МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 28 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
“Закон, бурычлар, хокук!” 12.11.2018

1989 елның 20 ноябрендә БМО Бала хокуклары турында Конвенция кабул итә. Шул елдан башлап, 20 ноябрь - Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне буларак игълан ителә. Конвенциядә 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән, 54 матдәдән тора. Конвенциянең бурычы балаларның мәнфәгатьләрен кайгырту.Ул дәүләтне балалар өчен тиешле шартларны булдырырга өнди, балаларның дәүләт тормышында актив, иҗади катнашуларын сорый.
Шушы уңайдан бүген укучылар белән бала хокуклары турында тәрбия сәгате үткәрдек. Безнең максатыбыз: балаларны “закон”, “бурычлар”, “хокук” төшенчәләре белән таныштыру, төп хокуклар турында күзаллау булдыру. законга хөрмәт хисе тәрбияләү, законнарның төрлелеген күрсәтү, хокук һәм бурычларны аерырга өйрәнү.
Укучыларыбызның хокуклардан дөрес файдаланып, бурычларын үтәп яшәүләрен телибез.
-
II чирекне башладык! 07.11.2018

Бүген укучылар мәктәпкә килде, 2 нче чирек башланды.
-
6 ноябрь - Татарстан Җөмһүрияте Коституциясе көне 06.11.2018

6 ноябрь – Татарстан Җөмһүриятенең Конституциясе көне. Моннан 22 ел элек, 1992 нче елның 6нчы ноябрендә, Татарстанның Дәүләт Шурасы республикабызның төп канунын кабул иткән иде. 6 нчы ноябрь – милләтебез өчен олы һәм һаман да әле мөһимлеген югалтмаган көн буларак билгеләп үтелә. Барлык милләттәшләребезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз!
-
Бердәмлек көне 04.11.2018

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. Безнең халыкта бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә – көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без – көчле халык. Иң әһәмиятлесе – кыйблабыз ачык, туры булсын.
-
Көзге каникуллар башланды! 31.10.2018

Бүгеннән укучыларыбыз көзге каникулга китте. Һәр сыйныфта "Көзге каникуллар чорында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга сулыклар тирәсендә, янгын һәм электр куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, негатив ситуацияләр вакытында, урамда, җәмәгать урыннарында үз –үзеңне тоту буенча, кич йөрүләр, караңгы төшкәч яктылык кайтаргычлар куллану турында сөйләшүләр үтте. Күңелле һәм файдалы яллар сезгә!
-
Көтеп алган көзге бәйрәм!
25.10.2018
Бүген без дәресләрдән соң т көзге уңыш бәйрәмен үткәрергә булдык .Мәктәбебез укучылары төрле конкурсларда ярыштылар. Алар арасында : "Кем җитезрәк?", "Көзге букет" ,"Көзге мода" , концерт номеры һ.б. конкурслар бар иде. Конкурслар тәмамлангач укучылар үзләре әзерләгән тәм-томнар белән сыйландылар.
-
"Татарча диктант" акциясе 20.10.2018

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
-
Бакчадагы соңгы эшләр 20.10.2018

Мәктәп бакчасында эшләр төгәлләнеп килә. Бүген кәбестә уңышын җыеп алдык.
-
Алда юллар - кайсын сайларга? 15.10.2018

Бүген укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Казан кооператив институты вәкилләре булып китте. Алар үзләренең уку йорты белән таныштыдылар, керү имтиханнары турында сөйләделәр.
-
Киләсе ел өчен кайгыртып
10.10.2018
Киләсе ел өчен кайгыртып,чәчәкләрдән орлыклар җыеп алдык,чәчәклекләрне чүпләрдән арындырып,язга чаклы чистартып калдырдык.









