Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и13 воспитанников / 39 укучы һәм 13 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
-
Әтиләр көне!
18.10.2026
Әтиләр көне
Россиядә әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 18 октябрьгә туры килә.
Әтиләр көне-ул тагын бер кат ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен белдерү генә түгел, ә гаиләдә әтинең абруен күтәрү, балаларны тәрбияләү өчен җаваплылыгын күтәрү, һәм бу бәйрәмнең төп максаты.
Яхшы әти булу-ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш. Улы өчен үрнәк, кызы өчен яхшы тылсымчы була: боларның барысын да әти кеше генә өйрәтә, сөйли, яклый, аңлата һәм сабырлык белән эшли ала.
«Әтиләр көне» бәйрәме алдыннан 1-4 сыйныфларда котлау открыткалары ясау буенча мастер - класс узды.
Әтигә оригиналь открытканы тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхмәтҗанова Гөлфия Рәфыйк кызы ясарга булышты. Балалар зур фантазия күрсәттеләр һәм үзләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.
Кадерле әтиләр! Кайгыртучанлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сәламәт, бәхетле булыгыз һәм һәрвакыт балаларыгыз өчен гла булып калыгыз -
Футбол яратучылар 12.10.2026

11нче Октябрь көнне без укучыларыбыз белән «Ак Барс Арена» (Казан Арена) стадионында искиткеч мохиттә булып кайттык!


Балалар мондый зур стадионда беренче тапкыр иделәр, шуңа күрә аларның күзләрендәге шатлык һәм соклану хисләрен сүз белән генә тасвирлап булмый. Стадионның масштабы, яшел кыр һәм җанатарларның көче һәркемне таң калдырды.
Без барыбыз да бердәм булып, яраткан " Рубин"командасы өчен җан аттык. Укучылар чын футбол атмосферасын тойды. Бу уен безгә онытылмаслык хисләр һәм зур энергия бирде. -
Укытучылар көне! 06.10.2026

Бүген безнең мәктәптә дуслык мохитендә узган бәйрәм — Укытучылар көне билгеләп үтелде! Бу көн һәрберебез өчен якты хисләр һәм онытылмаслык мизгелләр калдырды.
Бәйрәм иртәсе бөтен мәктәпне бергә җыйган тантаналы линейка белән башланып китте. Укучыларыбыз үзләренең яраткан мөгаллимнәренә хөрмәтләрен күрсәтеп, иң җылы, иң ихлас котлау сүзләрен җиткерделәр.
Икенче үзенчәлекле вакыйга — мәктәбебездә традицион Үзидарә көне узды. Бу көнне өлкән сыйныф укучылары укытучылар ролендә үзләрен сынап карадылар. Алар кече сыйныфларга чын дәресләр үткәрделәр, тәртипне күзәттеләр һәм мәктәп тормышы белән җитәкчелек иттеләр. Югары сыйныф укучылары укытучы һөнәренең никадәр җаваплы, катлаулы һәм бер үк вакытта кызыклы булуын үз күзләре белән күрделәр һәм тирән аңладылар. Укучыларыбыз бу сынауны бик уңышлы уздылар, афәрин.
Кадерле укытучыларыбыз! Сезгә түземлегегез, чиксез белемегез һәм һәр баланың күңеленә юл таба алуыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм һәрвакыт шатланып эшкә килүегезне телибез!





