакларында да билгеләп үтәләр.Безнең мәктәптә дә шушы көнгә карата төрле чаралар үткәрелде.Чара барышында балалар гаҗәеп әкияти геройлар - "Эколятлар" белән таныштылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Укучылар табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр ясадылар. Төрле сынаулар узганнан соң, Эколяталар сафларына керделәр. Алар чара ахырында мәктәп бакчасына төрле күпьеллык чәчәкләр утыртуда катнашты.




