Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Пешекчеләр көне! 20.10.2025

Мәктәбебезнең иң оста пешекчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Ризык әзерләү бик җиңел эш түгел. Һәр ризыкка күңел җылыңны салып эшләсәң генә, аш - су тәмле була.
Хөрмәтле пешекчеләребез! Күңел җылыгыз һәрчак мул булсын, табаларыгыз чыжлап торсын, ризыкларыгыз мактаулы булсын!
Үзегезгә сәламәтлек, хәерле матур гомер, гаилә бәхете телибез. -
Әтиләр көне! 19.10.2025

19 октябрь – Әтиләр көне. Яклаучыларыбыз һәм саклаучыларыбызны бәйрәмнәре белән! Улыгыз, кызыгызның игелеген күреп, тигез тормышта яшәгез. Балаларыгыз - сезнең белән, сез балаларыгыз белән горурланып яшәрлек булсын. Бәхетле булыгыз!
-
Сөмбелә бәйрәме! 17.10.2025

Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй,17 нче октябрь көнне мәктәбебездә,башлангыч сыйныф укучылары арасында гөрләтеп Сөмбелә бәйрәме узды.
Бәйрәм өч өлештән торды:
Беренче өлеш- иҗади кул эшләнмәләре;
Икенче өлеш - КВН формасында ,укучылар тапкырлыкта,зирәклектә көч сынаштылар ;
Өченче өлеш, бәйрәм табыны артында, чәй эчү белән дәвам итте.
Балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар,үзләренә бик күп мәгълүматлар алганнар дип ышанып калабыз. -
Укытучылар көне! 05.10.2025

Ел саен 5 октябрьдә илебездә матур бәйрәм - Укытучылары көне билгеләп үтелә. Нәкъ шул көнне безнең кадерле мөгәллимәләребезгә рәхмәт сүзләре әйтелә. Безнең мәктәптә бәйрәм көне традицион үзидарә көне белән башланды. Өлкән сыйныф укучылары үз вазифаларына намус белән карадылар. Алдан дәресләр расписаниясе тезелеп, укытучы -дублерлар дәресләрне бүлештеләр, сыйфатлы дәресләр күрсәттеләр.
-
Өлкәннәр көне! 01.10.2025

Октябрь аенда ике зур бәйрәм бар: Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне. Менә шуны истә тотып, бүген мәктәбебезгә ветеран укытучыларыбызны һәм лаеклы ялда булган мәктәп хезмәткәрләрен очрашуга чакырдык. Бакчага йөрүче нәниләр һәм укучылар кунакларга концерт номерлары күрсәтте. Кунакларыбызны да буш утыртмадык, гармунга матур җырлар суздылар, төрле кызыклы хәлләр сөйләнелде.
Очрашу матур һәм күңелле узды. -
Берләшү көне! 30.09.2025

Россия, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең берләшү көне кысаларында мәктәптә класс сәгатьләре, квестлар, әңгәмәләр узды. Башлангыч сыйныфлар өчен өлкән сыйныф укучылары яңадан берләшү халык референдумыннан соң булды, дип сөйләделәр. В.Путин вакыйганы Россиянең барлык халкы өчен, ә бигрәк тә Донецк, Луганск, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр өчен тарихи вакыйга дип атады. Өлкән сыйныф укучыларына квест тәкъдим ителде. Үткәрелгән чаралар укучыларда гражданлык позициясе формалашуга, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә, ватандашларыбызда ныклык һәм батырлык өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итте.
-
Шахмат ярышы 28.09.2025

Мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучысы Гафиятуллин Фаил Яр Чаллыда узган шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы команда чемпионатында катнашты. Аның уены команда өчен шактый өстенлек тәэмин итте һәм коллективның гомуми уңышына өстәмә булды.
Фаилгә алда да зур уңышлар теләп калабыз! -
Тәрбиячеләр көне! 27.09.2025

Тәрбияче апаларыбызны чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч - энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Сезнең кулларда - киләчәк буын. Сез нәни балалар алдында бәхетле балачак һәм хыяллар иленә ишекләр ачасыз. Аларга тиешле белем һәм тәрбия бирәсез, сәләтләрен ачарга һәм аларны үстерергә ярдәм итәсез. Бәйрәм белән сезне. Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар телибез!
-
Көзге урманга экскурсия. 23.09.2025

Бүген бездә "Саулык көне" буларак узды. Көнебез бик күңеллле һәм файдалы үтте. Укучылар рәхәтләнеп саф һавада төрле уеннар уйнадылар, көзге композицияләр төзеделәр, көзге матурлыкны күзәттеләр, үзара аралаштылар. Ул арада укытучы апалар һәм абыйлар аларга тәмле плау, җиләк- җимешләрдән компот һәм учакта пешкән бәрәңге әзерләделәр. Мәктәбебез директоры- Рафик Гомәр улы укучыларны әлеге урынның топонимик атамалары белән таныштырты.
Әлеге көн укучылар күңелендә матур бер мизгел булып уелып калыр дигән өметтә калабыз. -
Беренче математика. 21.09.2025

"Беренче математика " Олимпиадасы Аксубай районының яшь математикларын берләштерде.
21 сентябрь көнне Аксубай районында 4-7 сыйныф укучылары өчен мәктәпкәчә «беренче математика» олимпиадасы булып узды. Чара өч белем бирү учреждениесе базасында оештырылды: «Аксубайның 3 нче урта мәктәбе» ндә (100 укучыга исәпләнгән), «Иске Ибрай урта мәктәбе»ндә (49укучыга исәпләнгән) һәм «Иске Кыязлы урта мәктәбе»ндә (13 укучыга исәпләнгән).Уку елы башында оештырылган Олимпиада укучыларга һәм аларның әти-әниләренә Мавыктыргыч математика дөньясы белән танышу һәм дәрестән тыш дәресләр турында уйлану өчен менә дигән мөмкинлек бирде. «Беренче математик» ның төп максаты – өлгерешне тикшерү түгел, ә стандарт булмаган фикерләүне күрсәтү, математиканы алга таба өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм үз көчеңә ышанычны ныгыту. Биремнәр һәр бала, әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, биремнәрне чишүдә азарт сизсен һәм үзенең математик потенциалын ача алсын өчен төзелде.
Олимпиада укучыларны төрле математика активлыкларына һәм түгәрәкләр, турнирлар һәм башка олимпиадалар оештырган чараларга җәлеп итү мәйданчыгына әверелде.
Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты.
6нчы сыйныф укучысы Азамат лаеклы III урынны алды.




