Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне 21.06.2025

22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе.
1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш - Бөек Ватан сугышы бащланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар - мар итүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да , сугыш башланган көн илебезгә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә.
Шул уңайдан , ял һәм хезмәт лагерена йөрүче укучылар белән , һәйкәл янында булдык. Һәйкәл яны җирлеген чистарттык, тырмаладык , чәчәклектән чүпләр утадык.
Батырларыбызны искә алып, бер минут тынлык оештырдык, алар истәлегенә чәчәкләр куйдык. -
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 20.06.2025

Буген лагерь "Җиңү нурлары" дигән темага багышланган иде. Иртәнге линейка һәм зарядкадан соң, вожатыйлар балалар өчен Интернет буенча куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. "Энергетик" мәдәният йортында Хәтер көненә багышланган чарада катнаштылар. Аннары балалар саф һавада уеннар уйнады.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 19.06.2025

Буген лагерь "Юлдаш нурлары" дип аталды. Балалар өчен юлда йөрү һәм җәмгыять урыннарында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре буенча әңгәмә узды. "Энергетик" мәдәният йортында чара узды. Төшке аштан соң балалар "Космос "кинотеатрына фильм карарга барды.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 18.06.2025

"Кояшкай" исемле мәктәп яны лагере "Сәламәтлек нурлары" темасы астында үтте. Иртәнге линейка сәламләү һәм котлаудан башланды. Төшке ашка кадәр шахмат буенча турнир узды. Аннары "Тылсымлы сандык" дигән викторина булды . Балалар халык әкиятләрен сәхнәләштерде. Төрле сорауларга җавап бирде.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 17.06.2025

Бүген, 17 нче июньдә "Кояшкай" мәктәп яны лагере " Тылсым нурлары" темасы астында уза. Иртәнге линейка отряд командирларының рапорт бирүе белән башланды, зарядкадан соң балалар өчен спорт уеннары һәм шашка буенча турнир узды. Төшке аштан соң, "Кояшлы кәеф" дигән кызыклы чара үткәрелде.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 16.06.2025

Бүген мәктәп яны лагере " Шатлык нурлары "темасы астында уза. Ул иртәнге зарядка һәм линейка белән башланып китте. Линейкада викторинада актив катнашучыларга буләкләр тапшырылды. Иртәнге аштан соң балалар спорт уеннарында катнашты.
" Коррупциягә каршы " темасы буенча әңгәмә һәм рәсем бәйгесе үтте. -
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 14.06.2025

Бүген, 14 нче июньдә "Кояшкай" мәктәп яны лагере "Бәхет нурлары" темасы астында үтә. Иртәнге линейкада отряд командирлары рапорт тапшырды, зарядкадан соң, балалар куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты, балалар өчен "Табышмаклар Һәм хайваннар илендә "дигән викторина узды.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 13.06.2025

Бүген, 13 нче июньдә "Кояшкай" мәктәп яны лагере "Дуслык нурлары" темасы астында үтә. Иртәнге линейкада отряд командирлары рапорт тапшырды, зарядкадан соң, балалар куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты. Шулай ук, балалар өчен спорт уеннары оештырылды.
-
Россия көне! 12.06.2025

Россия көне (алдагы исемнәре — Россия бәйсезлеге көне, Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн) — Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме, ел саен 12 июнендә билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Югары Советы карары белән 1992 елның 11 июнендә РСФСР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү хөрмәтенә гамәлгә куела.
Бу көнне Кремльдә тантаналы кабул итү чарасы уза, Россия Президенты тарафыннан дәүләт премияләре һәм бүләкләре тапшырыла. Бөтен ил буйлап бәйрәм концертлары, спорт һәм ватанпәрвәрлек акцияләре уза.
12 июнь — Россия көне!
Һәркемгә күңел тынычлыгы, бердәмлек, бәхет һәм имин тормыш телибез! -
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 11.06.2025

Бүген, 11 нче июньдә "Кояшкай" мәктәп яны лагере "Бердәмлек нурлары" темасы астында үтә. Иртәнге линейкада викторинада актив катнашучы һәм "Дөрес туклану" дигән рәсем бәйгесендә катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды, зарядкадан соң, балалар урманда, походта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Шулай ук, Россия көне уңаеннан "Ручеек России" дигән уен узды. Төшке аштан соң, балалар өчен спорт уеннары оештырылды.











