МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 28 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Бәйрәм белән, ветеран укытучыларыбыз! 06.10.2018

-
Бәйрәм белән! 05.10.2018

5 нче октябрь көнне илебездә укытучылар үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен - Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Чын күңелебездән Кошман укытучылар коллективын әлеге матур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете теләп калабыз! Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил- көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
- Олимпиадалар башланды 25.09.2018
-
Грипп - куркыныч чир! 11.09.2018

-
Бер очрашу - үзе бер гомер 08.09.2018

Бүген мәктәбебездә Газиз Айдарский һәм Сара Садыйкованың кызлары Әлфия апа Айдарская булып китте. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Бәрәңге уңышы җыелды 08.09.2018

Көзге уңышны җыеп алыр чак җитте. Укытучылар,укучылар,мәктәп хезмәткәрләре мәктәп бакчасыннан бәрәңге уңышын җыеп алдылар.
-
Бакчада көзге эшләр
06.09.2018
Мәктәп бакчасында көзге эшләр дәвам итә. Бүген кишер һәм чөгендер уңышы җыеп алдык.
- Куркынычсызлык айлыгы 03.09.2018
-
Белем көне 01.09.2018

Бүген кабат бөтен мәктәпләрдә беренче кыңгырау, белем бәйрәме,тынычлык бәйрәме тантана итә.Быел мәктәбебездә 2 укучы беренче сыйныфка кабул ителде. Хөрмәтле укытучылар,укучылар,мәктәп хезмәткәрләре! Барыгызны да белем бәйрәме белән тәбрик итәбез,эшегездә уңышлар теләп калабыз! Яңа уку елы котлы булсын!!!
-
Август киңәшмәсе
27.08.2018
Бүген районыбыз мәктәпләрендә предмет укытучыларының педагогик киңәшмәләре уза.









