МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Сак булыгыз, юка боз! 19.11.2018
Ел да көзге-кышкы чорда Татарстанда елгалардагы бозлыкларда уннарча кеше һәлак була, шул исәптән балалар да. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә килеп чыга бу.
Нык салкыннар башланганчы, бигрәк тә ноябрьдә, елга өстенә каткан боз тотрыксыз була. Кичке һәм төнге салкыннан ныгып киткәндәй булган боз көндез авырлыкны күтәреп тора алмый. Чөнки көндез көннең җылынып китүе белән боз үзенең ныклыгын югалта. Бүген класс сәгатьләрендә укучыларга кабаттан боз куркынычлыгы турында әңгәмә һәм инструктаж үткәрелде.
-
Педагогик киңәшмә 12.11.2018
Бүген мәктәптә "Мәктәп укытучыларының профессиональ компетентлыгын үстерү-хәзерге заман таләпләренә туры килгән укытуның сыйфатын күтәрүдә төп фактор" дигән темага педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә 1 нче чиреккә йомгак, 1 сыйныф укучыларының адаптация узу чорына анализ ясалды.
-
“Закон, бурычлар, хокук!” 12.11.2018
1989 елның 20 ноябрендә БМО Бала хокуклары турында Конвенция кабул итә. Шул елдан башлап, 20 ноябрь - Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне буларак игълан ителә. Конвенциядә 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән, 54 матдәдән тора. Конвенциянең бурычы балаларның мәнфәгатьләрен кайгырту.Ул дәүләтне балалар өчен тиешле шартларны булдырырга өнди, балаларның дәүләт тормышында актив, иҗади катнашуларын сорый.
Шушы уңайдан бүген укучылар белән бала хокуклары турында тәрбия сәгате үткәрдек. Безнең максатыбыз: балаларны “закон”, “бурычлар”, “хокук” төшенчәләре белән таныштыру, төп хокуклар турында күзаллау булдыру. законга хөрмәт хисе тәрбияләү, законнарның төрлелеген күрсәтү, хокук һәм бурычларны аерырга өйрәнү.
Укучыларыбызның хокуклардан дөрес файдаланып, бурычларын үтәп яшәүләрен телибез.
-
II чирекне башладык! 07.11.2018
Бүген укучылар мәктәпкә килде, 2 нче чирек башланды.
-
6 ноябрь - Татарстан Җөмһүрияте Коституциясе көне 06.11.2018
6 ноябрь – Татарстан Җөмһүриятенең Конституциясе көне. Моннан 22 ел элек, 1992 нче елның 6нчы ноябрендә, Татарстанның Дәүләт Шурасы республикабызның төп канунын кабул иткән иде. 6 нчы ноябрь – милләтебез өчен олы һәм һаман да әле мөһимлеген югалтмаган көн буларак билгеләп үтелә. Барлык милләттәшләребезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз!
-
Бердәмлек көне 04.11.2018
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. Безнең халыкта бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә – көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без – көчле халык. Иң әһәмиятлесе – кыйблабыз ачык, туры булсын.
-
Көзге каникуллар башланды! 31.10.2018
Бүгеннән укучыларыбыз көзге каникулга китте. Һәр сыйныфта "Көзге каникуллар чорында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга сулыклар тирәсендә, янгын һәм электр куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, негатив ситуацияләр вакытында, урамда, җәмәгать урыннарында үз –үзеңне тоту буенча, кич йөрүләр, караңгы төшкәч яктылык кайтаргычлар куллану турында сөйләшүләр үтте. Күңелле һәм файдалы яллар сезгә!
-
Көтеп алган көзге бәйрәм!
25.10.2018
Бүген без дәресләрдән соң т көзге уңыш бәйрәмен үткәрергә булдык .Мәктәбебез укучылары төрле конкурсларда ярыштылар. Алар арасында : "Кем җитезрәк?", "Көзге букет" ,"Көзге мода" , концерт номеры һ.б. конкурслар бар иде. Конкурслар тәмамлангач укучылар үзләре әзерләгән тәм-томнар белән сыйландылар.
-
"Татарча диктант" акциясе 20.10.2018
“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
-
Бакчадагы соңгы эшләр 20.10.2018
Мәктәп бакчасында эшләр төгәлләнеп килә. Бүген кәбестә уңышын җыеп алдык.