Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. 22.06.2026

Бүген безнең мәктәп яны лагеренда 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан бик дулкынландыргыч чаралар узды. Без бу датаны балаларга тарих турында сөйләү генә түгел, ә аларның күңелендә тирән эз калдырырлык итеп үткәрергә тырыштык.
Көн рәсем ясаудан башланды. Балалар тынычлык һәм батырлык темасына үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итте. Ләкин иң мөһим вакыйгалар мәктәптән читтә булды.
Башта без Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салдык. Бу тынлык минутларында һәркем үз уйларына бирелде. Кайбер укучылар мемориаль тактадан үз бабаларының исемнәрен эзләде.
Аннан соң без "сугыш чоры балалары" янына юл тоттык. Аларның сөйләгәннәре беркемне дә битараф калдырмады. Алар безгә ачлы-туклы балачакларын, ничек итеп олылар белән бертигез авыр хезмәттә эшләүләрен сөйләделәр.
Бу тормышчан хатирәләр ярдәмендә безнең балалар үзләренең никадәр бәхетле икәнлекләрен, бүгенге тыныч һәм рәхәт балачакларының кадерен тагын да ныграк аңладылар.
Мондый очрашулар хәтерне сакларга һәм буыннар арасындагы бәйләнешне өзмәскә ярдәм итә. -
Казанга сәяхәт: фән, тылсым һәм хайваннар дөньясы. 21.06.2026

Шимбә көнне без, "Дуслык" лагерына йөрүче балалар белән, Казанга мавыктыргыч экскурсиягә юл тоттык. Бер көн эчендә фән дөньясына чумдык, цирк тамашасыннан ләззәт алдык һәм экзотик хайваннар белән таныштык.
Беренче тукталышыбыз — Фән һәм техника йорты иде. Биредә безнең өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр. Экскурсовод көндәлек тормышыбызны яктырткан гаҗәеп күренешләр турында сөйләде: гравитация көченең серләрен ачты, галәм һәм электр энергиясе турында бик күп яңа мәгълүмат белдек. Музейдан без тулы белем багажы белән чыктык.

Аннан соң «Казан» циркына юл тоттык. Анда барган «Акварель» программасы искиткеч иде. Гимнастларның искиткеч трюкларын карап, тын алырга да куркып утырдык, биюләрен сокланып күзәттек һәм клоуннарның шаян чыгышларыннан рәхәтләнеп көлдек.
Сәяхәтебезнең ахыргы ноктасы — Казан зооботаника бакчасы булды. Биредә без үз күзләребез белән арыслан, гепард, зур филләр, әкрен кыймылдаучы ташбакалар һәм көчле горилла кебек гаҗәеп җан ияләрен күрә алдык.
Бу көн безгә онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. -
Юлларда иминлек көне. 19.06.2026

Бүген безнең мәктәп яны лагеренда көн тулысынча юл хәрәкәте иминлегенә багышланды! Куркынычсызлык кагыйдәләрен белү — тормыш өчен иң кирәклесе, ә без аны мавыктыргыч итеп өйрәнергә булдык.
Көн иҗаттан башланды. Балалар үз фантазияләрен эшкә җигеп, юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган искиткеч рәсемнәр ясадылар.
Аннан соң без барыбыз да юл билгеләре белгечләренә әйләндек. Таныш билгеләрне кабатладык, ә иң кызыгы — рәсем буенча нинди билге икәнен табу уены иде. Бу зирәклек һәм игътибарлылыкка менә дигән күнегү булды!
Интеллектуаль ярышлардан соң, әлбәттә, бераз хәрәкәтләнеп алырга кирәк иде. Көн ахырында барыбыз да саф һавага чыгып, төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадык. Һәм тагын бер тапкыр иң мөһим кагыйдәне искә төшердек: хәрәкәт — ул тормыш, тик имин булганда гына! -
Хуҗалар тавына сәяхәт. 16.06.2026

Лагерьга йөрүче балалар белән Хуҗалар тавында булып кайттык. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльне тапты: кемдер балыклар ашатты, кемдер ял итү урнында уйнады, чишмә суы белән коенучылар да булды, тауга да менеп төштек. Бик чыдамнар берничә тапкыр да менделәр. Бергәләп гамбургер ясап ашадык.
Бик күңелле ял итеп кайттык. -
12 июнь — Россия көне! 12.06.2026

Үз тарихыбызны, бай мәдәниятебезне һәм зур илебезнең бердәмлеген бәяләүнең мөһимлеген искә төшерә торган бәйрәм. Бу безнең Ватаныбыз өчен горурлык көне!
“Дуслык” лагерендагы балалар Ватанга мәхәббәтләрен белдерү өчен «Россия тәрәзәләре» дип аталган Бөтенроссия акциясенә кушылды!
Балалар мәктәп тәрәзәләрен чын арт-объектка әйләндерделәр. Иҗат аша алар үз илләрен никадәр нык яратуларын күрсәттеләр, чын мәхәббәт кечкенәдән башлана бит.
Төсле акбурлар белән асфальтта, карандаш , буяуллар белән альбом битләрендә матур-матур рәсемнәр ясадылар.
Бергәләп флешмоб та биеп алдык. Әйе, башта өйрәнүе авыррак булды, ләкин соңыннан туктыйсы да килмәде. Бергә бию – ул дуслыкның иң яхшы юлы. -
Күрше авылга сәяхәт! 09.06.2026

Авылыбыз буйлап агучы Чирмешән елгасының икенче ярында башка авыл, хәттә башка район һәм башка милләт кешеләре урнашканлыгын барыбыз да белә. Ике авылны, ике милләт халкын сыгылмалы басма тоташтырып тора. Без ел саен лагерь белән шушы басмага экскурсиягә йөрибез, ә бу елны басманың икенче ягына чыгып, күрше авыл белән дә танышып кайтырга булдык. Авылны бик җентекләп өйрәндек, кибеттән тәмле туңдырма алып ашадык .
Ә көннең иң мөһим вакыйгасы- күрше авылдагы мәктәп алды лагеры балалары белән очрашу һәм танышу булды. Алар безгә бик теләп үзләренең милли уеннарын уйнап күрсәттеләр. "Ал тирәк, гөл тирәк" уенын бергәләп уйнадык , беренче безнеңчә -татарча итеп, аннары чувашча. Әлеге уенны алар да уйный икән.
Көнебез бик күңелле һәм файдалы узды.Көн дәвамында без башка милләт кешеләре белән якыннан таныштык, яңа дуслар таптык, кызыклы мәгълүмат тупладык. -
Пушкин көне 06.06.2026

Бүген без лагерьда бөек шагыйрьгә багышланган матур көн уздырдык.
Пушкин — ул безнең күңелләрдә мәңге яши. Аның әкиятләрен әби-бабаларыбыз да, әти-әниләр дә, балалар да яратып укый. «Әкият — ялган, ләкин анда ишарә бар» — дигән ул. Ә без бүген шул ишарәләрне эзләдек.
Лагерьдагы Пушкин көне бик кызыклы үтте:
Сораулар диңгезе: балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сорауларга җавап бирде. Кайсысы Пушкинны яхшырак белә икән? Барлык җаваплар да дөрес булды — димәк, безнең балалар бик белемле!
Геройларны таны: Пушкин әкиятләреннән персонажларны күрсәтеп, башкаларга табарга туры килде. Аккош, балыкчы карт, йоклаучы матуркай, Алтын балык — барысы да тере иде кебек. Кызыклы мизгелләр күп булды.
Ребуслар чиштек: Пушкин әсәрләре белән бәйле башваткычларны бергәләп чиштек. Күзләр яна, башлар эшли — бик матур күренеш!
Шигырь сәгате: иң дулкынландыргыч мизгел — балалар Пушкин шигырьләрен сөйләделәр, хәтта үзләре дә шигырьләр язып карадылар.
Пушкин — ул рус шагыйре генә түгел, ул бөтен кешелекнең мирасы. Аның сүзләре татар йөрәгенә дә якын, чөнки ул мәхәббәт, дуслык, туганлык хакында күңелгә якын итеп яза белгән.
Ә сез Пушкинның кайсы юлларын яттан беләсез? Комментарийларга языгыз, без балалар белән укырбыз ! -
Дуслык лагерының 1нче көне. Балаларны саклау һәм яклау көне 01.06.2026

Дуслык лагерының 1нче көне.
Балаларны саклау һәм яклау көне -
Сабантуй! 30.05.2026

Шимбә көнне авылыбызда шаулап-гөрләп балалар өчен Милли Сабантуй булып узды. Бәйрәм җыр, биюгә, төрле күренешләргә бик бай иде. Һәркем үзенең күңеленә хуш килгән уеннарда катнашты. Батырлар исә, бил-бау көрәшендә көч сынаштылар.
Бәйрәм ахырында кунаклар корбан итеннән пешкән пылау һәм шашлык белән сыйланды. -
Соңгы кыңгырау! 26.05.2026

Соңгы кыңгырау яңгырый, сихри аваз
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны.Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары,укытучылар,шулай ук әти-әниләр!
Сезне "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз!Бүген IX сыйныф укучыларының кайберләре өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады.
Мәктәптә үткән балачагыгызның башка беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры, мөхим карарлар кабул итү вакыты җитте. Алда көткән зур тормышны матур һәм дөрес итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын!
Хәерле юл сезгә, балалар !




