Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
1 нче июнь-Халыкара баларны яклау көне! 01.06.2025

Бүген - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын.
-
Йомгаклау линейкасы 26.05.2025

Башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары өчен йомгаклау линейкасы!
Бүген, 26 май көнне татар гимназиясе укучылары өчен йомгаклау линейкасы узды.
Линейка флаглар чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын башкарудан башланды.
Гимназия директоры Мөхәмәтханов Марат Фәим улы уку елына йомгак ясады. Уку алдынгылары, олимпида, спортта җиңүче укучыларга дипломнар тапшырылды. Җәйге каникул алдыннан төрле инструктажлар исләренә төшерелде. -
"Солдатка хат" акциясе 26.05.2025

«Солдатка хат» акциясендә катнашкан укучыларыбыз Дятлов Е., Халимова Р., Маракин А. хатлары сугыш кырындагы райондаш егетләребез кулына барып җитә. Хәрби хезмәттә булган райондашыбыз бу укучыларга үзенең рәхмәтен һәм кечкенә генә бүләкләрен тапшырды.
-
Сау бул, башлангыч мәктәп! 26.05.2025

Бүген, 26 май көнне татар гимназиясендә тантаналы чара «Сау бул, башлангыч мәктәп!» бәйрәме узды.
Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! -
ЭкоВесна - 2025! 25.05.2025

Семья из татарской гимназии — герои восьмой недели "Чистая вода" республиканского конкурса "ЭкоВесна - 2025"!
Ученик и его родители провели субботник на берегу водохранилища, собрав мусор, восстановив чистоту прибрежной зоны.
Их труд вдохновляет заботиться о водных объектах!
Спасибо за вклад в сохранение природы! -
24 май — Славян язмасы һәм мәдәнияте көне 24.05.2025

Славян язмасы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү турыдан-туры бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий исемнәре белән бәйле. 24 май яңа стиль буенча Славян язуын булдыручыларны искә алу көне. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә славян халкы “кириллица”га нигезләнгән әлифбалы була, язарга өйрәнә, бу, үз чиратында, милли мәдәниятне үстерүгә зур этәргеч бирә.
Славян язмасы гасырлар дәвамында кешеләргә хакыйкать һәм игелек идеяләрен җиткерә, җәмгыятьтә гомумкешелек кыйммәтләрен раслауга хезмәт итә. Православие христиан өйрәтмәләренә һәм аның югары әхлакый идеалларына нигезләнгән славян мәдәнияте, славян кавеменнән булган урыс, болгар, белорус, украин, серб һәм башка халыкларның рухи һәм әдәби-мәдәни мирасын үзенә сеңдереп, чын милли хәзинәгә әйләнде. -
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме! 24.05.2025

Бүген гимназиядә тантаналы чара "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларының урыны түрдән булды.
Мәктәптә унберенче сыйныфны алты укучы, ә 9 нчы сыйныфны 33 укучы тәмамлый. Тантаналы кичәдә укучылар укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бер-бер артлы җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен Биккинина Әминә Мулланур кызы чыгарылыш укучыларына алда торган бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга, үзләре сайлаган югары уку йортларына керүләрен теләде. һәм укучылар өчен мәктәп һәрвакыт туган йорт булыр дип ышанабыз. -
Җәйге каникуллар башлана 22.05.2025

Җәйге каникул алдыннан гимназиядә укучыларның ата-аналары җыелышлары узды. Җыелышны гимназия директоры Марат Фаимович ачып, җыелганнарны көн тәртибе белән таныштырды.
Җәйге каникуллар башлану белән балаларның буш вакыты арта, алар еш кына тиешле контрольсез үткәрә бу балалар тормышына һәм сәламәтлегенә, хокук бозуларга китерергә мөмкин.
Балалар яхшы ял итсен, сәламәтлекләрен ныгытсын, хокукка каршы гамәлләр кылмасын өчен, ата-аналарга (законлы вәкилләренә) киңәш ителә:
- балалар белән шәхси әңгәмәләр үткәрү, мөһим кагыйдәләрне аңлатып, аларны үтәү тормышны сакларга ярдәм итәчәк;
- баланың буш вакыты проблемасын хәл итү. Шуны истә тотыгыз: төнге вакытта (23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр) 18 яшькә кадәрге балаларга өлкәннәр озатмыйча урамда йөрү закон нигезендә тыела;
- даими булырга курста, кайда һәм кем белән сезнең бала, контрольдә тотарга урын булу;
- су коену өчен билгеләнгән урыннарда гына су коенырга кирәклеген аңлату;
- балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, велосипедларда, скутерларда, мопедларда, мотоциклларда йөрү.
- ут белән саксыз эш итү аркасында янгыннар барлыкка килү очракларына игътибар итәргә: балалар шуклыгы; сүндерелмәгән учаклар; сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре, үләнгә ут төртү;
- даими рәвештә балаларга үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерергә. Балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау-өлкәннәрнең төп бурычы.
Балаларның каникуллары имин үтсен өчен барысын да эшләгез, ял күңелсез булмасын!
Исегездә тотыгыз!
Балаларның тормышы һәм иминлеге өчен җаваплылык
җәйге каникуллар вакытында ата-аналар (законлы вәкилләр) җаваплы!
-
Кинодәресләр 21.05.2025

«Интелрост «Интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерү үзәге» автоном оешмасы 2016 елдан «Россия мәктәпләрендә Кинодәресләр» Бөтенроссия мәдәни-гуманитар проектын тормышка ашыра, ул укучыларның иҗади дөньяга карашын формалаштыруга һәм җәмгыять файдасына социаль әһәмиятле эшчәнлеккә этәрүгә юнәлдерелгән.
Әлеге проект кысаларында, 4 нче сыйныф укучылары өчен "Василек " дип исемләнәгән кинофильм күрсәтелде. -
Республикакүләм проекты "Аулак өй – көрәш" 19.05.2025

Бүген, 19 нчы май көнне гимназиябездә "Аулак өй – көрәш" Республикакүләм проекты узды. Бу проектны Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР язучылар берлеге, "Татмедиа" оештыра. Чараның максаты - укучы балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру, Г. Тукай иҗаты буенча алган белеменәрне искә төшерү, иҗади балаларны барлау, яшь буынны әдәби әсәрләр укуга тарту.
Әлеге чарада Зәй муниципаль районының Кадер урта мәктәбе белән "Р. Ш. Фардиев исемендәге татар гимназиясе" укучылары көч сынашты.Монда катнашучыларның тарихны, туган телне, милли гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны, көй-моңнарыбызны ни дәрәҗәдә яхшы белүләре сыналды. "Йөзек салыш" уены, халык җырлары, татар шагыйрьләренең әсәрләре яңгырады. Нәтиҗәдә татар гимназиясе укучылары "Иң тапкырлар һәм зирәкләр" номинациясендә җиңү яулады.
2026 нчы елның февраль аенда җиңүче команда Арча районы Кырлай авылына чакырылды.











