Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Новости Нижнетатмайнской средней школы
Сугыш чоры балалары белән очрашу
Опубликовано: 21.06.2025Еллар үткән саен сугышта катнашкан ветераннар гына түгел, хәтта аның ачысын татыган сугыш чоры балаларының да саны кими бара. Шуны исәпкә алып, лагерьга авылыбыздагы “41нче ел балаларын” очрашуга чакырдык. Фаизә әби, Шәүкәт бабай, Госман бабай укучыларга үзләренең авыр балачакларын сөйләделәр. Сугыш чоры балаларының язмышы авыр була: ятимлек, көч җитмәслек эш, кайгы-хәсрәт. Сугыш аларның йөрәкләре, җаннары аша үткән. “ Өскә кияргә кием юк, аякта кыш көне дә тишек чабата, тамак ач. Черек бәрәңге тапсаң зур шатлык иде.”-дип сөйлиләр алар ул еллар турында. Балалар дикъкать белән тарихны тыңладылар. Сугыш еллары балаларының әлеге яшьтәшләре алабута орлыгыннан пешерелгән күмәчнең, чөгендер түбенең, ат кузгалагы җыюның нәрсә икәнен дә белмиләр, әлбәттә. Яз көне, җир кардан ачылу белән, көздән калган бәрәңге җыюның да, аннан пешерелгән коймакның нинди тәмле булуын да белми алар. Белергә дә язмасын. Кунаклар укучыларга бәхетле балачак hәм шушы булган нигъмәтләренең кадерен белеп тырышып укуларын теләделәр. Балалар кунакларны открыткалар белән бүләкләделәр.
Сугыш балалары хәзерге көндә бик әз калып бара. Әле безнең арада яшәгәндә, алар турында кайгыртасы иде. Соңга калдык, өлгермәдек дип үкенергә калмасын иде... Алар бит безнең әти-әниләребез, әбиләребез һәм бабайларыбыз. Ул кешеләр безнең бәхетле балачагыбызны тәэмин иттеләр, икътисадны булдырдылар, илебезне хәрабәләрдән торгыздылар. Һәм алар җитеш тормышка, бәхетле картлыкка, тирән хөрмәткә лаек.
К списку новостей




