Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | Nizhnetatm.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 39 учащихся и 7 воспитанников / 39 укучы һәм 7 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мәктәбебез Көрәшчесе – Призерлар Сафында! 26.09.2026

Актанышта татар милли көрәше буенча Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына данлыклы XXVII Төбәкара ярышлар узды. Быелгы зур спорт бәйрәме Татарстан һәм Башкортстаннан 45 команданы һәм 500дән артык иң көчле яшь көрәшчене бер сызыкка җыйды. Болай зур көндәшлек шартларында келәмдә чын бил алышулар булды.
Бу зур һәм җаваплы турнирда безнең мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Җамалетдинов Зөлфәт катнашты. Ул сынатмады, ныклы ихтыяр көче күрсәтеп, үз авырлык категориясендә лаеклы 3 нче урынны яулады!
Укучыбызны һәм аның тренерын Камалов Илһам Илгизәр улын бу зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Мәктәбебез данын республика дәрәҗәсендә яклавыгыз өчен рәхмәт. Зөлфәткә үсә баргач, Сабантуйда баш батыр булырга язсын! -
«Милләт кроссы» 26.09.2026

Мәктәбебездә «Милләт кроссы»
Бүген илебезнең 85 регионында «Милләт кроссы» (Кросс нации) бөтенроссия йөгерү көне уздырылды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге акциягә теләп кушылдылар.
Укучыларыбыз сынатмады: алар барысы да 1 чакрым (1 км) ераклыкка йөгерделәр. Йөгерү юлында һәркем үзенең җитезлеген, чыдамлыгын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте.
Бу бәйрәмдә катнашкан, үз көчен сынап караган һәр укучыбызга зур рәхмәт! Сез — чын тырышлар һәм спортчылар! -
СПИДка каршы көрәш! 22.09.2026

22 сентябрь көнне мәктәптә ФАП фельдшерлары: Гобәйдуллина Г.И.һәм Кучукова В.Н., "Профилактика, ВИЧ-инфекция, СПИД йоктыру юллары" темасына профилактик әңгәмә уздырдылар. Чара барышында алар ВИЧ-инфекция һәм СПИДны профилактикалау, ВИЧ йоктыру юллары һәм авыру билгеләре турында сөйләделәр.
Мондый чаралар яшүсмерләрне үз сәламәтлекләренә карата җаваплырак булырга өйрәтә. -
«Естественный и искусственный интеллект» 21.09.2026

Разговоры о важном
21 сентября состоялось очередное занятие «Разговоры о важном».
Тематика занятий - «Естественный и искусственный интеллект». Вместе с советником директора по воспитанию Ахметзяновой Г Р. ребята разбирались, где заканчиваются возможности машины и начинается ответственность человека. На простых примерах обсуждали, что нейросеть может «оживить» старую фотографию, но только человек способен сохранить тепло воспоминаний — голоса близких, запах осеннего воздуха и атмосферу первого дня в школе. А ещё искали забавные ошибки в сгенерированных картинках и учились критически относиться к цифровому контенту.Советники директора по воспитанию Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации"
-
Сайлау! 21.09.2026

Безнең мәктәптә «Движения Первых» беренчел бүлеге советы рәисе сайлаулары булып узды. Әлеге вакыйга укучыларга үз мәктәбе тормышында актив катнашырга, үз фикерен белдерергә һәм аларның мәнфәгатьләрен чагылдырачак лидерны сайларга мөмкинлек бирә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Беренче Советлар" рәисе Хабибрахманова Хәнифә булды! Без Рәисебезне җиңүләре белән котлыйбыз, Хәнифә үз вазифаларын башкарып чыгар һәм безнең мәктәп тормышына зур өлеш кертер дип ышанабыз. Нәтиҗәле эш телибез!
-
Белем бәйрәме 01.09.2026

Белем көне белән!
Бүген безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.
Укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне яңа уку елы башлану белән мәктәп директоры Насыров Рафик Гомәр улы котлады. Ул үзенең чыгышында тырышып укуның, максатчан булуның никадәр мөһим икәнен ассызыклады. Изге теләкләргә авыл җирлеге башлыгы Мифтахова Гөлия Дамир кызы, үзебезнең ветеран укытучыларыбыз һәм әти-әниләр дә теләп кушылдылар. Алар укучыларга укуда зур уңышлар, ә укытучыларга сабырлык теләде.
Игътибар үзәгендә, әлбәттә, беренче сыйныф укучылары булды. Аларны иң дулкынландыргыч мизгелләр көтте: аларга төрле бүләкләр: өр-яңа сумкалар һәм «Әлифба» китабы тапшырылды. Нәни дусларыбызга ак юл, кызыклы дәресләр һәм яхшы билгеләр генә теләп калабыз.
Тантана матур традиция буенча югары сыйныф укучыларының изге теләкләре белән тәмамланды. Алар кечкенә дусларына истәлекле бүләк ясадылар — киләчәк самолетларын бүләк иттеләр. Бу очкычлар беренчеләргә уку елында яңа офыклар яуларга, белем дәрьясында очарга канат бирсен иде.
Яңа уку елы һәркемгә бары тик яңа ачышлар, якты эмоцияләр һәм җиңүләр генә алып килсен! Сау-сәламәт булыйк, яңа белемнәргә омтылыйк! -
Чыгарылыш бәйрәме. 04.07.2026

Бердәмлек, горурлык һәм яңа юллар башы.
Менә килеп җитте ул көтелгән мизгел — тугызынчы сыйныфны тәмамлау. Бу уку елында безнең чыгарылыш кичәбез аеруча истәлекле булды: аттестатлар тапшыру тантанасы тарихи Болгар шәһәрендә узды.
Иртә белән укучылар һәм укытучылар борынгы җиргә юл тотты. Болгарның гүзәл табигате, изге урыннар һәм архитектура һәйкәлләре кочагында үткән экскурсиядән соң, балаларның кәефе тагын да күтәренке иде. Алар якын дуслары белән истәлекле урыннарда фотога төшеп, бу матур мизгелләрне мәңгеләштерделәр.
Төп вакыйга — аттестатлар тапшыру тантанасы бик җылы һәм тантаналы шартларда узды. Чарада катнашкан кадерле кунакларыбыз — мәктәп директоры, сыйныф җитәкчеләре һәм әти-әниләр — егетләребезгә һәм кызларыбызга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Болгар дәүләт тарихи-археологик тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты- Җәмил Габдерәхим улы Мөхәммәтшин укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Хөрмәтле тугызынчылар! Сез олы тормышка беренче җитди документыгызны — төп гомуми белем турында аттестат алдыгыз. Алда сезне төрле юллар көтә: кемдер укуын 10-11 сыйныфларда дәвам итәр, ә кемдер һөнәри белем бирү юлын сайлар. Нинди генә юл сайласагыз да, сез — безнең горурлыгыбыз!
Мәктәп коллективы исеменнән барыгызга да рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да уңышлар, зур үрләр, ныклы сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк телибез! Ак юллар сезгә, кадерле укучыларыбыз! -
Саубул, "Дуслык" ! 24.06.2026

Мәктәп яны лагерендә саубуллашу көне!
-
Милли бәйрәм көне 24.06.2026

Бүген безнең мәктәп яны лагерында чып-чын милли бәйрәм узды! Көн тулысынча халкыбызның гореф-гадәтләренә һәм уеннарына багышланды.
Иң элек без барыбыз да бергәләп иң тәмле эшкә — өчпочмаклар пешерергә тотындык. Һәр бала үзенең камырын җәеп, эчлеген салып, үз куллары белән милли ризык әзерләде. Ә инде тәмле исләр чыгарып мичтә пешкән арада, без дә тик тормадык.
Өчпочмакалар пешкән арада без милли уеннарда көч сынаштык:
* Капчык киеп йөгерүдә җитезлекне күрсәттек.
* Бүрәнә өстендә капчык белән сугышуда иң кыюлар ачыкланды.
*Колгага менеп укучылар үзләренең булганлыкларын күрсәттеләр.Көн бик күңелле һәм милли рухта узды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, аралаштылар һәм, әлбәттә, үзләре пешергән тәмле ризыклар белән сыйландылар.
-
Янгын куркынычсызлыгы көне. 23.06.2026

Мәктәп яны лагереның соңгы көннәре бик тиздән тәмамланачак. Балалар инде тулысынча җәйге иреккә чыгарга әзерләнә, шуңа күрә безнең өчен аларның иминлеге — иң мөһиме. Лагерьның бу соңгы сменасында без янгын куркынычсызлыгына багышланган махсус көн үткәрергә булдык.
Бу теманың никадәр актуаль икәнен аңлап, балалар белән мавыктыргыч һәм файдалы чаралар оештырдык:
* Рәсем ясау. Барлык отрядлар да «Ут – дус та, дошман да» темасына рәсемнәр ясады. Кечкенәләр уттан саклану кагыйдәләрен үз фантазияләре аша сурәтләргә тырышса, зурраклары янгын сүндерүчеләрнең батырлыгын кәгазьгә төшерделәр.
* Кагыйдәләрне искә төшерү. Без «Нишләргә?» һәм «Нишләргә ярамый?» уенын уйнадык. Балалар бертавыштан: «Өйдә шырпы белән уйнарга ярамый», «Электр приборларын караучысыз калдырмаска кирәк», «Төнлә зарядкада телефон калдырырга ярамый» дип кабатладылар. Шулай ук янгын чыккан очракта нишләргә кирәклеген дә искә төшердек.
Ә иң кызыгы шунда иде: безнең пешекче апалар, барлык янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәп, учак ягып, зур казанда тәмле плау пешерделәр. Учакта пешкән плау искиткеч тәмле булды
Бүгенге көн барыбыз өчен дә файдалы узды. Балалар белемнәрен ныгытты, ә без аларның иминлеген кайгыртып, дөрес юнәлеш бирә алуыбызга сөендек. Алда — озын җәй, ә бүген алган сабаклар аларга һәрвакыт ярдәм итсен иде.




