Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Беренчеләр хәрәкәтенә рәис сайлау. 19.09.2025

19 сентябрь көнне Түбән Татар Майна урта мәктәбендә беренчеләр хәрәкәтенең беренчел бүлекчәсе рәисен сайлау булды. Беренчеләр Советы Рәисе-бу мәктәп укучылары арасында бәйләүче звено һәм беренче хәрәкәт координаторлары булып тәкъдимнәрне, идеяләрне һәм проблемаларны ишетергә, шулай ук аларны хәл итүдә ярдәм итәргә сәләтле кеше. Тавыш бирү йомгаклары буенча беренчел бүлек советы рәисе итеп 8 класс укучысы Ләйсән Закирова билгеләнде. Аны уңышлы җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
19 сентября в МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" прошли выборы Председателя первичного отделения Движения Первых. Председатель Совета Первых- это связующее звено между школьниками и
координаторами Движения Первых человек, который способен услышать предложения, идеи и проблемы, а также помочь в их решении.
По итогам голосования Председателем Совета Первых первичного отделения стала ученица 8 класса Лейсан Закирова. Поздравляем еë с удачной победой и желаем успехов. -
МХО дан ялга кайткан авылдашыбыз белән очрашу 04.09.2025

3 сентябрь 8-9 сыйныф укучылары өчен МХО дан ялга кайткан авылдашыбыз-танк командиры- Хуснуллин Азат Шәриф улы катнашуында батырлык дәресе булып узды. Бу дәрес аша укучылар моннан 80 ел элек булган Бөек Ватан сугышы һәм бүгенге көндә Украинада барган МХО вакыйгалары кеше күңеленә тирән яра салуын һәм чыннан да тарихка кереп калырдай вакыйга икәненә инандылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 04.09.2025

Бүген ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта агымдагы сораулар каралды.2024-25 елга нәтиҗәләр ясадылар һәм яңа уку елына бурычлар куйдылар. Ә шулай ук директор киңәшчесе финанс мошенниклыгына каршы тору һәм наркотикларның законсыз әйләнеше турында мәгълүмәт бирде.
-
ТНВ каналы бездә кунакта 03.09.2025

3нче сетябрьдә мәктәпкә ТНВ дан үзенең группасы белән журналист Илдар Сафиуллин килде. Аларның килү максаты-татар телендә укытуны, милли тәрбия бирүне һәм тарихи экспонатларны карау, интервьюлар алу иде. Мәктәбебез мондый кунакларны берничә тапкыр каршы алды инде. Укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә шатлыклы, кызыклы булган вакыйга тиздән экраннарда күренер дип көтәбез.
-
Белем бәйрәме 01.09.2025

Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм әти-әниләр! Хөрмәтле мәгариф ветераннары! Сезне Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Яңа уку елы котлы булсын!
Әйе, бүген бәйрәм - Белем бәйрәме. Шушы кояшлы 1сентябрь таңы безне кабат туган мәктәбебезгә белем көненә җыйды. Бәйрәмне чыгарылыш сыйныф укучылары алып барды. Мәктәп директоры үз чыгышында яңа уку елындагы яңалыклар турында ассызыклап үтте. Чакырылган кунаклар, әти-әниләр чыгарылыш сыйныф укучыларына, бигрәк тә 1 сыйныфка керүче Адельга котлау сүзләре җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Директор киңәшчесе белән берлектә чыгарылыш сыйныф укучылары киләчәк самолеты тапшырдылар. Бәйрәмнең финал өлеше булган кыңгырау чыңы укучыларны яраткан сыйныфларына дәште.
-
# Клади трубку 05.08.2025

Генеральной прокуратурой РФ и Банком России разработаны цифровые плакаты в целях повышения уровня информированности населения о действиях лиц, вводящих в заблуждение с целью хищения денежных средств. Информационные материалы доступны по ссылке: https://disk.yandex.ru/d/LZo5bZvq65815A.
-
Укучыларыбыз белән Казан шәһәренә сәяхәт кылдык. 28.06.2025

Иң беренче булып, Кызыклы фән һәм техника йортына (Дом занимательной науки и техники) кердек. Бу музей - Татарстанда балалар һәм өлкәннәр өчен беренче интерактив фәнни үзәк булып тора. Музей экспозициясе килүчеләрне әйләнә-тирә дөньяның төрле күренешләре белән таныштыра.Укучылар техник приборларның төзелеше белән таныштылар, аларның эш принципларын аңларга тырыштылар. Шулай ук катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә үз көчләрен дә сынап карадылар. Балалар "Фәнни агентлар" дип аталган программада катнашып физика ягыннан үзләренең белемнәрен арттырдылар.
Икенче адымыбыз Җиңү паркына булды. Бу парк ачык һавадагы музей булып тора. Монда Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чордагы хәрби техника үрнәкләре белән таныштык.
Сәяхәтебез күңелле һәм нәтиҗәле узды.
-
28 июнь көнне балалар белән Яр Чаллы шәһәренә барып кайттык. 28.06.2025

Монда республикабызда бердәнбер булган дельфинарий урнашкан. Без аны балаларга күрсәтми кала алмадык. Укучылар әлеге хайваннар катнашкан шоуны тын да алмый карадылар. Күпмедер вакыт тик утыргач, хәрәкәтләнеп тә алырга кирәк. Моның өчен без Скалодромга юнәлдек. Балалар монда җитезлекләрен һәм тырышлыкларын күрсәттеләр. "Эх" та итми, кыяның иң очына менеп тә җиттеләр. Буш вакыт аралыгында Чаллы шәһәре белән таныштык. Ял итү паркында йөрдек, югарыдан каланы күзәттек. Әлеге көн балалар күңелендә озакка матур истәлек булып уелып калыр дип ышанып калабыз.
-
Чәчәби тавына сәяхәт. 23.06.2025

Бүген көнебез бик күңелле үтте. Балалар белән "Чәчәби тавы"на сәяхәткә бардык. Югары кырның "Чуаш әрәмәсе" турысындагы ярым ай рәвешендәге текә тау бите "Чәчәби тавы" дип атала. 1920 нче елга кадәр Чәчәби тавы безнең авылның җир биләмәләренә кергән.Тауның "Чәчәби" дип аталуы элек булып узган вакыйгаларга бәйле. Элек безнең авылдагы Ясәви исемле егет Изгар боярларының утарларын яндырган. Шуның өчен аны тотып Себергә сөрәләр. Юлда барганда ул качып котыла һәм авылга кайтып "Чуаш әрәмәсе"ндә яшеренеп яши. Шулай итеп Ясәвинең чуашлатып әйткән исеме белән тау да һәм андагы чишмә дә шулай атала башлый.
-
“ Хәтер шәме” ,«Бер минут тынлык» акцияләренә кушылдык 21.06.2025

Бүген балалар белән сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызны искә алдык. “ Хәтер шәме” ,«Бер минут тынлык» акцияләренә кушылдык. Мәктәбебезнең музеена экскурсия кылдык. Монда сугышка киткән авылдашларыбыз турында мәгълүмат һәм сугыш кораллары саклана. Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбызны искә алырга тиеш.Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!




