МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Алда юллар - кайсын сайларга? 15.10.2018
Бүген укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Казан кооператив институты вәкилләре булып китте. Алар үзләренең уку йорты белән таныштыдылар, керү имтиханнары турында сөйләделәр.
-
Киләсе ел өчен кайгыртып
10.10.2018
Киләсе ел өчен кайгыртып,чәчәкләрдән орлыклар җыеп алдык,чәчәклекләрне чүпләрдән арындырып,язга чаклы чистартып калдырдык.
-
Бәйрәм белән, ветеран укытучыларыбыз! 06.10.2018
-
Бәйрәм белән! 05.10.2018
5 нче октябрь көнне илебездә укытучылар үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен - Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Чын күңелебездән Кошман укытучылар коллективын әлеге матур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете теләп калабыз! Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил- көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
- Олимпиадалар башланды 25.09.2018
-
Грипп - куркыныч чир! 11.09.2018
-
Бер очрашу - үзе бер гомер 08.09.2018
Бүген мәктәбебездә Газиз Айдарский һәм Сара Садыйкованың кызлары Әлфия апа Айдарская булып китте. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Бәрәңге уңышы җыелды 08.09.2018
Көзге уңышны җыеп алыр чак җитте. Укытучылар,укучылар,мәктәп хезмәткәрләре мәктәп бакчасыннан бәрәңге уңышын җыеп алдылар.
-
Бакчада көзге эшләр
06.09.2018
Мәктәп бакчасында көзге эшләр дәвам итә. Бүген кишер һәм чөгендер уңышы җыеп алдык.
- Куркынычсызлык айлыгы 03.09.2018