МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 28 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
IV чирек башланды 01.04.2019

Вот и закончились весенние каникулы! Снова наполнились школьные коридоры смехом и гулом наших ребят. Хочется рассказать последние новости, поделиться своими открытиями и весенними приключениями! Поздравляем всех учеников и учителей с последней четвертью! Всем удачи терпения, достойных отметок, возможности проявить себя с хорошей стороны, здоровья и верных товарищей, новых сил и достижений!
-
Язгы каникуллар 25.03.2019

25 нче марттан 30 нчы мартка кадәр укучылар язгы каникулда. Сыйныф җитәкчеләре куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, инструктажлар үткәрделәр.
-
"Туган ягым - яшел бишек"
21.03.2019
- Бүген районыбызның Әйша мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге IX Халыкара уку бәйгесенең "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән муниципаль шигырь уку бәйгесе булып узды. Мәктәбебез укучылары да әлеге бәйгедә катнашып, лаеклы урыннар алдылар. Зыятдинова Алия (7 нче сыйныф) һәм Гыйззәтуллина Ясминә (4 нче сыйныф) II урын, Сафина Алинә (8 нче сыйныф) III урынга лаек булды. Укучыларыбызны һәм бәйгегә әзерләгән укытучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре 18.03.2019
Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау мәктәптә “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде.Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара, шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде. -
Муниципальный этап Республиканского детского художественного фестиваля народного творчества «Без бергә»
12.03.2019
12 марта 2019 года на базе Нурлатской школы прошел муниципальный этап Республиканского детского художественного фестиваля народного творчества «Без бергә». Для того, чтобы показать свой талант и принять участие в данном фестивале народного творчества, съехались учащиеся из Ачасыркой, Татарско-Танайской, Нурлатской и Кугушевской школы. Нашу школу на данном конкурсе представлял ученица 9го класса Нуруллина Камилла в номинации "Народный вокал". Победители конкурса были приглашены на занольный этап, который состоится 22 марта в г. Зеленодольск.
-
"Иң кадерле кешем!" 07.03.2019

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендэ без гүзәл затларыбызның ин күркәм бәйрәмен – 8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
Бүген 8 нче Март - халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Иң кадерле кешем!" дип исемләнгә кичә үткәрелде. Бәйрәмдә укучыларның әниләре дә катнашты. Дәртле биюләр, моңлы көйләр, мәгънәле шигырь - мәзәкләр аша укучылар әниләрен бәйрәм белән котладылар, рәхмәтләрен әйттеләр, хөрмәтләрен җиткерделәр.
-
Әлифба, әлифба, китәсең бит инде... 04.03.2019

Бүген 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен зур бәйрәм оештырылды. "Рәхмәт сиңа, Әлифба" диеп исемләнгән кичәдә укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, әти-әниләр тапкырлыкта сыналдылар. Укучыларны зур җиңүләре - Әлифба китабын тәмамлаулары белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.
-
Проект эшләре яклау
01.03.2019
Бүген мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективына төбәкара конференцияләрдә катнашкан укучылар үзләренең эзләнү-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
"Иң матур эчтәлекле хат" бәйгесе нәтиҗәләре
28.02.2019
Татар теле атналыгы кысаларында үткәрелгән "Иң эчтәлекле хат" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Югары сыйныф укучылары арасында 1 нче урын Нуруллина Алиягә, 2 нче урын Зиятдинова Алиягә, 3 нче урын Зәбихуллина Илүзәгә бирелде. 1-4 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынга Шакирова Лилиана һәм Йосыпова Динара, 2 нче урынга Гайнуллина Илзирә, Хасанова Эльвина, Гыйзатуллина Ясминәләр лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
"Туган телем - татар теле"
28.02.2019
"Туган телем - татар теле" темасына стена газеталары конкурсына нәтиҗәләр ясалды. 1 нче урынга 6 нчы сыйныф, 2 нче урынга 1-3нче, 2-4 нче һәм 8 нче сыйныфлар, 3 нче урынга 7 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары чыгарган газеталар лаек булды. Барлык сыйныф укучыларына рәхмәт белдерәбез, укуларында уңышлар телибез.









