Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, г. Заинск, ул. Ленина, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)-587-50-08 |
| E-Mail: | Gt.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» |
| Руководитель: | Мухаметханов Марат Фаимович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 372 обучающихся |
| У нас учат: | 28 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия имени Р.Ш. Фардиева» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Славян язуы һәм мәдәнияте көне 25.05.2026

2026 елда Славян язуы һәм мәдәнияте көне 24 май (якшәмбе) дә билгеләнә. Бәйрәм славян әлифбасын төзүчеләр һәм гыйбадәт китапларын грек теленнән славян теленә беренче тәрҗемә итүчеләр — изге Кирилл һәм Мефодий истәлегенә багышланган.
-
Соңгы кыңгырау 4 сыйныфларда 25.05.2026

Бүген үзенчәлекле көн-без башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларны озатабыз. Әле күптән түгел генә сез, бәләкәй һәм бераз кыюсызрак кыяфәттә, беренче тапкыр сыйныф бусагасын атлап кердегез . Ак бантиклар, гаять зур чәчәк бәйләмнәре, күзләрендә дулкынлану…
Шушы дүрт ел эчендә Сез шулай үстегез! Укырга һәм язарга, мәсьәләләрне чишәргә, дуслашырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә, үз гамәлләребез өчен җавап бирергә өйрәндек.
Кадерле чыгарылыш укучылары, алда — урта мәктәп, яңа укытучылар, яңа фәннәр. Уку кызыклы булсын, янәшәдә тугры дуслар булсын, ә көн саен ниндидер яхшы әйбер алып килсен.Соңгы -
ЯШЬ АРМИЯ САФЛАРЫНА КАБУЛ ИТҮ 10 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ТАНТАНАЛЫ ЧАРА. 22.05.2026

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы һәм Яшь Армия хәрәкәтенең 10 еллыгы уңаеннан Зәй шәһәрендә Яшь армия хәрәкәтенә Зәй мәктәпләре укучыларын кабул итү буенча тантаналы чара узды.
Чарада Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков, Татарстан студентлар отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев катнашты. Яшь армияченең тантаналы анты – Ватанга тугры булырга, геройларны искә алырга, укуда һәм спортта җиңүләргә омтылырга, шулай ук Россиянең лаеклы гражданнары булырга вәгъдә бирделәр. Яшь армиячеләр билгеләре алдылар. «ЮНАРМИЯ» хәрәкәте сафларына 81 яшь армияче кабул ителде. -
«Беренчеләр хәрәкәте» активистлары балалар бакчасында 22.05.2026

Безнең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары иң кечкенәләр өчен чын бәйрәм үткәрделәр — шефлык астындагы "Кояшкай" балалар бакчасында әзерлек группасындагы балалар өчен бу көн үзенчәлекле булды: балалар бакчасы белән хушлашу һәм мәктәп тормышына беренче адым.
Бу ел сизелмичә генә үтеп китте. Әле күптән түгел генә безнең остазлар бу уңайлы бакчага балалар белән дуслашыр өчен беренче тапкыр килделәр. Ә бүген инде аларны зур мәктәп юлына озаталар.
Кадерле "Кояшкай" балалар бакчасын тәмамлаучылар ! Сезне инде мәктәп ачышлары, яңа дуслар һәм, әлбәттә инде, сезнең мәктәптә «беренчеләр хәрәкәте» көтә! Без һәр яңа этапта янәшә булачакбыз. Ә хәзергә — белем иленә Бәхетле юл! -
18 май - музейлар көне! 18.05.2026

18 май - музейлар көне!
1977 елдан башлап 18 май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин.Әлеге дата уңаеннан гимназиябездә "Теремкәй" һәм "Кояшкай" балалар бакчасыннан нәниләр өчен музейга экскурсия оештырылды. -
Җиңү көче халыклар бердәмлегендә! 15.05.2026

Җиңү көче халыклар бердәмлегендә!
Безнең гимназиядә " Халыклар бердәмлегендә Җиңү көче!» дигән акция узды. Бөек Җиңү — Россиянең барлык халыклары: руслар һәм татарлар, башкортлар һәм чувашлар, дагыстанлылар һәм башка бик күп халыкларның уртак байлыгы. Бердәмлек һәрвакыт илебезнең төп көче булды һәм шулай булып кала да! Укучылар кәгазьдән символик куллар ясадылар, анда ветераннарга, Ватанны саклаучыларга рәхмәт сүзләре һәм тынычлыкны сакларга һәм геройларны истә тотарга вәгъдә иттеләр. Бу ихлас юлламалардан зур, тере Россия флагы барлыкка килде — ясалмаган, ә ярдәм, рәхмәт һәм хәтер сүзләреннән үрелгән. Эта акция — напоминание: наша сила в сплочённости, а память о подвиге предков объединяет поколения и народы. Пока мы вместе, мы сохраним мир и передадим эту священную память дальше!
-
Профориентационное мероприятие 13.05.2026

Сегодня в гимназии прошло профориентационное мероприятие для 9 и 10 классов. На встречу приехали представители ООО «ТН-Сервис», сервисного предприятия группы «Татнефть», оказывающее полный комплекс услуг по обслуживанию нефтепромыслового и глубинно-насосного оборудования. Компания выполняет ремонт и техническую поддержку, обеспечивает антикоррозийную защиту, а также производит отдельные виды оборудования и комплектующих, повышая надежность и эффективность эксплуатации на объектах нефтегазовой отрасли. Такое мероприятие не только расширяет кругозор школьников, но и способствует формированию кадрового резерва для стратегически важной отрасли экономики России.
-
КОТЛЫЙБЫЗ 13.05.2026

КОТЛЫЙБЫЗ

Гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары Кече фәннәр академиясе базасында математикадан "Эрудит" республика олимпиадасында катнашканнар иде.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 2 нче А сыйныфы укучысы Вәлиев Алмаз 1нче урынны яулады. Шулай ук 2 нче А сыйныфыннан Абрамова Азалия призер булды.ПОЗДРАВЛЯЕМ

Учащиеся начальных классов гимназии приняли участие в республиканской олимпиаде по математике "Эрудит" на базе МБУДО "ЦДООД- МАНШ".
По результатам олимпиады ученик 2 А класса Валиев Алмаз стал Победителем, ученица 2 А класса Абрамова Азалия стала призером. -
«Цифрлы куркынычсызлык: онлайн-дөньяда калкан» класс сәгатьләре 12.05.2026

Бүген 9-11 сыйныфларда Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан эшләнгән методик материалларны кулланып, экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча «Цифрлы куркынычсызлык: онлайн-дөньяда калкан» чираттагы класс сәгатьләре узды.
4 дәреснең максаты: укучыларда хокукый культура элементы буларак цифрлы куркынычсызлык турында комплекслы күзаллау формалаштыру, Россия Федерациясе законнары нигезендә шәхси белешмәләрне яклауның, мәгълүматны тәнкыйди бәяләүнең һәм онлайн-мохиттә үз-үзеңне җаваплы тотуның гамәли күнекмәләрен үстерү. Балалар шулай ук «Кибер-детективлар», «Цифрлы сакчылар», «Медиа-аналитиклар» һәм «IT-яклаучылар» төркемнәрендә эшләделәр.
-
Истәлекле очрашу 08.05.2026

8 нче майда махсус хәрби операциядә катнашучыларның, татар гимназиясенең чыгарылыш укучыларының туганнары һәм якыннары белән очрашу булды. Мөхтәрәм кунаклар булып Фәрхетдинов Радик, Шишкин Владимир, Кольгин Данил, Арапов Илнур һәм Гомәров Салаватның әти-әниләре һәм туганнары булды.
Очрашу тар даирәдә узды, кунаклар өчен гимназия укучылары тарафыннан концерт номерлары әзерләнде, сыйныф җитәкчеләре чыгыш ясады, алар Ватанны саклаучылар турында җылы сүзләр әйттеләр. Кунаклар мәктәп музеенда булдылар, анда бу уку елында солдатларыбызның, татар гимназиясен тәмамлаган укучыларыбызның батырлыгына багышланган экспозиция әзерләнгән иде. Аннары очрашу чәй эчеп узды, анда егетләрнең туганнары җылы кабул иткәннәре һәм озак еллар буена улларын искә алганнары өчен рәхмәт белдерделәр.












