Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Сугыш чоры балалары белән очрашу 21.06.2025

Еллар үткән саен сугышта катнашкан ветераннар гына түгел, хәтта аның ачысын татыган сугыш чоры балаларының да саны кими бара. Шуны исәпкә алып, лагерьга авылыбыздагы “41нче ел балаларын” очрашуга чакырдык. Фаизә әби, Шәүкәт бабай, Госман бабай укучыларга үзләренең авыр балачакларын сөйләделәр. Сугыш чоры балаларының язмышы авыр була: ятимлек, көч җитмәслек эш, кайгы-хәсрәт. Сугыш аларның йөрәкләре, җаннары аша үткән. “ Өскә кияргә кием юк, аякта кыш көне дә тишек чабата, тамак ач. Черек бәрәңге тапсаң зур шатлык иде.”- дип сөйлиләр алар ул еллар турында. Балалар дикъкать белән тарихны тыңладылар. Сугыш еллары балаларының әлеге яшьтәшләре алабута орлыгыннан пешерелгән күмәчнең, чөгендер түбенең, ат кузгалагы җыюның нәрсә икәнен дә белмиләр, әлбәттә. Яз көне, җир кардан ачылу белән, көздән калган бәрәңге җыюның да, аннан пешерелгән коймакның нинди тәмле булуын да белми алар. Белергә дә язмасын. Кунаклар укучыларга бәхетле балачак hәм шушы булган нигъмәтләренең кадерен белеп тырышып укуларын теләделәр. Балалар кунакларны открыткалар белән бүләкләделәр. Сугыш балалары хәзерге көндә бик әз калып бара. Әле безнең арада яшәгәндә, алар турында кайгыртасы иде. Соңга калдык, өлгермәдек дип үкенергә калмасын иде... Алар бит безнең әти-әниләребез, әбиләребез һәм бабайларыбыз. Ул кешеләр безнең бәхетле балачагыбызны тәэмин иттеләр, икътисадны булдырдылар, илебезне хәрабәләрдән торгыздылар. Һәм алар җитеш тормышка, бәхетле картлыкка, тирән хөрмәткә лаек.
-
Бүгенге көнебезне дини тәрбиягә багышладык 20.06.2025

Без бүгенге көнебезне дини тәрбиягә багышладык. Балалар белән матур һәм изге гамәлләр турында сөйләштек. Бергәләп авылыбызның мәчетен җыештырырга бардык. Шулай ук җомга намазында да катнаша алдык, җомга вәгазе тыңладык.
-
Куркынычсыз җәй 19.06.2025

Мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Ахметзянова Г.Р. лагерьга йөрүче балалар өчен “Куркынычсыз җәй” дип аталган чара үткәрде. Бу чарада тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләренең муниципаль координаторы Хайруллина Н.Г., “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзасы Убейкина Т.Н., балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Сафина А.Р. катнашты. Килгән кунакларның максаты балалар белән танышу һәм әңгәмә үткәрү иде. Урманда, җәмәгать урыннарында, транспортта, су буйларында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре һәм законнар турында бик эчтәлекле сөйләшү булды. Әңгәмә ахырында балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы балаларга хокук бозмаска, үзеңнең биографияңә тап төшермәскә өндәде.
-
Балыкчылар көне 18.06.2025

Бездә бүген балыкчылар көне. Бу көнне балалар түземсезлек белән көтеп алдылар. Иртәнге аштан соң балык тотарга киттек. Балык бик күп кермәсә дә, аның капканын көтүе үзе бер кызык булды. Көн дәвамында балалар белән шул темага мавыктыргыч әңгәмә, иҗади уеннар, төрле ярышлар үткәрдек.
-
Бездә бүген Сәламәтлек көне 17.06.2025

Бездә бүген Сәламәтлек көне. Дөрес туклану- сәламәтлекнең төп шарты булып тора. Балалар белән дөрес туклану турында сөйләштек, һәр укучы үзенең "Сәламәтлек" тәлинкәсен җыйды. Сәламәт булуның икенче шарты- хәрәкәт. Балалар бик теләп хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Тәрбиячеләр исә ,тагын бер кат хәрәкәт яшәүнең мөһимлеген искәртеп үттеләр. Саулыгыбыз какшаса, без табибларга мөрәҗәгать итәбез. Балалар белән авылыбызыбызның фельдшер бүлегендә кунакта да булып кайттык. Фельдшерыбыз-Гөлсинә апа балаларның буйларын, авырлыкларын үлчәде. Районнан килгән табиблар укучыларга ЭКГ төшерү буенча мастер класс күрсәттеләр. Көнебез бик файдалы һәм нәтиҗәле үтте.Барлык кешегә дә саулык теләп калабыз!
-
Әкият иленә сәяхәт 16.06.2025

Бүген балалар белән әкиятләр иленә сәяхәт кылдык. Иртәнге зарядканы эшләп, тәмле боткалар ашагач, "Әкияттә кунакта" дип аталган викторина үткәрелде. Чара барышында балалар әкиятләрне искә алдылар, әкият геройларын танып белдерделәр, ребуслар чиштеләр. Әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Әкият иленә булган сәяхәт тәмамланды, ләкин әкиятләр һәрвакыт укучы белән кала, моның өчен кулга китап кына аласы.
-
Твоё здоровье -в твоих руках 15.06.2025

Считаешь, что курение электронных сигарет не вредно и это просто «клубничный пар»? Табак там не горит, а электронно нагревается, но почему-то с сосудами начинаются проблемы. Электронные сигареты, вейпы и иные устройства для курения в последнее время завоевали огромную популярность, особенно среди молодёжи. Это результат хороших маркетинговых стратегий и моды на «парение». Сообщество единомышленников, решившихся отказаться от зависимости, насчитывает более 64 тыс. участников. В группах можно найти истории тех, кто уже отказался от курения, полезные советы и практики по отказу от зависимости – но главное – это поддержка и единство всех желающих стать свободными от этого пагубного занятия. Присоединиться к сообществу «Давай бросать» можно в социальной сети «Вконтакте» и мессенджере «Телеграм»: Национальный проект «Продолжительная и активная жизнь» особое внимание уделяет борьбе с потреблением никотинсодержащей продукции и популяризации здорового образа жизни. Присоединиться к сообществу «Давай бросать» можно в социальных сетях:
https://t.me/davaibrosat
https://vk.com/davaibrosat
-
Экскурция көне 14.06.2025

Республиканың Алексеевск районы биләмәсендәге Биләр авылы янындагы тау һәм чишмәне халык гади генә итеп «Биләр чишмәсе» дип йөртә. Ә янәшәдәге тауның атамасы - Хуҗалар тавы. Бүген без нәкъ шунда юнәлдек. Балалар Биләр һәм Хуҗалар тавы турында кыскача гына белешмә тыңладылар, үтә күренмәле,саф һәм шифалы чишмә суын авыз иттеләр. Яшел бөдрәләр белән капланган мәһабәт тауга да менеп төштек. Күңелләребезне сафландырып, Изге чишмә суыннан сихәт алып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
-
Россия көне 11.06.2025

"Дуслык" лагеренда Россия көне тантаналы линейка белән башланды. Укучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Россия символлары турында белешмә җиткерелде. Бәйрәм командалар ярышы белэн дәвам итте. Ярыш белэн беррәттән төрле уеннар, иҗади эшләр башкарылды.
-
Велосипедчылар көне 10.06.2025

Лагерьда бүген велосипедчылар көне иде. Велосипед инде ике гасырдан артык кулланылышта һәм гади, арзан, ышанычлы, экологик яктан чиста һәм кирәкле транспорт төре булып тора. Бөтендөнья велосипед көне күптән сәламәт яшәү рәвешен алга этәрү белән ассоциацияләнә. Бу көнне лагерь укучылары үзләренең иң яхшы дуслары- велосипед белән аерылмадылар. Тәрбияче апалары балаларны велосипедчы кагыйдәләре белән таныштырды. Шул темага кызыклы рәсемнәр ясадылар. Соңыннан барысы да табигатькә велосипедта йөрергә чыктылар. Көн күңелле үтте.




