МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
НОВОСТИ
КЫШКЫ КАНИКУЛЛАРНЫ ИСӘН - ИМИН ҮТКӘРИК!
Опубликовано: 27.12.2019Бүген - 2 чирекнең соңгы уку көне. 28 нче декабрьдән 9 нчы январьга чаклы укучыларны кышкы каникуллар көтә. Каникуллар вакыты - уку дәверенең иң күңелле чоры. Буш вакыт һәм ял чорында бәла - казалар, көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын дисәң, игътибарлы булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Инде уку атнасы башында ук укучылар һәм ата - аналар өчен памятка - инструктажлар бирелүгә карамастан, соңгы уку көнендә тагын бер кабат юл йөрү кагыйдәләре, терроризм очракларын булдырмый калу, елга - сулыклар янында үз - үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, электр, газ приборлары белән сак эш итү,таныш түгел кешеләр янында үз - үзеңне тоту, Татарстан Республикасының 71 нче номерлы Законы тагын бер аңлатылды. Яңа ел каникуллары чорында, бигрәк тә, пиротехника белән уйнамаска тәкъдим ителде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп, төгәл үтәгәндә генә бәла - казалар, күңелсез хәлләр килеп чыкмасына ышанып була. Каникул чорында эш планы буенча оештырыласы чараларда актив катнашырга чакырып калабыз.Бәйрәмнәрне исән - имин үткәреп, ял итеп, яңа чиреккә күп көч туплап килергә насыйп булсын!
К списку новостей