МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Көтеп алган бәйрәм 15.12.2018
Балаларның иң яраткан бәйрәмнәренә әзерлек эшләре башланды. Һәр сыйныф бүлмәләрне бизәде, газеталар чыгарды.
-
РФ Конституциясе көне 12.12.2018
1993 нче елның 12нче декабрендә илебездә гомумхалык тавыш биреп кабул ителгән төп закон – Россия Федерациясе Конституциясе кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституцион система барлыкка килде.
Конституция дәүләтнең төп законы буларак Россиянең барлык хокукы системасы үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели. -
Халыкара кеше хокуклары көне 10.12.2018
10нчы декабрь – Халыкара кеше хокуклары көне. БМО тарафыннан булдырылган бу бәйрәм 1948нче елда кабул ителгән Кеше хокуклары турында гомум декларациягә бәйле. Бүген шул уңайдан сыйныф сәгатьләре уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре Кеше хокуклары турында Декларация, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бала хокуклары турындагы Конвенциясе, кеше хокукларын яклауның гамәлдәге системасы белән таныштырдылар.
-
Олимпиадаларның район туры дәвам итә 05.12.2018
Район күләмендә барлык фәннәрдән олимпиадалар уза. Олимпиадада катнашучы укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне 03.12.2018
БМО карары нигезендә 1993нче елдан 3нче декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Декада җәмгыятебезгә тагын бер кат әлеге категория кешеләргә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бүген сыйныф сәгатьләрендә "Шәфкатьлелек бизи кешене " дигән тема астында әңгәмәләр узды.
-
"Сәламәтлек кубы" 01.12.2018
Бүген Яшел Үзән үзәк хастаханәсе психологлары укучылар белән "Сәламәтлек кубы" дип исемләнгән викторина уздырдылар. Балалар дүрт командага бүленеп, спорт, сәламәтлек, гигиена, витаминнар темасы буенча сорауларга җавап бирделәр. Һәр команда мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
-
Директорның еллык доклады
29.11.2018
Бүген мәктәп директоры Ф.Н.Яруллина ата-аналар һәм район администрация вәкилләре каршында 2017-2018 нче уку елы нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Әлеге чарада Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Ш.Гарипов, Күгеш җирле үзидарә башлыгы А.А.Гатауллин катнашты.
-
Бәйрәм белән! 25.11.2018
Әни...Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык hәм күңел тойгысы! Әни... hәр кеше өчен иң кадерле,иң сөйкемле зат ул!- Әни...Аның күзләре шундый ягымлы hәм мөлаем. Ә әнкәйнең куллары иң -иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга,бөтен кайгыларың югала, ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре...сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләрнең йөрәге генә шулкадәр түземле,шәфкатьле! Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул.
Бүген бар кеше илебездә әниләрне котлый. Безнең мәктәп укучылары да әниләрен кунакка чакырды.Алар өчен "Ягез әле, әниләр!" бәйгесе оештырылды. Укучылар үз hөнәрләрен күрсәтте,әниләр тапкырлыкта, җитезлектә ярышты.
-
Единый урок по безопасности в сети Интернет 23.11.2018
Инициатором проведения Единого урока выступила спикер Совета Федерации Федерального Собрания Российской Федерации В.И. Матвиенко. Единый урок проходит при активной поддержке Минобрнауки РФ, Минкомсвязи РФ, Института развития Интернета, федеральных и региональных органов власти, а также представителей интернет-отрасли и общественных организаций. Единый урок представляет собой цикл мероприятий для школьников, направленных на повышение уровня кибербезопасности и цифровой грамотности, а также на обеспечение внимания родительской и педагогической общественности к проблеме обеспечения безопасности и развития детей в информационном пространстве.
В нашей школе тоже прошел единый урок по безопасности в сети Интернет.
-
Онлайн тест эшләделәр 20.11.2018
Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары эшмәкәрлек буенча онлайн тест уздылар.